«Шулай да концертны карап бетердек»: Айгөл – Ришат Шәйхетдиновларның күршесе янган
Чаллы шәһәренең читендә яшәүче Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновларның күршеләренең җәйге йортында янгын чыккан. Бу вакытта Шәйхетдиновлар, бөтен гаиләләре белән, Фирдүс Тямаев концертында булган. Айгөл Шәйхетдинова сүзләренчә, күршеләренең әлеге җәйге йорты аларның мунчасына һәм хозблокка терәлеп диярлек үк тора. Җырчы янгын телләре үз каралы-кураларына үрелмичә калуны бер могҗизага тиңли. Ул сторисларында янгынның нәтиҗәләрен күрсәтә, үзләрен бары тик Аллаһы Тәгалә генә саклап калуын сөйли.
«Безнең бәдрәф тулы су, бөтен җирдә көл. Менә шушы мунчабыз, хозблок – барысы да күршеләрнең җәйге йортына терәлеп тора. Аллаһым саклаган безне дә, күршеләрнең йортларын да… Җилнең икенче якка таба булуы да саклап калгандыр инде.
Әлегә янгынның нәрсәдән чыкканы билгеле түгел. Света күршебез биредә үсентеләр, чәчәкләр үстерә иде. Суыткычы, җиһазлары да янып беткән, теплица да янган. Ничек өйгә күчмәгән инде. Башка күршеләр бик нык ярдәм иткәннәр, безнең якка кар атып саклаганнар.
Без өйдә булмаганда песи кереп җылына алсын өчен, мунча тәрәзәсен гел ачык калдырабыз.Мунчага да көл кергән. Мунчабызны фәрештәләр канатларын җәеп саклап торгандыр.
Әле һаман һушка килеп булмый… Менә шундый хәлләр, шокта утырабыз. Могҗиза, Аллаһның рәхмәте бу.
Безгә хәбәр килеп, Ришат өйгә кайтып җиткәнче, ярты картайдым. «Сабантуй иде анда»,– ди инде Ришат. Иң мөһиме: күршеләребез җыелган, башкалар да килгән. Ярдәм иткән кешеләрнең барысына да рәхмәтләр яусын.
Менә шулай итеп, Фирдүс концертына бардык. Әле ярый балаларны үзебез белән алганбыз. Балалар андый җирләргә йөрергә яратмый, һәм без, еш кына, аларны өйдә калдырабыз. Бу юлы Аллаһы Тәгалә, балалар күрмәсен дипме икән, Казаннан арып кайткан килеш, безне концертка чыгарып җибәрде. Фирдүс инде ничәнче көн чакыра иде, ул чакыргач, яхшысынмадык, бардык.
Янгынны сүндерешкәч, Ришат кире килде. «Әйбәтләп карадыңмы, очкыннар калмадымы?» – дип, мин һаман сорашам инде. Мин бит күз алдына да китерә алмыйм ничек булганын. «Барысы да әйбәт», – ди. Талашып та алдык. Шулай да концертны карап бетердек.
Ришат концерттан чыгып киткәч, мин коридорга чыгып, күршебезгә шалтыраттым. Ул тәгаен генә ни булганын аңлатып бирә алмый. Мин калтыранам, башым эшләми. Шул вакытта үземнән-үзем догалар укырга керештем. Аллаһы Тәгаләмдән йортыбызны, мунчабызны, студиябезне саклап калуын сорадым. Без аларны үз көчебез белән, озак еллар буе күтәрдек. Студия – безнең эш урыныбыз, ул безне туендыра.
Аллаһы Тәгалә мине ишетте, мин бүген генә елый алам. Барысын да бүген генә аңладым. Рәхмәт, бер Аллам», – дигән Айгөл Шәйхетдинова.