Сул якка ятып йоклау йөрәк өчен зыянлымы?
Йөрәк кабыргалардан торган каты тартма белән саклана, ә менә корсакка ятып йокламау хәерле.
Кардиолог-реаниматолог Герман Гандельман фикеренчә, сул якка ятып йоклау йөрәк өчен зыянлы дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. Бу турыда ул «Российская газета» га интервьюда әйткән.
Кеше үзенә уңайлы булган рәвештә йокларга тиеш, ди белгеч. Йөрәк кабыргалардан торган каркас эчендә урнашкан, ул каты тартма кебек, органны басымнан саклый.
Шул ук вакытта невролог Евгения Сокова сүзләренчә, корсакка ятып йоклау куркыныч булуы ихтимал. Бу вакытта баш бер якка борылып ятарга тиеш, ә бу исә баш мие артерияләре һәм муен веналарында тискәре йогынты ясый. Болай йоклау корсак куышлыгы эчендә басым арту аркасында, шешенү барлыкка китерергә мөмкин.