Сугыш турында шигырьләр
Быел Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел тула. Шул уңайдан татар шагыйрьләренең сугыш турында шигырьләрен, шул исәптән балалар өчен ятларга бирергә яраклыларын да, тәкъдим итәбез.
Фатих Кәрим
Сөйләр сүзләр бик күп алар
Сөйләр сүзләр бик күп алар,
Иренмичә сөйләсәң;
Озын сүзнең кыскасы шул:
Күп яшәргә теләсәң,
Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла,
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була.
Әхмәт Исхак
Кирәкми безгә сугыш
(кыскартып бирелә)
Кирәкми безгә кан кою,
Кирәкми безгә сугыш!
Безнең теләк якты, матур,
Тыныч хезмәт һәм тормыш.
Илебез зур, җиребез киң,
Хисапсыз байлык бездә!
Җир өстендә, җир астында,
Тауларда һәм диңгездә.
Без үз кулларыбыз белән
Төзибез гүзәл тормыш.
Без – тыныч ил төзүчеләр,
Кирәкми безгә сугыш!
Гәрәй Рәхим
Ветераннар
Картаймагыз әле, ветераннар,
Ауропаны саклап калган ирләр;
Хәтерлиләр, сезне данлы юллар,
Хәтерлиләр, сезне азат; илләр,
Илләр, җырлый бәйрәм, көннәрендә
Сезнең яшьлек — җиңу көйләрендә.
Сез аларга ирек китердегез,
Шатлык китердегез өйләренә.
Картаймагыз әле, ветераннар,
Илгә дан китергән тынмас җаннар.
Сезгә тиеш әле бик күп назлар,
Сезгә тиеш әле бик күп язлар.
Самат Шакир
Бабамның медальләре
Бабамның медальләре күп,
Яңа костюмы тулы.
Тик бабамның – разведчикның
Терсәктән юк сул кулы.
Батырлыгы өчен аңа
Унлап медаль биргәннәр.
Алар шул куркак булмаган,
Разведкага йөргәннәр!
Немецлар тылына кереп,
«Тел» алып кайткан чакта,
Бомбалар шартлап ярылган
Туктаусыз алда, артта.
Менә шунда яраланган
Бабамның сыңар кулы.
Таза чакта ничә тапкыр
Айкаган немец тылын.
Ерак илләрдә булган ул,
Бик күп шәһәрләр алган!
Яңа батырлыклар эшләп,
Медальләр тага барган.
Мин сокланып карыйм аңа,
Баһадир безнең бабай!
Әмма үзе бик аз сүзле,
Мактанмый бер дә алай.
Мостай Кәрим
Билгесез солдат
Һәйкәл тора. Имеш, сөйлиләр,
Бу — билгесез солдат һәйкәле.
Билгесезме шушы бакыр кеше?
Билгесезме, хәтер, әйт әле?!
Атакага күтәрелдек бергә,
Ега сукты әҗәл бер мәлне,
Вакытлыча янә терелдем мин,
Ул — мәңгелек сынга әйләнде.
Каршысында түтәл — түтәл гөлләр
Изге ялкын булып яналар,
Баш өстендә таңнан кошлар сайрый,
Эргәсендә сайрый балалар.
Ә артында аның чал бер хатын
(Ил әнисе — улдыр, мөгаен.)
Ничәмә ел инде өнсез елый,
Салкын ташка бәреп маңгаен.
Җиңү! Кояш балкый бер битеңдә,
Бер битеңдә — моңсу ай һаман.
Бер күзеңнән шатлык нуры сибелә,
Бер күзеңнән әче яшь тама…
Нур Әхмәдиев
Солдат хатлары
Саубуллаштылар…
Исендә һаман:
— Жиңеп кайтырбыз! — дигән
антлары.
Җиңү дә килде, тик үзе генә,
Тик үзе генә кире кайтмады.
Юксыналар да туган яклары,
Таңнар барыбер алдан атмады.
Ядкаре булып бер улы калды
һәм калды тагын язган хатлары.
Шушы хатларны укыды кат-кат,
һәрбер сүзенә кадәр ятлады.
Йокысыз күпме төннең шаһиты —
Күз яше сеңгән солдат хатлары.
Ничә ел буе борчып йөрделәр
Ишеккә килеп әрсез ятлары.
