Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сул күзен ачты да кулын миңа суза». Кайгыга баткан гаилә чит әбине җирли язган

news_top_970_100
«Сул күзен ачты да кулын миңа суза». Кайгыга баткан гаилә чит әбине җирли язган
Фото: © "Татар-информ"

Свердловск өлкәсенең Ревда шәһәрендә яшәүче гаилә чит әбине җирли язган. Хастаханәдә мәетләрне бутаганнарын чиркәүдә җеназа вакытында гына белеп алганнар. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Инфаркт һәм инсульт булган 2 өлкән яшьтәге хатын-кыз хастаханәгә бер көнне эләгә. Туганнары сүзләренчә, аларның исеме язылган табличкаларын бутаганнар. 87 яшьлек әбинең гаиләсенә хастаханәгә килеп йөрергә рөхсәт итмиләр. 3 көн узгач, аны «үлде» дип хәбәр итәләр.

Җеназаны 25 февральгә билгелиләр. Табутны ачкач, туганнар анда үз әбиләре булмавын күрәләр.

Хастаханә моргны мәетләрне бутауда гаепли. Ләкин «үлгән» әбинең оныгы хастаханәгә керү җаен таба һәм шунда әбисен тере килеш күреп ала. «Ирләр ята» дип ширма куелган якта аның әбисе була. Әби кеше сөйләшә алмый, аны аягы тартышуга карап таныйлар.

«Мин алардан йөзенә карарга рөхсәт сорадым. Ә ул – минем әби! Сул күзен ачты һәм кулын миңа суза. Мин елап җибәрдем… Шәфкать туташы килде, «шулкадәр әбиеңә охшаганмыни» ди. Мин сүзсез калдым», – ди «үлгән» әбинең оныгы.

Чит әби мәетен моргка кире илткәннәр, аны соңрак җирләгәннәр.

Ике гаилә дә полициягә мөрәҗәгать иткән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100