Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сукбай артист урлаган бала унбер елдан соң туганнарын тапкан

Урлаучы ир-ат 5 яшьлек сабыйны мәчет тянында ташлап киткән.

news_top_970_100
Сукбай артист урлаган бала унбер елдан соң туганнарын тапкан
https://pixabay.com

Индонезиядә 5 яшьлек баланы сукбай артист урлап алып китә. 11 ел интегеп йөргәннән соң бу малай туган йортына кайту җаен таба. Бу турыда AsiaOne басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Эрвана Вайю Анжасворо исемле 5 яшьлек малай Джакарта шәһәрендә үз йортыннан чыгып, видеоуенны прокатка тапшырырга бара. Шул чакта аны сукбай артист урлап алып китә. Артист факир була. Ике ел буена бала белән тамашалар күрсәтеп йөри. Аннар бер шәһәрдә ул сиреналар тавышын ишетә. Куркуга кала һәм урланган малайны мәчет янында ташлап калдыра.

Малайны Богор шәһәрендә район башлыгы үз йортына кертә. Башлык инде үзе дә бик карт була. Аның туганнарының берсе табылдык баланы уллыкка ала. Соңрак малайны интернатка бирәләр һәм ул шунда 8 ел укый.

Эрванга 17 яшь тулгач, ул бала чагында әбисе белән йөргән базар фотосын интернетта күреп таный. Ул бу турыда социаль хезмәткәрләргә сөйли. Шуннан соң Эрванның гаиләсен табалар, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100