Бер көне укытучы апам, туган көн белән котлап: «Гөлфия, син үзеңә тиң кешегә кияүгә чык инде. Син – птица высокого полета», – дигән теләк теләде.
Мин бала чактан бирле үземне актив яктан күрсәттем. Төрле бәйгеләрдә катнашып, сәхнәдә чыгыш ясадым. Шуны күзаллап язгандыр инде, дидем.
Әмма йөрәк кемне яратырга икәнне үзе сайлый шул. Нишләтергә соң аны? Ул бит, гашыйк булса, акыл белән эш итәргә ирек бирми.
Беренче мәхәббәтем миннән үзе баш тартты. Һәм башта миңа бик авыр булса да, бүген шулай килеп чыкканына сөенеп туя алмыйм.
Айнур исемле егет белән без кечкенәдән уйнап үстек. Бер авылда торабыз, якын күршеләр. Өйләребез терәлеп тора диярлек. Үзе миннән бер яшькә кечерәк. Әмма бу аңа: «Син миңа кияүгә чыгасыңмы?» – дип сорарга киртә түгел иде. Аның сүзләрен җитди кабул итмәдем.
Яшүсмер вакытта да: «Мин сиңа барыбер өйләнәм, Гөлфия», – дия иде. Һаман шул өйләнүе белән өзмәде дә куймады. Каян алган ул андый сүзне? Әллә кинодан күргән дә, кызык ясап, шаяртып йөри шунда? 16 яшьлек егеттән мондый сүз ишетү сәер яңгырый иде.
Безнең дуслар төркемендә өч кеше: мин, Айнур һәм Җәвит. Җәвит – чын дус иде, ичмасам! Бернинди өйләнү дә, шаярту да юк иде аның тарафыннан. Айнур кич утырырга чыга калмый калганда, Җәвит белән чыга идек тә дөнья хәлләре турында сөйләшеп утыра идек. Параллель сыйныфта укучы кызны яратып йөри икән бу. Миннән кызлар белән дөрес сөйләшү дәресләрен алгалады. Мин белмәгән киңәшләрем белән бик теләп бүлештем.
Берүк «өйләнәм» димә инде Айнур сыман. Куркып качар, – дип шаярттым.
30да да өйләнмим әле мин. Башта кызлар кулын тотып карыйсы иде.
Мә, тотып кара, – дип кулны суздым.
Юк инде, – ди.
Мәктәпне тәмамлагач, кайсыбыз кая таралыштык. Оныттык да бугай инде бер-беребезне. Беренче айны язышып торгандай булсак та, бөтен кеше чынбарлыкта яши шул. Укырга, эшләргә кирәк. Тирә-ягыңда – яңа кешеләр, яңа йөзләр.
Ипләп торып укый гына башлагач, карантин игьлан иттеләр. Ул вакытларны сүксәләр дә, кемгәдер бәла-казалар алып килгән чор булса да, үзенә күрә бер «романтика»сы бар иде аның. Яшьләр өчен бигрәк тә.
Авылга кайтып, кич утырырга чыккач, урамда яшьләр булмый иде. Бөтенесенең үз эшләре. Ә карантин вакытында, берзаман, бөтен кеше авылда! Урамнар гөрләп тора. Киң урамнарыбыз буйлап кеше йөрмәгән җир юк. Бүген авылда кеше күрү кызык бит инде ул!
Укудан Айнур белән Җәвит тә кайткан иде. Мәктәп елларындагы сыман, кабат аралаша башладык.
Алар белән кич утырып кергәндә, мин бик бәхетле идем. Күңелдә – әйтеп бетергесез хисләр! Мәктәп елларына кайткан сыман...
Бер кичне, Айнур белән, капка төбенә җиткәч, өйгә озак вакыт кермичә, сөйләшеп басып тордык. Сәгать икенчеләр киткән иде.
Гөлфия, Казаныңа киткәч, авыл дусларыңны онытасың инде син. Әллә шәһәр егетләре әйбәтрәкме?
Алай чагыштырганым булмады...
Сайланам, диген инде. Менә өйләнеп куярмын әле сиңа, сизми дә калырсың, – ди. Аннары хушлашыр алдыннан битемнән үпте.
Шул мизгелдә әйтерсең безнең арада аерылышулар булмаган иде. Кыскасы, карантинны без бергә үткәрдек. Җәвит моны шулай буласын күптән белә иде, шуңа безнең мөнәсәбәтләргә гаҗәпләнмәде.
Карантин тәмамлангач, кабат таралыштык. Мин укырга Казаныма киттем, Айнур – Түбән Камага. Башта матур сүзләр язып, мәхәббәт аңлатыштык, ә аннары, күрешә алмагач, аралар суына төште. Мин моңа аеруча борчылдым. Беренче мәхәббәтне болай тәмамлыйсы килмәде.
