Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шулай уйнадык». Тәрбияче хатын баланы караватка скотч белән бәйләп куйган

news_top_970_100
«Шулай уйнадык». Тәрбияче хатын баланы караватка скотч белән бәйләп куйган
"Татар-информ" архивы

Оренбург өлкәсенең Октябрь районында «Березка» балалар бакчасында эшләүче тәрбиячегә карата җинаять эше ачылган. Ул йокы вакытыннан соң нәни кызны караватка скотч белән бәйләп куйган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Бала төштән соңгы ашка кадәр бәйләнгән килеш яткан, ул киемсез булган. Кызның тәнендә скотч эзләрен әнисе тапкан. Әни кеше полициягә мөрәҗәгать иткән, социаль челтәрләрдә шул хакта язган.

«15 июльдә бакча тәрбиячесе минем баламны караватка бәйләп куйган, балам йокы вакытында йокламаган булган. Ул баланы шулай итеп җәзага тарта, төштән соңгы ашка кадәр бала караватта ятарга тиеш була. Бала ятудан баш тарта, шуңа күрә тәрбияче аны өч урыннан – кулларын, корсагын, аякларын – скотч белән бәйләп куя. Бала ашамыйча кала», – дип яза әни кеше.

Әти-әнисе кызны судмедэкспертизага алып бара, баланың тәнендә имгәнгән урыннар табылмый. Әти-әни полициягә гариза язарга карар кыла. 

Тәрбияче хатын әлеге вакыйганы кире какмый, ул «балалар белән шулай уйнадык» дип аклана.

Прокуратура, төбәк буенча мәгариф министрлыгы да бу вакыйганы тикшерә. Бакчада башка кагыйдә бозулар да ачыкланган. 

Полиция тикшерү нәтиҗәләрен игълан иткән. Тәрбиячегә карата «Балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча вазифаларын башкармау» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу хатын башка педагогны алмаштырып торуы да билгеле булган. Ләкин бу факт аны җаваплылыктан азат итми. Аны 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100