Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шулай килеп чыкты...» – Элвин Грей Россиянең 6 шәһәрендә концертларын күчергән

news_top_970_100
«Шулай килеп чыкты...» – Элвин Грей Россиянең 6 шәһәрендә концертларын күчергән
"Татар-информ" архивы

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грейның 6-12 декабрь көннәрендә 6 шәһәрдә планлаштырылган концертлары кичектерелгән.

Бу турыда җырчы социаль челтәрдәге аккаунтында хәбәр иткән.

«Шулай килеп чыкты, башка җирдә булуым кирәк. Новосибирск, Барнаул, Кемерово, Красноярск, Томск, Курган – без сезгә әзрәк соңрактан киләбез. Барысын да хәбәр итәрмен», – дигән Элвин хәбәрендә.

«Без сезне көтәчәкбез. Кемерово», «Бер-бер хәл булган булса, без сезне күпме кирәк – шуның кадәр көтәргә дә риза», – дип язганнар җырчының тугры тамашачысы.

«Ә Омскны нишләп күрсәтмәдең? Нишләп безгә шундый мөнәсәбәт, без кеше түгелмени?», «Ничек инде «башка җирдә булуым кирәк»? «Вообще то», син безгә дә кирәк, «обидно» кәнишне», – дип, үпкә белдерүчеләр дә булган.

Аларга җавап итеп, башкалар артистны яклап чыккан: «Кешеләр, сабыр булыгыз, концертларын бөтенләй уздырмый түгел бит, кичектерә генә», «Берәр күңелсез хәл булгандыр, бәлки. Без барыбыз да кешеләр бит. Болай гына концертларын кичектермәс иде», «Мөгаен, аны махсус хәрби операциядәге егетләр көтәдер. Шунда аларны «поддержать» итәргә бара торгандыр. Каты бәрелмәгез», – дип язганнар Элвинның виртуаль дуслары.

Фото: Элвин Грейның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100