Тугры калырга көч бирде аңа
Мәхәббәт тулы солдат хатлары.
Булды аның да бу тол язмыштан
Боегып башын игән чаклары…
— Горур бул, җаным!—дип дәшә
һәрчак
Саргаеп беткән солдат хатлары.
Нури Арсланов
Сугышчы төше
Иркәләнәм кочагыңда
Назлы бер төндә,
Без бәхетле бу чагында,
Без икәү бергә.
Уянам, син юк янымда…
Мин ялгыз түгел:
Автомат кулда, аңымда —
Җиңү дә син гел.
Сибгат Хәким
Йолдыз
Үзәнлектә җилләр уйнап йөри,
Яфракларны куып түбәнгә.
Маңгаенда кызыл йолдыз яна,
Кем ул күмелеп йоклый үләнгә?
Кем ул күмелеп йоклый? Милләте кем?
Кай өлкәдән? Кайсы авылдан?
Иленә булып хезмәт иткән?
Бу сугышка кайчан алынган?
Балалары бардыр, бәлки, аның,
Яшь егеттер, бәлки, кем белгән.
Ләкин безгә менә шунсы ачык:
Туган җире өчен ул үлгән.
Башына ул җылы бүрек кигән.
Туңмас өчен көзге салкыннан,
Карап ята көнбатышка таба
Күчеп барган фронт артыннан.
Сибгат Хәким
Ленинград, сугыш, блокада
Ленинград, сугыш, блокада…
Илдән илгә куды әсирлек…
Кайтты, истә әйткән сүзләре:
Ышанмагач, нигә яшим дип,
Медаль генә үзе югыйсә,
Кояшыдай яна өйләнең.
Бүтәннәрдә күреп уфтанды
Ватан сугышының медален.
Ышанучы кеше син генә,
Коткарсаң син коткәраласың…-
Елый иде бәйрәм көннәрдә
Кочып үзенең ул карт анасын.
Елый иде тотып йөрәген,
Бар икән дип нинди яралар?
Тик анасы салыр шикелле
Йомшак кулы белән ямаулар.
Кеше бер чак дулый-дулый да,
Укыгачтын аңа җеназа,
Кинәт тынып, көтеп ята күк
Үзенә һаман хөкем, бер җәза.
Ята кеше көтеп җиренең
Гаделлекне яклап раславын.
Килде медаль, кабре өстенә
Койды усак соңлап яфрагын.
Роберт Әхмәтҗанов
Солдатлар
Озатып, вокзаллар каршында
Маңгайдан үптеләр аналар.
Тузанлы юллардан үттеләр
Дөньяны күрмәгән балалар.
Балалар керделәр утларга,
Балалар сүз бирде тупларга.
Күпләре, төренеп шинельгә,
Калдылар еракта йокларга…
«Балалар, торыгыз, балалар,
Ашыгыз суына табында!..»
Ничә ел тормыйлар балалар
Иделдә һәм Дунай ярында…
Уятма, йокласын, син ана,
Айларны, елларны санап бар.
Йөрәктә һаман яшь, гел бала–
Кайтмаган солдатлар, солдатлар…
Ана ул йокламый, сабые
Юрганын ачса да уяна.
Аналар йөрәге шикелле,
Мәйданда Мәңгелек ут яна.
Аналар йөрәге шикелле
Ут яна, уйлана, талпына.
Аналар хәтере шикелле
Җил йөри курганнар артында…
Мансур Шиһапов
Җиңү көне җиңел бирелмәде...
Яшь каеннар яфрак ярган чакта,
Яшь каендай зифа егетләр,
Ил бурычын иңнәренә салып,
Утка төренеп, яуга керделәр.
Җиңү көне җиңел бирелмәде,
Җыр җырланмый шөһрәт-дан өчен.
Йөрәк елый Муса, Алиш өчен,
Егермеләп миллион җан өчен!
Тарих шаһит: үлмәс Карбышевлар
Әверелә бозга - ил сатмый.
Татар улы - батыр Газинурлар -
Күкрәкләре белән ут каплый.
Яңгыра, җыр, газиз илем өчен,
Рәхмәт, Ватан, җиңдең, талпындың.
