Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сукыр, СПИДлы инвалид мәчеләр приюты хуҗасы: «Кайбер кешеләргә хайван бирмибез»

Казандагы «Люськин дом» приютында сукыр, аяклары яки умыртка баганалары сынган, мәче чирләре күп булган, хәтта СПИД белән авырый торган мәчеләр яши. Мондый хайваннарга кешеләрнең ничек ярдәм итүе һәм аның күпмегә төшүе турында «Казанские ведомости» белешкән.

news_top_970_100
Сукыр, СПИДлы инвалид мәчеләр приюты хуҗасы: «Кайбер кешеләргә хайван бирмибез»

Казандагы «Люськин йорты» приюты инде сигез ел эшли. Приют инвалид мәчеләр өчен булдырылган. Бу вакыт эчендә анда нинди генә песиләр булмаган. Кайсыларыдыр янына элеккеге хуҗалары килеп тә карамаган, кайберләре яңа хуҗаларын тапкан. Приютның ничек барлыкка килүе, кешелеклелек сыйфатлары һәм мәчеләр тормышы турында приютка нигез салучы Евгения Кикило сөйләде.

«Мәчеләр белән яшәү мөмкин түгеллеген аңладык»

Евгенияның тормышы балачактан ук хайваннар белән уза. Заманында дүрт аяклы дуслары булуга әти-әнисе дә каршы булмаган, ә үсә төшкәч, үзе сукбай хайваннарны приютка урнаштыру белән шөгыльләнә башлый. Шул вакытта Евгения иллегә якын мәчесе булган Наталья Андреевна белән таныша. Өлкән яшьтәге Наталья Андреевна бөтен мәчесен дә йоклатып үтерү өчен оешма эзләгән. Евгения мәчеләргә дә, әбигә дә ярдәм итәргә алына.

«Без аның янына бардык һәм ул безне өенә кертте.  Анда кеше яшәрлек түгел иде. Бер хатын-кызга шуның кадәр хайванны калдырырга ярамаганлыгын аңладык. Аңа да, мәчеләргә дә уңайлыклар юк иде», - дип сөйли Евгения.

Шуннан соң хайваннарны фатирдан күчерә башлыйлар. Волонтерлар башта гараж арендалый, аны җылыта һәм приют өчен җайлаштыра. Читлекләр сатып алалар.

«Бер елны гаражда уздырдык. Шартлар уңайсыз иде. Шул ук электр энергиясе чыбыклыры да күпме куркыныч тудыра.  Өстәвенә, анда бернинди уңайлыклар булмады. Су, канализация булмагач кыен. Хайваннарга да урын бик аз иде», — дип хатирәләре белән уртаклаша приют хуҗасы. Шуннан соң приют зурая башлый һәм зуррак бинага күчә.

«Йогышлы чирләр тарату оясы»

«Минем приют ачу максатым юк иде. Моны кирәк булганга эшләдем, чөнки әбигә ярдәм итәргә кирәк иде. Мәчеләрне коткарырга кирәк иде. Песиләр кешегә ияләшкән, дәваланган арада башка мәчеләрне кабул итә башладык, урамда калмасыннар өчен ярдәм итттек», — дип аңлата Евгения.

Приютны тоту - зур җаваплылык. Хайваннар астын чиста тоту, ризыкны вакытында китерү бер эш. Песиләр чирли дә, үлеп тә китә. Кайчагында алар кеше дәвалый алмый торган авырулар белән авырый икән. Приютта хәтта «мәче СПИДы» белән авырган хайваннар да булган.

  • Мәче СПИДы, фәнни телдә «мәчеләрдәге иммунитет дефициты вирусы» – атамасыннан ук күренгәнчә, иммунитет системасына зыян сала торган инфекцион авыру. Гадәттә, хайваннарның башка инфекцион авырулар, кан рагы белән авыруына китерә. Вирус кешегә күчми дип санала, әмма инфекцион мәче хуҗаларына барыбер сак булырга киңәш итәләр.

Приют тотучылар финанс чыгымнарынан кала, мораль яктан да кыенлыклар белән дә очраша. Конфликтлар ярата торган кешеләр була, приют турында күңелсез әйберләр сөйләүчеләр дә табыла, ди. «Йогышлы чирләр тарату оясы» дип әйтүчеләр дә булгалаган.

«Мәчем машина астына керсә, минекен аласызмы?»

«Миндә көтмәгәндә аллергия чыкты, мәчемне алып китегез, дип шалтыраталар. Андыйларга бөтен хайваннарны да җыя алмавыбыз турында әйтәм. Ярдәм итәсем килә, ләкин хәлдән килми,дип аңлатам», -  дип сөйли инвалид мәчеләр приюты хуҗасы.

«Кайберәүләр хайваннарын кабул итмәячәгебезне аңлагач, төрле юллар куллана башлый. Әгәр мин аны чыгарып җибәрсәм, машина астына эләксә, сез аны аласызмы, диючеләр дә бар. Уйлый башласаң, чыннан да шулай булырга мөмкин», - ди ул.

Приютта песиләрне яхшы кулларга гына тапшырырга тырышалар. Тик кайберәүләргә хайван бирүдән баш тартырга да туры килгәләгән. Приют хуҗасы белән песине үзенә алырга җыенган кеше арасында үзара аңлашу барып чыкмаса, мондыйларга хайван тапшырмыйлар.

«Кеше яңа мәгълүмат кабул итәргә, контактка барырга, хайван өчен чыгымнар тотарга яки нинди дә булса гамәлләр эшләргә әзер түгел икән, ул чакта мин аңа хайван бирмим», - ди Евгения.

Бүген аның приютында алтмышлап мәче яши. Аларны карау, хайван азыгы, дарулар сатып алу, эшчегә түләү өчен аена 150 мең сум тирәсе акча китә. Приютка волонтерлар һәм хуҗаның дуслары булыша.

«Песине кешегә алыштыралар»

Үз гамәлләре өчен җаваплылык тоймаган кешеләр хайваннарын ташлый, дип саный Евгения. Әгәр кеше хайванны аңлы рәвештә өенә алырга әзер икән, ул аны беркайчан да чыгарып җибәрмәячәк. Еш кына кешенең тормышында хайваннар яратмый торган кеше барлыкка килсә яки бала туса хайваннарны ташлыйлар. Сәбәпләре күп, ләкин кешеләр барыбер нинди дә булса сәбәп табачак.

«Мин кешеләрнең һәр эшләрен аңлап эшләүләрен телим. Бу мәчеләр приютына гына кагылмый. Һәр эшеңне алдан күбрәк уйлап эшләргә кирәк», - дигән теләкләре белән сүзен тәмамлады Евгения.

Шахерезада Корбанова

Алёна Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100