Ашарга пешергәндә тоз салу тәртибе киңәшләр сайтында чыкты.
Тоз – кәстрүлдәге сыеклыкның кайнау температурасына һәм савытның үзенә йогынты ясый.
230 грамм тоз суның температурасын ике градуска гына үзгәртү сәбәпле, күп кенә хуҗабикәләр моны исәпкә алмый.
Күпләр тозны кайнап чыккан суга өсти. Болай иткәндә металл кәстрүл яки башка савыт коррозиядән саклана.
Салкын суга салган тоз озаграк эри, тоз савыт өслегенә озаграк йогынты ясый, шулай итеп аның сыйфатын үзгәртергә мөмкин. Стандарт савытлар өчен моның әллә ни аермасы да юк. Тик зур кәстрүл кулланганда, аны җылыту өчен күбрәк вакыт кирәк була, диелә хәбәрдә.