news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова: «Ул чәнечкеле һәм мөлаем»

news_top
Ильмира Нәгыймова: «Ул чәнечкеле һәм мөлаем»
"Татар-информ" архивы

Ильмира Нәгыймова белән Марат Яруллинның яллары дәвам итә. «Алар бергә ял итәме, аерыммы», – дип халык баш ватып утырганда, Ильмира тагын бер хыялын чынга ашырган. Бактың исә, ул фил баласы өстенә утырырга хыялланган булган икән.

Җырчы фил өстендә, фил белән, «фил кочагында» төшкән фотолары белән уртаклашты һәм «минем хыялым чынга ашты» дип тә язып куйган. «Ул чәнечкеле һәм мөлаем», – дип язган җырчы нәни фил өстенә утырган фотосына.

«Менә кемгә багышланган икән, «кулыңны билемә куй» дигән сүзләр», – дип шаярткан берсе фил борынына уралып төшкән фотога ишарәләп.

«Ильмира, рәхәтләнеп ял итеп кайт. Илдә сугыш барганга Ильмира гаепле түгел бит. Кемгә ошамый – карамагыз», – дип, берише җырчыны яклап чыкса, икенчеләре исә: «Илдә сугыш бара, фотоларыгызны куймагыз, зинһар», – дип үтенгән.

«Шул да булдымы хыял?» – дип шаккаткан бер язылучысы.

Ильмираның виртуаль дусларының бер төркеме филнең матурлыгына шаккатса, икенчесе җырчының буй-сынына сокланган.

 

Фото: © Ильмира Нәгыймованың социаль челтәрдәге битеннән

 

Фото: © Ильмира Нәгыймованың социаль челтәрдәге битеннән

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 31 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Тэмам туйдырдыгыз,башка язар нэрсэгез юк ахыры Нэгыймовадан башка
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар