«Сугышта булган, диләр»: танылган шәхесләрнең бабалары турындагы истәлекләре
Тиздән Бөек Җиңү көнен бәйрәм итәчәкбез. Шул уңайдан, төрле өлкәләрдә танылган шәхесләр «Интертат»ка үз бабалалары турында сөйләде.
Дилә Нигъмәтуллина: «Бабам сугыштан сержант булып кайта»
Дилә Нигъмәтуллина бабасы турында истәлеген сөйләде. Аның бабасы Нигъмәтулин Мөхәмәд Нигъмәтулович 1918 елда туган.
«Бабамнарның нигезен сугыш афәте читләтеп үтмәгән. Әмма, Аллаһка мең шөкер, бабам, сугыш кырларыннан исән-сау өлкән сержант исеме белән әйләнеп кайткан.
Сугышта бабам элемтәче булган. Кызганыч, 2003 елда бабам безнең арадан китте. Әмма ул сөйләгән истәлекләр әле һаман да хәтеремдә. Мин сугышта алган җәрәхәте турында сөйләгәнен ачык хәтерлим. Аның сул кулында кыйпылчык бар иде. Ул түп-түгәрәк булып тырпаеп тора иде. Шул кыйпылчыкның нигә тырпаеп торуы минем өчен аңлашылмый иде. Берсендә бу хакта бабайдан сорадым. Аның җавабын сезгә дә сөйлим.
Кышкы киемнәр өләшкәндә, бабама киемнең зуррагы эләккән. «Винтовканы тотарга, чыбыкларны сузарга бик җайсыз иде», — дип сөйли иде бабам. Әмма соңыннан киеменең зуррак булуы аны, киресенчә, коткарган. Дошман аңа атканда, йөрәгенә төзәсә дә, бабамның йөрәгенә эләкми. Зур кием аша йөрәкнең төгәл кайда икәне күренми бит. Шулай итеп, мылтыкны яисә башка коралны дөрес төзәмичә, аның кулына эләккәннәр. Әгәр йөрәгенә аткан булсалар, кем белгән, бәлки ул сугыштан әйләнеп кайта алмаган булыр иде», — дип сөйләде Дилә Нигъмәтуллина.
Рамил Шәрәфиев: «Карт бабамнарның икесе дә сугыш кырында батырларча ятып калган»
Алып баручы Рамил Шәрәфиевның ике карт бабасы да сугышта катнашкан. Сабиров Мөхәммәд-Йосыф Сабирович 1909 елда Арча районы Яңа Кырлай авылында туган.
«1941 елда урак өсте вакытында авылга: «Сугыш башланды», — дигән хәбәр килгән. Карт бабам арбада яткан өч яшьлек кызы Даниягә карап: «Кызым, сугышка китәм», — дигән. Сугышка киткәненә озак та үтми, карт бабамнан хат килгән. Анда: «Без Мәскәү астында. Күк йөзендә козгыннар оча. Кайта алмабыз, ахры», — дип язылган була. Шуннан соң карт бабамнан бер хәбәр дә килмәгән.
Әтием ягыннан карт бабамның тарихын да сөйләп үтим. Шәрәфиев Фатыйх Шәрәфиевич 1901 елда туган. Бабам 23 яшендә өйләнә. Алар Мәйшәкәр әбием белән алты бала үстергәннәр. Бабамны тора-бара авыл советы рәисе итеп билгелиләр. Фатыйх бабама 41 яшь тулганда, өйгә бер хат килгән. Бу хатта бабамны һәм аның унсигез яшьлек улы Нәҗипне сугышка чакырулары хәбәр ителгән. Китеп, берничә ел узгач, карт бабамның һәлак булуы турында хәбәр килгән. Ә Нәҗип абый 1945 елда исән-сау туган якларына әйләнеп кайткан. Шулай итеп, карт бабамнарның икесе дә сугыш кырларында батырларча ятып калган», — дип сөйләде Рамил.
Лилия Кадыйрова: «Үз дустын җирләгән төндә безнең дәү әтинең чәче ап-ак булган»
«TMTV Prodaction» җитәкчесе Лилия Кадыйрова да безнең белән истәлекләре белән уртаклашты.
«Әтием ягыннан дәү әтием Габделхәй Кадыйров Ленинград блокадасында катнашкан. Ул тыйнак кеше иде. Сугыш турында сөйләргә яратмаган. Әтиемнең миңа сөйләгәне бар. Бабам үзенең сугыштан бергә кайткан танышлары белән сөйләшкәндә, иң авыр сынау итеп ачлыктан шешенүләрен, ризыкның булмавын искә алган. Ленинградта бик күп балалар үлгән булган. Шушы балаларны безнең бабайлар үз куллары белән җирләгән. Бала җирләү аларга ничек авыр бирелгәнен күз алдына китерергә мөмкин.
Әни ягыннан дәү әтием Тизиев Мәхмүд Зарифулла улы Смоленск, Брянск шәһәрләре тирәсендә сугышкан. Пулеметчы булган. Аның иң авыр сугыш хатирәсен сөйләп китим. Дәү әти сугышка үзенең сыйныфташы Нәҗмиев белән киткән булган. Сыйныфташының исемен хәтерләмим. Бабамның сыйныфташына бомба төшкән. Аның тәне кыйпылчыкларга таралган. Бабам башка дуслары белән үз сыйныфташын җыеп, алмагач төбендә җирләгән. Бу май ае булган. «Алмагач искиткеч матур итеп чәчәк атып утыра иде. Шунда җирләргә булдык», — дип сөйләгән бабам. Үз дустын җирләгән төндә безнең дәү әтинең чәче ап-ак булган. Ул сугышка киткәндә, аңа унҗиде генә яшь булган. Унсигез яшен ул сугышта каршы алган. Фронтка киткәндә, аның чәче кап-кара булган. Ә менә сугыштан дәү әтием култык таякларына таянып, ап-ак чәчле инвалид егет булып кайтып төшкән», — дип сөйләде Лилия Кадыйрова.
Шулай ук Лилиянең дәү әнисенең сеңлесе Таифә әби дә сугышта катнашкан. Ул бу хакта да сөйләп үтте:
«Бер көнне дәү әниемнең әнисе Фатыйма әбиләрнең өенә хат килә. Өйдәгеләр бу хатның кемнән булуын аңламый. Өйдәге ирләрнең барысы да сугышка китеп беткән була. Бу хат Таифә әбигә юллана.
Таифәне шәфкать туташы итеп сугышка чакыралар. Ул кыска вакытлы хәзерлек курсларыннан соң 108нче медсанбатальонда хезмәт иткән. Аның сугышчан юлы Үзәк Карелия, өченче Украина фронтлары аша уза. Ул үз куллары белән ничә йөз солдатны дәвалаганын беркем дә белми. Чолганышта калып, алмаш килмәгән, Таифә әбигә кырык сәгать аяк өстендә булырга туры килә.
Бервакыт яраланган солдатка ярдәм итәргә ашыкканда, Таифә әби аңын югалтып егыла да янып торган мичкә сөялә. Аның тәнендә гомер буена шушы афәтне янә хәтерләтеп торган яралар кала. Ә берсендә, гомумән, ул контузия ала. Шулай ук солдатларның берсенә ярдәм иткәндә, янәшәдә снаряд шартлый. Таифә әби аңына килә, әмма аның колаклары ишетми, бер күзе күрми башлый, куллары яралана. Шулай итеп сугыш чибәр туташтан инвалид ясый. Таифә әби госпитальдә дәвалангач, туган ягына кайта. Үзенең гариплегеннән оялып, авылдашы, сөйгәне Әхмәткә: «Мине оныт, кияүгә чыгам», — дип хат яза.
Әмма Таифәнең сугыш юлы моның белән генә тәмамланмый. Дәваланып беткәч, ул янәдән фронтка китә. Таифә 1945 елның көзендә генә үзенә җиңел итеп сулыш алырга рөхсәт итә. Сугыш үзе әлеге елның май аенда бетсә дә, аңа әсирлектән кайтканнарны дәваларга туры килә.
Таифә әби — сугыш дәвамында үзен бер дә аямыйча, йөзләгән солдатның гомерен озынайткан, үлемнән коткарган кеше. Сугыш тәмамлангач, аңа табиблар, сәламәтлеге ныгысын өчен, җылы якта яшәргә киңәш итә. Таифә кияүгә чыга, ике бала үстерә. Таифә әби алтмыш яшендә вафат була», — дип сөйләде әңгәмәдәшем.
Айдар Габдинов: «Әгәр бабам шулчак күчеп ятмаган булса, сугыштан әйләнеп кайтмаган булыр иде»
Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов та үзенең бабасы белән бәйле тарихны сөйләде.
