Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шулпа өстендәге өрене ник җыялар?

Ул соры яки көрән төсле булса, ит начар юылган һәм анда кан күп калган дигән сүз.

news_top_970_100
Шулпа өстендәге өрене ник җыялар?
https://pixabay.com

Шулпа пешергәндә сыеклык өстенә җыелган күбекне — өрене алып ташларга кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган. 

Өрене җыймасаң, шулпа тонык була. Өре — ул пешкән аксым. Кәстрүлдәге су һәм ит никадәр акрынрак җылынса, сыеклыкка шулкадәр күбрәк аксым чыга, күбек тә күбрәк була. 

Өре төрле төсле булырга мөмкин. Ләкин ул соры яки көрән төсле булса, ит начар юылган һәм анда кан күп калган дигән сүз.

Күбек белән вак кисәкчекләр дә бүленеп чыкса, иттә сөякләр күп дигән сүз, аны ашаганда сак булырга, балаларга бирмәскә кирәк.

Өрене алып ташламасаң, әзер аш бик тиз бозылачак. Өстәвенә, күбек әче тәм бирергә, шулпа сасы исле булырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 31 март 2022
    Исемсез
    май эретеп кара әле)
  • 31 март 2022
    Исемсез
    иии турта шулпада булмый инде, турта майда гына була ул
  • 31 март 2022
    Исемсез
    Шулпа остеннэн орене жыймыйлар, туртаны жыялар. Оре ул шулпадагы май.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100