«Сукырайды» – Очрашып йөрергә ризалашмаган өчен, егет кызның битенә кислота сипкән
Кубаньдә 21 яшьлек кызның битенә кислота сипкәннәр. Ул хәзер берни күрми, бөтенләй сукыр калырга мөмкин. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.
Фаҗига булган иртәдә Наталья (исемнәр үзгәртелә) эшкә җыена. Күзләрен буяп куя, киемен сайлый. Ул кибеттә сатучы булып эшли. Эшкә гел матур киенеп йөри.
Эш көне уртасында аның янына Андрей килә. Алар Наталья белән бераз очрашып йөргән, аннары аерылышканнар. Наталья Андрей янына чыккач, егетнең кулында стакан күрә. Ул сорарга да өлгерми, Андрей стакандагы сыеклыкны кызның битенә сибә. Анда кислота булып чыга.
Наталья кычкырганны ишетеп, кибеттән кешеләр чыга, «ашыгыч ярдәм» чакыралар, Андрей качып китә.
«Кызның тәненең 30 проценты пешкән, башы, бите, муены, күкрәге, кулларына зыян килгән. Иң куркынычы – яшь кыз беркайчан да туганнарын күрмәскә мөмкин. Күз күремен дәвалап булмас, мөгаен. Наталья хәзер авыр хәлдә, хастаханәдә», – дигән сайт чыганагы.
Андрейны тоткарлаганнар, ул СИЗОда. Ул сорау алганда әйткәнчә, очрашып йөрүдән баш тарткан өчен, Наташадан үч алган.
Танышлары сүзләренчә, Андрей белән Наташа озак очрашып йөрмәгән. «Андрей Иркутск өлкәсеннән килде, ничек танышканнарын белмим. Аның берничә тапкыр хөкем ителгән булуын белгәч, Наташа араны өзде. Безнең Наташа яхшы гаиләдән. Мәктәптә яхшы укыды. Анасы балалар бакчасында эшли», – ди алар.
Андрей Наталья эшли торган кибет янында еш була. Аннары һөҗүмгә күчә. «Ул янады, артыннан йөрде. Наташа турында начар сүзләрне коймага язды. Наташа берничә тапкыр полициягә гариза да язды. Ләкин тыңлаучы булмады», – ди танышлары.
Андрей янауларын социаль челтәрдә дә яза, ул кызны гарипләндерергә теләвен яшерми. Аннары лаборатория стаканы һәм кислота салынган шешәле фотоны да челтәргә куя. Ул үч алачагын 2 ай чамасы социаль челтәрдә язып ята. Август азагында коточкыч планын тормышка ашыра.
Наташа күпме дәваланачагы да билгеле түгел, аңа пластик операция ясаячаклар, диелә хәбәрдә.