Тиздән Айнур армиягә алып китүләре турында хәбәр итте.
Көтәчәксеңме соң? – дип сорады.
Көтәм, – дип вәгъдә бирдем.
Вокзалга аны озатырга бөтен туганнары, дуслары, әти-әниләре килде. Алар анда мине күреп, исләре китте. Бер туганы:
Бу – Айнурның бәләкәйдән яратып йөргән Гөлфиясе түгелме соң? – диде. Борчылудан кулларым тирләде.
Мин идем шул. Мин идем. Бер ел Айнурның кайтканын көттем. Мөмкинлек булганда гел элемтәгә чыгып тордык. Кич утырырга чыксам да, Җәвит белән генә күрештем.
Армиядә вакытында Айнур миннән берничә мәртәбә кияүгә чыгарга сорады. Инде, аптырагач, җавабымны уен-көлкегә сала башладым. Бер сораганда «чыгам», икенче сораганда «юк». Мондый очракта нишләргә кирәк икәнне белмәдем. Айнур сүзләремне җитди кабул итеп, миңа үпкәли иде. Әле ул студент, эш урыны юк, торыр җирен булдыру турында да уйларга кирәк, ә аның зур хыялы – өйләнү. Бөтен сөйләшүебез аның өйләнәсе килүендә туктала иде.
Чыкмыйсың инде син миңа, беләм мин сине...
Исән-сау әйләнеп кайт әле. Ник алай ашыгасың?
Бу сөйләшү шулай тукталды.
Җәй урталарында ул, ниһаять, кайтты. Ничек озаттым, шулай каршы алдым. Сагынылган иде үзен. Кысып-кысып кочакладым.
Мин бөтен булган планнарымны тизрәк үтәп, август аенда авылга кайту турында хыялландым. Чөнки Айнур да анда иде. Бер ай буе бергә булачакбыз, дип шатландым.
Әмма, мин кайткач кына, аны кинәт Түбән Камага эшкә чакырдылар. Шул вакытта язмышка үпкәләдем. Нигә шулай булды соң ул? Күпме тырыштым, көч куйдым аның белән очрашырга, әмма теләгәнчә килеп чыкмады.
Август аен авылда үзем генә үткәрдем. Иң газаплы һәм авыр ай булды ул. Өстәвенә, шәһәргә киткәч, Айнур да суынды. Хатларга сирәк һәм озак җавап бирде. Нәрсә уйларга белмәдем.
Ай ахырында ялларда авылга кайткан иде. Клубка кич утырырга чыктык. Айнур егетләр белән клуб алдында басып тора, кулында хәмер, үзе чайкала. Килештергән.
Безнең күзләр кисешсә дә, ул эндәшмәде. Миңа өйләнәм дип йөргән егетнең күзләрендә битарафлык иде. Шундый буш һәм төзсез булып тоелды алар.
Айнур! – дип эндәштем.
Ул тавыш килгән якка борылса да, бер сүз әйтмәде.
Мин аның бу адымын түбән бәялим. Аның мине шулай ташларга хакы юк. Ни өчен ул минем белән сөйләшүдән кача? Егет булса, аңлатсын инде! Йөземә карап: «Син миңа ошамыйсың!» – дип бәреп әйтсен. Юк анысы да.
Казанга киттем. Ике айдан соң әнидән яңалык килде:
Ә син беләсеңме соң кичә Айнур өйләнгәнен? Түбән Кама кызы, ди.
Айнурмы?
Әйе. Кичә булган. Ай-яй, күршеләр диген син, әйтмәделәр дә.
Күңелгә шундый авыр булды. Башымда Айнурның өйләнүе турындагы хәбәр әйләнде дә әйләнде.
Айнурга бөтен кешенең исе киткән иде. Ничек инде үзен армиядән көткән кызга өйләнмичә, бер ай гына белгән кызга өйләнгән? Ә ул, үзен яклап: «Ә ул бит Җәвит белән йөри», – дигән сүз чыгарган.
Җәвит белән дусларча кич утыруны ул шулай төрләндергән. Икебез белән дә араларны өзде.
Күптән түгел, таныш кызым белән күрешкән идем. Айнур турында әйтә:
Айнур белән хатыны мәш килеп ята, ди. Бер көн – берсе, икенче көне икенчесе эчә. Һәм бер-берсен Түбән Кама буйлап төнлә эзләп йөриләр икән. Гаҗәеп андагы гаилә тормышы!
Аллаһ саклаган икән мине. Укытучы апам миңа үз тиңемне эзләргә кушты. Ә укытучы апаларны тыңларга кирәк.