news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Шулай гармун белән авыру янына керсәгез!» – «ашыгыч ярдәм» бригадасы шаккатырган

news_top
«Шулай гармун белән авыру янына керсәгез!» – «ашыгыч ярдәм» бригадасы шаккатырган
видеодан скриншот
социаль челтәрләр

28 апрель «Ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан «Наш Башкортстан» сәхифәсенә бик матур видео урнаштырганнар. Анда «ашыгыч ярдәм» бригадасы машинада «вызов»ка китеп бара. Шул арада бер табиб гармунда уйный, икенчесе матур итеп җырлый, берничәсе арткы фонда биеп басып тора.

«Ашыгыч ярдәм»дә – Бремен музыкантлары! Чынлыкта, бу – Уфаның ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге табиблары, пациентны коткарырга ашыгалар. Бөрьян районыннан Ислам Бикишев җырлый», – дип язганнар видео янында.

Сәхифәне карап баручылар баянчы кызның бик чибәр, баянының матур булуын билгеләп үткәннәр. «Минем дә сезнең белән эшлисем килә», «Бигрәк күңелле», – дип тә язалар.

«Шулай гармун белән авырган кеше янына керсәгез, авыруын онытып, җырлап бии башлар», – дигән комментарий да калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар