Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөяк шулпасы рецепты

news_top_970_100
Сөяк шулпасы рецепты
Айгөл Гатауллина

Зур Кукмара авылында яшәүче укытучы-блогер Айгөл Гатауллина социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөяк шулпасы рецепты белән бүлешкән. Ул бу рецепт өчен дусты Диләрәгә рәхмәт тә белдергән.

Малның сөяген (мисал өчен, трубчатые кости) койка кайнаткан кебек әзерләргә. Итле сөяк булган очракта, 2 сәгатьтән соң иттән аерырга һәм сүрән утта сөякне кайнатуны дәвам итәргә. Шулпага 1-2 аш кашыгы натураль алма серкәсе салсагыз яхшы, ул сөяктән коллаген аерылып чыгуны арттыра. Шулпа минимум 18 сәгать (48 сәгатькә кадәр мөмкин) кайнарга тиеш.

Аннары шулпаны суытырга һәм пыяла савытларга яки банкаларга тутырырга. Ул суыткычта 3 көн, туңдыргычта озаграк саклана

«Шулпаны беренче тапкыр гына эчәсез икән, кайнаган су кушыгыз, ашказанынына авыр булуы бар. Аннары, акрынлап, куе шулпа эчә башлыйсыз. Бу шулпа аш пешерергә, ботка әзерләргә, яшеллек белән ашарга, сез яраткан натураль тәмләткечләр дә өстәргә була. Файдасы санап бетергесез. 40 көн рәттән эчсәгез, юан эчәкне дәвалау сәләте бар», – дип киңәшләрен дә биргән блогер.

 

Фото: © Айгөл Гатауллина

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100