Путиннан интервью алырга хыялланган сукыр кыз Регина Парпиеваның хыялы чынга ашты. RТ телеканалы аны ил башлыгы белән очраштырды.
Башта телеканалның баш мөхәррире Маргарита Симоньян кызны интервью алу серләренә төшендерде. Ниһаять, билгеләнгән көнне Путин Регина янына килде. Камералар күзәтүе астында интервью алынды. Владимир Путин, саубуллашканда, Регинаны кочаклады һәм Яңа ел белән котлады.
"Сезне тотып карасам буламы?" дип сорады Регина. "Әлбәттә", - диде президент.
Регина Путинның йөзен, борынын капшап карады. "Сез бик матур", - диде ул аңа. "Рәхмәт!" - диде Путин.
"Сез бик әйбәт", - дип саубуллашты аның белән Регина.