Яңгыра, җыр, горурлыгы булып,
Батырлыгы булып халкымның!
Разил Вәлиев
Сугыш ялкыны
Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья,
Соңгы тапкыр кояш балкыды.
Таң атмады бүген, таң атмады,—
Алды җирне сугыш ялкыны.
Үлем килде җир шарының
Кояш баткан ягыннан.
Ватан өчен утка кердек
Сабантуй мәйданыннан.
Томырылды атта яшь егетләр…
Гомер буе көтәр чын ярлар.
Янса янар, әмма Берлингача,
Берлингача атлар чабарлар.
Европада — канлы сабан туе,
Җирдә бүген — ялкын, көл исе.
Җинү байрагыдай янып калды
Сабантуйның биек сөлгесе.
Мостафа Ногман
Каеннар шаулый
Ал нурларга төренеп, кояш байый,
Үткән юллар килә күңелгә.
Җиңүләрне яулап алган көннәр
Онытылмаслар гомер-гомергә.
Зәңгәр томаннарга күмелеп калды
Без походлар кичкән ул чаклар.
Күптән сүнде Дунай буйларында
Без кабызган очкын учаклар.
Югалтулар алып килде сугыш,
Күпме дуслар кайтмый калдылар.
Шул дусларның йокыларын саклап,
Ак каеннар моңсу шаулыйлар.
Таралыштык илнең кырларына, —
Очрашырбыз микән без тагын?
Сагынам сезне — җиңү юлларыннан
Бергә үткән, солдат дусларым!
Рифгат Закиров
Һаман көтәсең
Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан
Китсәләр дә алар кайтмады.
Алар өчен бары жилләр генә
Ачып-ябып йөрде капканы.
Алар өчен янды ялгыз гына,
Күз нурларын сирпеп еракка.
Тик ил өчен, геройларча, дигән
Хәбәр генә кайтты бу якка.
Хәбәр генә кайтты бу якларга
Ядкарь булып газиз анага…
Һәм ир даны кайтты югалмыйча,
Мәңгелек ут булып янарга.
Кави Нәҗми
Җиңеп кайт!
Чулпан калка, таң ата,
Кыз сөйгәнен озата,
Исән барып, исән кайт,
Дошманнарны җиңеп кайт!
Миннән сиңа теләк шул —
Ил мактарлык үрнәк бул.
Мин тагын телим сиңа —
Үткенлек кылычыңа.
Быргы уйный еракта,
Туплар сөйләшкән якта.
Егет китте шул якка,
Атланып аргамакка.
Теләр идем тагын да,
Бик сагынган чагында, —
Язып җибәр сәлам-хат!
Сау бул, җиңеп кайт!
Роберт Миңнуллин
Саклап калыйк җирне!
Әгәр сугыш булса, яңадан да
Җир сыкраныр авыр ярадан.
Яшь егетләр китәр яу кырына,
Кайтмас өчен өйгә яңадан.
Әгәр сугыш булса, тагын ятим
Калыр безнең газиз аналар.
Күпме туйлар булмый калыр илдә,
Тумый калыр күпме балалар!
Без сугышны әле онытмадык,
Китмәс тә ул безнең күңелдән,
Чөнки анда, чөнки анда без дә ятып калдык,
Анда безнең кан да түгелгән.
Яклап калыйк җирне сугышлардан,
Саклап калыйк җирне үлемнән!
Әгәр сугыш булса, ул чагында
Читләп үтмәс үлем безне дә.
Каһәр суккан сугыш мәрхәмәтсез, —
Аямас ул беребезне дә!
Беребез дә теләмибез кабат
Сугыш утларына керергә.
Менә шуңа күрә кирәк безгә
Тынычлыкның кадерен белергә!
Самат Шакир
Яраннар чәчәк аткан
Тәрәзәгә баккан да,
Ялгыз ана моңлана,
Жыерчыклы кулына
Энҗе яшьләре тама.
Авыр сугыш еллары
Мангаен сырлап үткән.
Өй түрендә диварда
Дүрт рәсем тора күптән.
Батырлар кая киткән?
Бик авыр еллар үткән…
Матчага кыстырылган
Дүрт кәгазь кибеп беткән.
Яраннар чәчәк аткан.
