news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сукбай этләр талаган ир-ат мәетенең кисәкләрен ике көн җыйганнар

Хайваннар кимергән аяк яткан урыннан 400 метр читтәрәк кешенең баш сөяге, аскы казналыгы табыла.

news_top
Сукбай этләр талаган ир-ат мәетенең кисәкләрен ике көн җыйганнар
https://volgograd.sledcom.ru/

17 мартта кичке якта Волгоградның Дзержинский районында яшәүче кеше урамда кеше аягы табып ала, полициягә хәбәр итә. Хокук саклаучылар урынга килгәч, кеше гәүдәсенең өлеше булган тагын берничә кисәк табыла. Бу турыда Россия Тикшерү комитетына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Аннары урман полосасында тагын бер аяк табыла, анда ботинка, кием калдыклары була. Алар ир-ат гәүдәсенең өлешләре булуы аңлашыла. Кисәкләрне хайваннар кимереп ташлаган булуы күренә.

Караңгы төшкәч эзләү эшләрен туктатып торалар, икенче көнне иртән кабат бу урыннарны тикшерәләр. Тикшерүче-криминалистлар да әлеге эшкә кушыла. 

Мәет кисәкләре башта табылган урыннан 400 метр читтәрәк кешенең баш сөяге, аскы казналыгы табыла. Бу кисәкләрне судмедэкспертларга тапшырганнар, алар кешенең үлеме сәбәбен ачыклаячак.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, фаҗига булган урыннан бераз гына читтәрәк сукбай кешеләр җыелыша. Урман полосасында сукбай этләр чирүе йөри, ди биредә яшәүчеләр.

Тикшерү эшләре бара, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар