news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сукыр җырчы Альбина Абрамова: «Мин сезне күрмәсәм дә, җылыгызны, энергиягезне тоям»

«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә, тумыштан дөм сукыр булуына карамастан, үз тырышлыгы белән зур сәхнәгә менгән Альбина Абрамованың тәүге «сольный» концерты булды. «Интертат» чарадан репортаж тәкъдим итә.

news_top
Сукыр җырчы Альбина Абрамова: «Мин сезне күрмәсәм дә, җылыгызны, энергиягезне тоям»
Фото: «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Альбина Абрамова турында, гомумән, ишеткәнем юк иде. Беренче «сольный» концертына баруыма бик шат булдым. Альбина туган көнендә иң зур хыялын чынга ашырган.

Альбина Вадим Захаров төркемендә дә эшләп алган. Концерт алдыннан Вадим абый белән сөйләшеп алдык.

Сез Альбина белән ничек таныштыгыз?

Керәшеннәр оештырган концертта Альбина әтисе белән минем яныма килде, шулай таныштык. Ул вакытта Альбина мәктәптә генә укый иде әле. Аннары ул Казанга мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керде. Шуннан соң без аның белән тагын да якыннанрак танышып киттек, һәм уку барышында Альбина минем белән гастрольләргә йөри башлады. Хәзер дә без яхшы мөнәсәбәтләрдә.

Альбинаның җырлау сәләтен ничек бәялисез?

Альбина – бик тырыш кыз. Ул гел үз өстендә эшли. Тамашачы да аны җылы кабул итте. Җырлавы да бик матур.

Сезгә бергә эшләргә авыр булмадымы?

Юк. Альбина ул – холкы ягыннан тыныч, юморны аңлый белә торган кеше. Нинди сүз әйтсәң дә, җиңел кабул итә – тәнкыйтьне дә, мактаганны да.

Альбина белән дуэт җырлар идегезме?

Мин, гомумән, беркем белән дә дуэт җырламыйм. Аңардан да мондый тәкъдим килгән иде. Дуэт җырлар өчен аерым батырлык, сәләт кирәк. Сәхнәдә үзеңне икенче төрле «яшәтергә» кирәк. Шуңа күрә, мин дуэтта җырлый алам дип уйламыйм.

Альбина башкаруындагы сезгә иң ошаган җыр нинди?

Альбина һәр җырын күңел аша чыгарып башкара. Аның барлык җырлары да матур.

«Бүгенге көн – минем өчен зур вакыйга»

Концертта сәхнә, ут куелышы, тамашачы – барысы да гадәти иде. Тик бу концертның «хуҗасы» гына гадәти түгел. Татар эстрадасында 2 дөм сукыр җырчы бар. Беренчесе Закир Шаһбан булса, икенчесе – Альбина Абрамова.

Сез бу концертта сикереп биюләрне, шоу элементларын, җырчының сезнең күзегезгә карап җырлавын күрмәячәксез. Альбина – тумыштан дөм сукыр. Тик ул – тулы тормыш белән яшәүче бәхетле хатын-кыз. Әлеге зур сәхнәгә күтәрелер өчен, җырлар өчен, «сольный» концертын куяр өчен бөтен көчен куйган, югары профессиональ белем алган бик көчле рухлы кеше ул, – диде җырчы турында концертны алып баручы Гөлназ Сәфәрова.

Бу сүзләрдән соң сәхнәгә ап-ак күлмәктән Альбина үзе чыкты.

Дуслар, мине якын итеп килгәнегез, иҗатымны яратканыгыз өчен сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Сезнең белән очрашуыма мин бик шатмын. Бүгенге көн – минем өчен зур вакыйга. Туган көнемдә зур сәхнәдә тәүге концертымны кую – минем иң зур хыялым. Һәм менә ул көн килеп җитте. Мин сезне күрмәсәм дә, җылыгызны, энергиягезне тоям, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

«Аллаһка шөкер, Гөлсиринем туды»

Альбина үзе дә җырлар яза икән. Аның нәни кызы Гөлсириненә багышланган «Күз нурым» җыры минем күңелемә аеруча якын булды. Җырчы кызына исем сайлау тарихын да сөйләп китте.

Мин институтта укыганда, аудиториягә, елмаеп, балкып, бер кыз килеп керде. Бу – аның тавышыннан сизелә иде. Үзе белән: «Минем исеме Гөлсирин», – дип таныштырды. Шушы көннән әлеге исем минем күңелемә уелып калды. Кызым туса, Гөлсирин дип исем кушачакмын, дигән хыял белән яши башладым. Аллаһка шөкер, Гөлсиринем туды. Аудиториягә кергән Гөлсириннең кем икәнен аңлагансыздыр, ул хәзер инде Татарстанның атказанган артисты – Гөлсирин Абдуллина.

Концертка Азат Абитов та килгән иде. Ул Альбинаны туган көне белән котлады, тормыш иптәше Гөлсирин Абдуллина исеменнән, аның исемен баласына кушканы өчен, Альбинага рәхмәт җиткерде. Абитовларның кызлары авырып киткән икән, шуңа Гөлсирин үзе концертка килә алмаган.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Сәхнәгә Альбинаның иң зур терәге – әти-әнисе, абыйсы һәм кызы чыкты. Әйе, бер сорау ачык кала. Тик бу сер булып калмады. Альбинаның шәхси тормышы турында Гөлназ Сәфәрова сөйләде. Ул күрмәүчеләр һәм бик начар күрүчеләр чатында Себердән бер егет белән таныша. Бу егет Альбинаның тавышын бик ошата. Күпмедер вакыт аралашкач, ул Татарстанга килә, алар Альбина белән никах укыталар. Барысы да әкияттәге кебек була. Әмма көннәрдән бер көнне бу егет: «Мин монда яши алмыйм», – дип, бала көткән Альбинаны калдырып, Себергә китә.

Альбина бик күп күз яшьләре түгә, йокысыз төннәр үткәрә. Әмма вакыт барысын да дәвалый. Иң мөһиме, ул бит бу вакыйгаларның нәтиҗәсе – Аллаһы Тәгалә бүләк иткән Гөлсирин. Һәм бу – чыннан да иң зур бәхет. Аның күзләре 100% күрә. Ул – шук бала, әбисен дә, бабасын да, әнисен дә йөгертә, – диде ул.

Сез күрсәгез, нинди мөлаем ул бала. Вадим Захаров җырлаганда, сәхнә артыннан чыгып, биеде дә биеде.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Альбинаның киң күңелле, мәрхәмәтле, ачык икәне аның концертына килгән дусларының, туганнарының күплегеннән күренә иде. Ул дөм сукыр булса да, бик актив тормыш рәвеше алып бара – төрле коллективларга йөри. Танышлары, дуслары аңа чәчәкләр, күчтәнәчләр һәм җылы сүзләр бүләк итте. Тамашачылар арасында сәламәтлеге чикле кызлар-егетләр дә күп иде. Аларны концертына Альбина үзе чакырган.

Альбина – тумышы белән Түбән Камадан. Хәзерге вакытта ул 10 елдан артык гаиләсе белән Казанда яши. Альбина беренче тапкыр 10 яшендә җырлый башлый, әти-әнисе, моны күреп, аның әлеге сәләтен үстерергә ярдәм итәләр. 8-11 нче сыйныфларда Альбина начар күрүчеләр һәм бөтенләй күрмәүчеләр өчен музыка мәктәбендә укый, аннары Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә. Анда ул Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Винера Ганиева төркемендә укый.

Язганымча, Альбинаның иң зур терәге – әти-әнисе дә концертта бар иде. Әнисе Зөлфия апа – Альбинаның шәхси стилисты, ә әтисе Иван абый – продюссеры.

Әти-әниемә мине җил-давыллардан саклап, яклап үстергәннәре, алтын киңәшләре өчен Аллаһның рәхмәте яусын. Киләчәктә безгә терәк булып, бергәләшеп тигезлектә, бәхетле булып озак еллар яшәргә язсын. Зур рәхмәт сезгә, кадерле кешеләрем, – диде ул һәм әти-әнисенә багышлап җыр башкарды.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Программа ялыктырмый торган итеп төзелгән иде. Гөлназ Сәфәрова тамашачылар белән уйнап та алды әле. Залдан 6 ханым сумкаларын алып сәхнәгә чыкты, үзе белән иң сәер әйбер йөртүче 2 кешегә бүләккә концертларга билетлар каралган иде. Җиңүчеләр булып сумкасында сок эчә торган трубочка һәм барлык әйберләрен тәртиптә тортучы ханымнар танылды.

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Винера Ганиева шәкертенең «сольный» концертына килми кала алмаган. Салкын тию сәбәпле, ул бу кичәдә җырламады, тик сәхнәдән Альбинаны туган көне белән котлады.

Альбина мәдәният институтында бакалавриатны, магистратураны кызыл дипломга тәмамлады. Бөтен шәкертләр дә шундый тырыш булсалар иде. Альбина тырыш, максатчан булды. Без, укытучылар коллективы, аңа гел ярдәм итәргә тырыштык. Альбинаның җырлары, клиплары бик күп. Әти-әнисенә зур рәхмәт, Гөлназга шушындый программа төзегәне өчен, Вадим Захаровка 10 ел буе Альбина белән бергә эшләгәне өчен зур рәхмәт, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Югарыда язып үтелгәнчә, Альбина Абрамова 10 ел Вадим Захаров төркемендә эшләгән. Вадим да аны туган көне белән котлады һәм тамашачыларга матур җырларын бүләк итте.

6-7 ел Абрамовлар гаиләсе аяк киеме сату белән шөгыльләнде, ул вакытларда минем туфлиләр, кроссовкилар белән проблемалар булмады. Аннары Альбина белән гастрольләргә йөрми башлагач, башланды ул проблемалар, – дип шаяртты Вадим Захаров.

Концерттан соң Альбинаның үзе белән дә аралашып алдык.

Башта бик нык дулкынландым. Ә сәхнәгә тамашачылар янына чыккач, дулкынлану кул белән юып төшергәндәй булды, бетте ул. Тамашачы бүген бик шәп иде. Алкышларыннан уңай энергетикалары сизелеп торды. Мин аларны күңелем, йөрәгем белән тойдым. Тамашачыларыма, әти-әниемә миңа терәк булганнары өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Винера Әхәт кызына, Вадим Захаровка иҗат юлымнан әйдәп барганнары өчен мең рәхмәт. Якын дусларыма, туганнарыма, абыема да чиксез рәхмәтлемен. Концерт миңа бик ошады. Мин бүген өйгә дә канатланып кайтам. Күңел халәтемне сүз белән генә аңлатып бетерерлек түгел, – диде ул.

Концерт бик җылы булды. Күңел күзе белән барлык җылылыкны, яхшылыкны тоючы Альбина Абрамовага киләчәктә иҗади уңышлар теләп калам.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 21 ноябрь 2025
    Исемсез
    Аларның җәмгыяте дә күрмәүчеләр җәмгыяте дип атала. Бер дә ишеткәннәре юк микәнни.
  • 16 ноябрь 2025
    Исемсез
    Ай буе болгар радиосыннан сукырррр жырчы дип ямьсез реклама тыңладык. Инде концертта да шулай әйткән алып баручы. Йомшаграк сүзләр бар бит инде, бу кадәр дә тупас итеп атамыйча да була.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар