news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Сукырая язган»: линза кигән килеш душта юынган кызның күзенә паразит кергән

news_top

Доминикана Республикасында 19 яшьлек популяр блогер кызның күзенә душта юынганда сирәк очрый торган паразит кергән. Кыз сукыр кала язган. Бу хакта The Mirror хәбәр итте, дип яза «Рен-ТВ».

«Акантамебаның симптомнары бик куркыныч. Күзләр бик каты авырта, баш сызлый... Бу – сукырлыкка, тонык күрүгә китерә. Моның белән яшәү бик авыр», – дип сөйләгән кыз.

Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, кыз контакт линзалар кигән килеш душ кергән. Аның күзенә суда булган микроскопик амебалар китереп чыгарган куркыныч инфекция кергән. Табиблар кызга «акантамеба кератиты» дигән диагноз куйган. Бу паразит күзнең мөгезкатлавын таркатырга һәм гомерлеккә сукыр калдырырга мөмкин.

Кызга бик авыр дәвалау узарга туры килгән: аның күзләренә һәр 30-60 минут саен махсус дарулар салганнар. Аларның кайберләрендә агрессив химик матдәләр булган. Терапиянең тулы курсы 6 айдан 1 елга кадәр дәвам итәчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар