«Сулый алмый башладым» — җырчы Мәликә авырый
Бүгенге көндә Мәскәүдә яшәп иҗат итүче Мәликә аллергия белән интегүе турында язган.
Җырчы Мәликә сторисларында үзенең авырып китүе турында хәбәр итә.
«Башта аллергия борчыды, кабат гәүдәм шешенде. Сулыш алуы кыенлашкач, ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып киттеләр», — дигән иде җырчы.
Кичә Мәликәне баша хастаханәгә күчергәннәр. «Менә хәзер барысы да яхшы булачак», — дип инстаграм дусларын тынычландырган ул.
- Җырчы Мәликә хәзер нинди?