«Минем бабам Габдинов Гафият Нигъмәтуллович 1895 елгы. Бабам өч сугышта катнашкан: I Бөтендөнья сугышында, Гражданнар сугышында, Бөек Ватан сугышында. Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк фронтка киткән. Сугышта автоматчы булып хезмәт иткән.
Ул әтигә бер хатирә сөйләп калдырган. Әти исә әлеге тарихны миңа сөйләгән иде. Сугышта бабам йөзгә-йөз дошман белән күрешкән. Көчле һөҗүмгә барганда, дошманнарның көчле утына очрап, алар җиргә ятарга мәҗбүр булганнар. Бабам уңайлырак итеп ятыйм дип, үз урынын алмаштырырга булган. Ротаның җитәкчесе булган бер Украина кешесе бабама: «Качасың килә әллә? Атам», — дип кычкырган. Бабам аңа: «Кая качыйм инде. Уңайлырак „позиция“ сайлыйм», — дигән. Ә бабам белән рота җитәкчесе бер-берсенә бик якын ятканнар. Шулай итеп, бабам башка урынга күчеп кенә яткан, теге урынга күктән бомба килеп төшкән. «Рота җитәкчесен шушы бомба юк итте», — дип сөйләгән бабай әтигә. Әгәр бабам шулчак күчеп ятмаган булса, бәлки ул да сугыштан әйләнеп кайтмаган булыр иде.
Әмма, Аллаһка шөкер, 1943 елның июль аенда бабам туган ягына әйләнеп кайта. Аның кайтуына барысы да шатлана. Бабамның сул аягы гына өзелгән була. Кайткач, бабам Башкортстанның хәзерге Куергазы районы Тимербай авылында үзенең соңгы көннәренә хәтле хат ташучы булып эшли. 1972 елда ул бу дөньядан китте. Мин бабам үлгәндә кечкенә идем. Урыны оҗмах түрендә булсын!» — дип сөйләде Айдар Габдинов.
Зөлфия Вәлиева: «Сугыш афәтен күргәннәр сугыш турында сөйли алмыйдыр»
Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Вәлиеванең ике як бабасы да сугыштан өйләренә әйләнеп кайткан.
«Әнинең әтисе Вәгыйз бабай Бөек Ватан сугышында, каты яраланып, күзсез калган. Бабамның ияге бөтенләй җимерелгән булган. Ул гомер буе үпкәсендә снаряд кыйпылчыгын йөртте. Бабам госпитальдә дәваланганда, аның хатынына: «Вәгыйз вафат», — дигән хат килгән. Бабам госпитальдә булганда бернинди документлар да ясатмаган. Мин барыбер пенсиягә хәтле яши алмам дип уйлаган ул.
Шулай итеп, бабам госпитальдән кайтканда, аның хатыны инде башкага кияүгә чыккан була. Һәм бабабыз безнең дәү әниебезгә өйләнә. Аларның гаиләсендә алты бала туа. Вәгыйз бабам безгә беркайчан да сугыш турында бернәрсә дә сөйләми иде. Хәтта сугыш турында фильмнар караганда да: «Бу булдымыни сугыш?» — дия иде. Һәм бу типтагы киноларны, гомумән, карамый иде. Бик күпне күргән ул… Хәтта әсирлеккә дә эләккәне булган, әмма безгә генә сөйләми иде. Минемчә, сугышның иң куркыныч афәтен күргәннәр сугыш турында сөйли алмыйдыр.
Әтиемнең әтисе Шаһиев Сибгатулла Хикмәтович 1939 елда Фин сугышына китә. Соңыннан, бу сугыштан кайтмыйча, Бөек Ватан сугышында катнаша. 1941 елның июлендә, башы җәрәхәтләнү сәбәпле, госпитальгә эләгә. Шуннан соң ул өйгә әйләнеп кайта», — дип сөйләде Зөлфия Вәлиева.
Рифат Зарипов: «Бабамны Аллаһ саклаган»
Рифат Зарипов та бабасы белән сугышта булган бер мизгелне искә алды. Аның бабасы Зарипов Әхмәтзыя Гыйльметдинович 1918 елда туган, 2001 елда үлгән.
«Бабам Әхмәтзыя Зариповны сугыш читләтеп үтми. Ул ике ел армиядә хезмәт итеп, кайтырга вакыты гына җиткәч, сугыш башлана. Ул сугышта элемтәче булып хезмәт итә. Сугыш чорлары бик авыр булган. Бабамның контузия алып, ярты елга туган ягына кайтып, дәваланып, кире сугышка китүен беләм.
Бабайның ничек исән калуын сөйләп үтим әле. Ул ашарга тәмле пешергән. Моны аның белән бергә хезмәт итүче солдатлар белгән. Бер кичне элемтә чыбыкларына нәрсәдер булып, элемтә өзелгән. Бер хәбәр юк, штаб белән дә элемтә юк. Бабам бу кичне дежурларның берсе булган. Шушы өзелгән элемтәне ялгарга дип бабам барырга тиеш булган, әмма аңа командирлары: „Әхмәтзыя, син тәмле пешерәсең. Кичкә ашарга әзерлә“, — дип, башка кешене бу эшкә җибәргән. Шулай итеп, бабам ашарга пешереп калган, ә икенче солдат боерык буенча киткән. Бер мәлне мина шартлавы ишетелгән… Ул кире әйләнеп кайтмаган. Әгәр бабам элемтәне ялгарга киткән булса, ул да шушы минага эләгеп, үләр иде. Ул сугыштан әйләнеп кайтмаса, без бу дөньяда булмаган да булыр идек. Аллаһ бабамны үзе саклаган», — дип сөйләде Рифат.
Рөстәм Гайзуллин: «Бабам көчле контузия алган»
Рөстәм Гайзуллинның ике бабасы да сугышта булган. Алар икесе дә исән-сау туган якларына кайткан.
«Әниемнең әтисе Сәләхов Ясәви Сәләхович 1918 елгы. Бабам армия сафларында хезмәт иткәндә, сугыш башлана. Ул армиядән кайтмый, туп-туры фронтка китә. Күпмедер вакыт үткәннән соң, бәрелешләр вакытында бабам янында снаряд шартлый һәм бабайны җир белән күмә. Бабам көчле контузия алган була. Шушы җир астыннан бабамның шинель кисәге генә күренеп кала. Бабам белән бергә хезмәт иткән солдатлар, шушы шинель кисәген күреп, бабамны җир астыннан казып чыгара. Шулай итеп, бабам озак вакыт госпитальдә ята. Соңыннан аны туган ягы — Саба районы Юлбат авылына кайтарып җибәрәләр. Бабамның хәле авыр булган: ул хәтта үзе кашып тотып ашый да алмаган. Әти-әнисе тәрбиясендә бабам аякка баса. Ул дәваланып беткәндә, сугыш тәмамланган була. Шушы Юлбат авылында бабам хатыны, безнең әбиебез Сәлимә белән дүрт бала үстерә.
Әтиемнең әтисе Гайзуллин Габдрахман Гайзуллович 1915 елда туган. Армия сафларында хезмәт итеп, 1940 елда авылга кайта. Ул авыл советы сәркәтибе итеп сайлана, гаилә кора. Әмма сугыш башлангач, аңа гаиләсен ташлап китәргә туры килә. Габдрахман бабам сугышның башыннан ахырына кадәр була. Ул ике тапкыр яралана. 1945 елның ноябрендә кире туган авылына исән-сау кайта», — дип сөйләде Рөстәм.
Алинә Сафиуллина: «Бабам әсирлектән тугыз тапкыр качып караган»
Алинә Сафиуллинаның бабасы Сафиуллин Галимулла Сафиуллович Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылында 1917 елның 15 октябрендә туган.
«Бабам 1939 елның сентябрендә армиягә китә. Армия сафларында ул пешекче булып хезмәт итә. Кайтыр вакыты җиткәч, Фин сугышы башлана. Бабам Фин сугышына китә. Бу сугыш беткәч, Бөек Ватан сугышы башлана. Бабам Беренче Украина фронтында 348нче артиллерия полкында хезмәт итә. Әлеге полк әсирлеккә эләгә һәм полк сугыш ахырына кадәр әсирлектән чыкмый. Шәхсән бабам тугыз тапкыр әсирлектән качып карый. Бары тик иң соңгы качуында гына Совет гаскәрләре ягына чыга ала. Качуларының берсе турында бабам безгә сөйләгән иде. «Качарга уйлаган идем, әмма барып чыкмады. Мине тоттылар. Кыйный-кыйный, кире баракка атканнар иде», — дип сөйләгән иде. Әмма берсендә бабамны таба алмаганнар. Качканда, бабам үсеп утырган чыршы астына качып калган булган. Немецлар эзләгән, әмма тапмаганнар.
Иң куркынычы — ул немецларның уйлап та тормыйча безнекеләргә атулары. Бабам шушы ату күренешләрен үз күзләре белән күреп торган. «Безнекеләрне тезеп куялар иде. Алар ата — үлгәннәр чокырга ава бара. Анда үлмәүчеләр дә була иде. Чокыр селкенеп-селкенеп тора иде», — дип сөйли иде бабам.
Әсирлектә алар туган ягыбыз — Теләче районы Максабаш авылында укытучы булып эшләгән Задә абый Мөбәрәков белән бергә булалар. Бабам: «Исән калырга Задә ярдәм итте, чөнки ул немец телен яхшы белә иде. Задә немецлар белән аралашып, чыгып йөри, ашарга алып кайта иде», — дип сөйләгән.
Сугыштан соң күп тикшерүләр үткәч, 1946 елның 6 июнендә бабам авылга әйләнеп кайта. Ул икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, Жуков медале, Германияне җиңгән өчен медале, СССР коралы көчләренең юбилей медальләре, Җиңүнең 60 еллыгы медальләре иясе.
Бабам сугыштан әйләнеп кайткач, Максабаш авылы кызы Фәүзия белән гаилә кора. Алар төп йортта бабамның әнисе белән бергә яши башлый. Бабам белән әбием урманнан агачны кул белән алып төшеп, яңа өй сала, алты бала үстерәләр. Бабам Куйбышев исемендәге колхозда тракторчы булып эшли. 1960 елда Мәскәүдә үткән колхозчылар утырышында да катнаша», — ди Алинә Сафиуллина.
Динә Закирова: «Бабам сугышка үз теләге белән киткән»
Скрипкачы Динә Закированың әтисе яклап ике карт бабасы да сугышта катнашкан.
«Әбиемнең әтисе Гатин Мөхәмәтгата Хөснулгатович сугыштан яраланып, Мөслим районының Яңа Сәет авылына кайта. Аның уң кулы, сул аягы җәрәхәтләнгән була. Уң кулын күтәргәндә, бицепс турында ике ялганмаган сөяге чыга торган булган. Ә аягында тимер кыйпылчык бар иде. Бабамның орденнары бик күп. Хөснулгата бабам әле авылның мулласы да булган.
Бабайның әтисе Габдуллаян Гарифуллин авыл советында эшләгән булган. Ул сугышка үзе теләп киткән. Бәлки авыл советында эшләгәч, сугышка бармый да кала алгандыр. Әмма ул үзе теләп ватаны өчен сугышырга киткән. Бабам 1942 елда сугыштан яраланып кайткан. Аның турында: «Юри кайткан», — дип сөйли башлаганнар. Бабам шушы сүзләргә түзмичә, кабат үз теләге белән сугышка киткән. Һәм, кызганыч, яңадан кире әйләнеп кайтмаган. Бүгенге көнгә кадәр аның ничек һәлак булуын, кайда җирләнгәнен белмибез. Әмма эзләтеп караганыбыз бар.
Балтач районы Яңгул авылында бабабыз белән бер фамилиядә булучы бар. Шушы кешене табып, безнекеләр шушы Балтач районында яшәүчегә хат язган. Әмма алардан: «Балалар, гафу итегез! Без сезнең әтиегез түгел», — дигән хат килгән. Шулай итеп, Габдуллаян бабайның үзенең, ахры чиктә каберенең кайда икәнен беребез дә белми», — дип сөйләде Динә.
Лилия Муллагалиева: «Авылга кайткач, бабам озак яшәмәгән»
«Бабам Мирзаянов Муллагали Мирзаянович 1942 елның май аенда Актаныш районының хәзерге Пучы авылыннан фронтка китә. Юлда барганда аларның эшелонын бәрдерәләр. Шуннан соң бабам госпитальгә эләгә. Госпитальдән соң Краснодар краена китә. Анда киткәндә бабайның ашказаны авырта. Ул хәрби-диңгез флотында хезмәт итә. 1942 елның 11 декабрендә аның ашказанына операция ясыйлар. Хәле начарайгач, өйгә кайтаралар. Авылга кайткач, ул озак яшәми. Ашказаны авыруыннан үлеп китә», — дип сөйләде Лилия.