Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сукыр тычканнар гаиләсе бер төн эчендә биш сутый җирне казып бетерә ала

news_top_970_100
Сукыр тычканнар гаиләсе бер төн эчендә биш сутый җирне казып бетерә ала
https://pixabay.com/

Сукыр тычкан бакчада үсемлекләрне бетерә, өстәвенә, начар авырулар да тарата. Бакчадагы сукыр тычканнан котылырга кирәк. Моның ысуллары РИА Новости сайтында чыкты.

Белгеч сүзләренчә, кешеләр сукыр тычкан бакчадагы җирне йомшартып кына йөри, зыян китерми дип уйлый.  Сукыр тычкан үзенең юлын секундына 30 сантиметр тизлек белән казый ала. Алар гаиләләр булып яши, 4-5 сукыр тычкан гаиләсе төн эчендә биш сутыйга кадәр җирне казып чыгарга мөмкин. 

Шуннан соң бакча җирендә үсемлекләр дә калмый, тычкан аларның тамырларын кискәләп чыга, җиргә күмелгән кабельләрне, интернет-каналларын да кимереп бетерә, барысын да яңадан эшлисе була. Чөнки сукыр тычкан өнен ташлар һәм ком белән генә күмеп булмый.

Сукыр тычкан котыру һәм туляремия чирләрен дә тарата. Шуңа күрә аны кул белән тотарга ярамый. Тычкан кулны тешләп алырга мөмкин, шулай итеп авыру йогуы ихтимал. 

Белгечләр фикеренчә, сукыр тычканнан котылу өчен ультратавышлы куркыткычлар ярдәм итәргә мөмкин. Бакчага лаванда, бәрхет чәчәк, нәркисләр утырту да сукыр тычканнан котылу чарасы булып тора, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100