Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сулый алмыйбыз, дип пышылдады»: 4 оныгы белән калган ана «Крокус»ка киткән кызларын эзли

news_top_970_100
«Сулый алмыйбыз, дип пышылдады»: 4 оныгы белән калган ана «Крокус»ка киткән кызларын эзли

Ростов өлкәсендә яшәүче Елена «Крокус»тагы теракттан соң югалган 2 кызын эзли. Аның олы кызы Татьяна соңгы тапкыр 20:30да элемтәгә чыккан һәм бөтен җир януын, сулыш ала алмауларын хәбәр иткән. «Сулый алмыйбыз, янабыз, ярдәм итегез!» – дип әйтергә өлгергән ул.

Елена Владимировна сөйләвенчә, аның 42 яшьлек кызы Анна Ростов өлкәсеннән Мәскәү өлкәсенә «Пикник» концертына килгән. Мытищида яшәүче 34 яшьлек сеңлесе Татьяна белән очрашкан, бергә концертка киткәннәр. Террор вакытында олы кызы әнисенә шалтырата һәм, төтенгә тончыга-тончыга, бөтен җирнең януын пышылдый, аннары югала. Кече кызы Татьяна 20.00 сәгатьтән соң бер дә элемтәгә чыкмаган, дип яза «SHOT» каналы.

Елена Владимировна әйтүенчә, 2 кызы да зыян күрүчеләрнең беренче исемлекләрендә булган, ләкин соңыннан аннан юкка чыкканнар, ана ни өчен икәнен белми. Хәзер Елена өендә кече кызының 2 баласы белән, кызларын эзли һәм аларның исән булуларына ышана.

Анна Макарская банкта эшли, кредит бирү белән шөгыльләнә, аның 16 һәм 12 яшьлек ике баласы бар. Кечесе, Татьяна Макарская, бизнес-компаниядә хезмәт куя, аның да 6 һәм 9 яшьлек ике баласы үсә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100