news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сугышып дан казанган Марат һәм Елизавета Бәшәровлар бергәләшеп курортка китеп барганнар

Сугышып дан казанган Марат һәм Елизавета Бәшәровлар бергәләшеп курортка китеп барганнар

news_top
Сугышып дан казанган Марат һәм Елизавета Бәшәровлар бергәләшеп курортка китеп барганнар
Яңа елга берничә көн кала Марат Бәшәров гаиләсендәге җәнҗал турында хәбәр бөтен дөньяга таралды. Актер хатынының борыны сынганчы кыйнаган

Хатынының ир туганы Федор әйтүенчә, Елизавета Шевыркова табибларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Аннары, кечкенә уля Марсельне ияртеп, иреннән качкан. Акылга утыртам дип, Федор, үз чиратында, Маратны кыйнаган һәм күз астына "фингал" ясаган. 

Ай ярым узуга, актер әлеге җәнҗал турында сүз кузгаткан. "Ты не поверишь!" телепрограммасы эфирында Марат хатынын кыйнамавы турында әйткән. "Без укыйбыз да, бу сары мәгълүматтан көләбез. Сөйлиләр икән, димәк, безне хәтерлиләр", - дигән Бәшәров.

Җәнҗал турындагы сүз онытылсын өчен, Марат белән Елизавета бергәләшеп курортка китеп барганнар. Шевыркова инстаграмында курорттан фото элгән. Кадрда аның улы Марсель бар, ә Марат юк. Гаилә һәрвакыт бергә ял итә, мөгаен, Марат та алар беләндер, дип фаразлый "Экспресс газета"

Публикация от Елизавета Башарова (@elizavetabasharova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар