Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сукыр эчәгенә операциядән соң 25 яшьлек хатын-кыз комага киткән

news_top_970_100
Сукыр эчәгенә операциядән соң 25 яшьлек хатын-кыз комага киткән
Фото: © "Татар-информ"

Кемерово өлкәсендә яшәүче 25 яшьлек хатын-кыз аппендицитка операциядән соң комага киткән. Ул инде 2 атна комада ята. Туганнары, табиблар наркозны дөрес ясамаган, дип саный. Өйдә аны ире һәм 5 яшьлек улы көтә. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

23 мартта Надежда Анжеро-Судженск шәһәре хастаханәсенә мөрәҗәгать итә. Аның эче авырта. Табиблар аппендицитка операция ясарга карар кыла. Ул икенче көнгә билгеләнә. Иртән операция бүлмәсенә алып китәләр. Шуннан соң ул наркоздан уянмый.

Надежданың ире Роман сүзләренчә, табиблар аңа хәбәр итми. Хатыны элемтәгә чыкмагач, ул үзе хастаханәгә бара. Тик аңа берни әйтмиләр. 25 мартта Надежданы Кузбасс өлкә клиник хастаханәсенә күчерүләре билгеле була. Ләкин анда аның хәле яхшырмый. Туганнары, анестезия дөрес ясалмаган, дип фаразлый.

«Табиблар төгәл аңлатма бирми. Анализлар, тикшеренүләр нормада, диләр, ләкин ул уяна алмый, хәле стабиль катлаулы. Кемерово табиблары сүзләренчә, алар ни эшләргә белми. Наркоз белән нидер дөрес булмавы ихтималы бар, диләр», – дип сөйли Роман.

Кузбасс өлкә хастаханәсендә әйткәнчә, Надежда хәзер стабиль катлаулы хәлдә, анестезиология-реанимация бүлегендә интенсив терапия уза. Табиблар тикшерүләр уздырган, хәзер алар, пациентка белән ни булганын аңлар өчен, федераль үзәк белән телемедицина консультациясе көтә.

Роман сүзләренчә, 31 мартта Анжеро-Судженскта шундыйрак тагын бер очрак була. 81 яшьлек хатын-кыз наркоздан соң комага китә. Ләкин табиблар бу очрак турында әйтми. Шәһәр хастаханәсе вәкилләре белешмәсе буенча, медицина учреждениесендә андый пациент турында мәгълүмат юк.

Тикшерү эшләре бара, дигәннәр Тикшерү комитетында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100