Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сукыр пианист Олег Аккуратов татарча акцентсыз «Оныта алмыйм» җырын башкара – видео

news_top_970_100
Сукыр пианист Олег Аккуратов татарча акцентсыз «Оныта алмыйм» җырын башкара – видео
Олег Аккуратовның You Tube каналындагы сәхифәсеннән скриншот

Джаз һәм классик әсәрләрне виртуоз башкаручы танылган музыкант Олег Аккуратов Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Олы юлның тузаны» дигән татар халык җырын башкарган. Бу хакта филармония музее мөдире Алсу Хәкимова социаль челтәрдә хәбәр итә.

Тумыштан сукыр булган Олег Аккуратов кечкенәдән тирә-якны, авазларны яхшы тоемлау, музыканы бик яхшы ишетү сәләтенә ия була. Ул махсус музыка мәктәбендә, соңрак Ростов дәүләт консерваториясендә белем ала. Мәскәүдә Игорь Бутман джаз оркестрында эшли. Гаҗәеп талантлы, оста импровизатор, солист-башкаручы, җырлавы белән дә тамашачыларның мәхәббәтен яулый.

Олег Аккуратовның Татар филармониясендә узган елларда чыгыш ясаганы бар иде. Ул «Филармониада» халыкара музыка сәнгате фестивале кысаларында Татарстан филармония джаз оркестрына кушылып чыгыш ясады. Афәрин!» – дип язган Алсу Хәкимова.

Олег Аккуратовның You Tube хостингындагы рәсми битендә Рөстәм Яхинның «Оныта алмыйм» дигән җырын башкарган видеоязмасы да бар. Тамашачылар музыкантның акцентсыз татар телендә җырлавын бик ошаткан: «Хөрмәтле Олег! Сез – искиткеч пианист һәм искиткеч вокалист! Минемчә, сез күп кенә яшь буын татар кешеләреннән яхшырак җырлыйсыз. Бөек композиторның әсәрен югары дәрәҗәдә башкара алуыгыз өчен рәхмәт!», «Сезнең башкаруыгызда татар теленең музыкальлеге сокландыра! Афәрин!», «Олег, татар җырларын күбрәк җырлагыз. Сез нәкъ татар кешесе кебек җырлыйсыз», «Җыр өчен рәхмәт, матурлык өчен рәхмәт, импровизация өчен рәхмәт. Рөстәм Яхин бу башкаруны югары бәяләр иде... Сез кызларны бик җиңел гашыйк итәсез», – дип язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100