Тик ана уйга баткан,
Өч малаен, ирен ул
Изге яуда югалткан…
Равил Фәйзуллин
Кичер кайта алмавымны…
Язмышымны белми
Озак көткәнсеңдер.
Кайтыр, диеп,
Өмет иткәнсеңдер.
Илгә кайтасылар
Килми идеме соң!
Гомер киселүен
Тели идемме соң?
Кичер, әнкәй, мине,
Кичер, әнкәй, кичер!
Яу кырыннан
Кайта алмавымны…
Кичер, әнкәй, кичер
Чит ил туфрагында
Мәңгелеккә
Ятып калганымны…
Сугыш фаҗигасын
Онытмасын еллар.
Язмышлары миндәй —
Миллионнар!
Барсын илгә бирдем, —
Күпме көчем булды,
Һәлак булуым да
Халкым өчен булды.
Муса Җәлил
Тик булса иде ирек
Карлыгач булса идем.
Канат кагынса илем.
Җидегән йолдыз батканда,
Чулпан йолдыз калыкканда,
Туган илем, якты өем,
Очып сиңа кайтыр идем
Сызылып таңнар атканда.
Йә булсам алтын балык.
Ак дулкыннарын кагып.
Ярсып дәрья акканда.
Ташып ярдан ашканда.
Таң сөмбелем, нечкә билем.
Йөзеп сиңа кайтыр идем
Күлне томан япканда.
Булсам житез аргамак.
Көмеш ялымны тарап.
Тан жилләре искәндә.
Үләнгә чык төшкәндә,
Чулпан кызым, таң йолдызым.
Чабып сиңа кайтыр идем.
Гөлләр хуш ис сипкәндә.
Юк, барсыннан да элек.
Тик булса иде ирек:
Кылчым булса кынымда.
Карабиным кулымда.
Сине саклап, туган жирем.
Мин ирләрчә үләр идем
Данлы сугыш кырында.
Разил Вәлиев
Егерме миллион
Балалар уйныйлар «сугышлы» уены,
Сугыш ул — аларга тик уен.
Ә минем уемда кайтмыйча калганнар —
Егерме миллион, егерме миллион.
Тол килеш картайды, агарды чәчләре,
Ишләрен тапмады күп куен.
Куенга алыр да терелтер идем мин…
Егерме миллион, егерме миллион.
Яз килгәч шыталар кан төсле чәчәкләр,
Котлыйлар Җиңүне — ил туен.
Мәйданда ут яна, мәйданда — чәчәкләр…
Егерме миллион, егерме миллион.
Карыйм да кояшка, эндәшәм дөньяга:
Тынычмы күңелең, ни гамең, ни уең?
Мин түгел, мин түгел, эндәшә дөньяга
Егерме миллион, егерме миллион!
Риф Мифтахов
Әти хатлары
Сугыш бетеп, илгә җиңү килде,
Күп әтиләр кире кайтмады.
Сандык төпләрендә саргайдылар
Окоплардан язган хатлары.
Кайтыр дигән өмет белән калды
Якыннары, туган яклары.
Ә безгә тик истәлеккә калды
Өчпочмаклы әти хатлары.
Газиз әнкәм, балам укыр, диеп,
Ак әманат итеп саклады.
Әниемнең кайнар яше тамган
Әле дә исән әти хатлары.
Муса Җәлил
Сугыштан соң
Май аенда тагын җыйналырбыз,
Кызыл шәраб килер табынга.
Бокалларның көмеш чыңы белән,
Табын җыры яңрар тагын да.
Өстәл тулар җанлы чәчәк белән,
Чәчәк төсле кызлар, усаллар!
Каш кырыен гына үпкән булып,
Котлап безнең кулны кысарлар.
Кайберәүләр булмас бу табында,
Алар урыны шулай буш калыр.
Һәм беренче бокал күтәрелер
Исеме белән батыр дусларның.
Бик күңелле булыр бу очрашу,
Шундый авыр көннәр кичереп.
Без шәрабтан түгел,
ә шатлыктан
Җырлашырбыз, бәлки, исереп.
Тик күп түгел,
каплап бокалларны,
Без табыннан бергә кузгалып,
Юнәлербез дуслар каны тамган
Киң кырларга, җиңне сызганып.
Ватык юллар, янган зур калалар
Без килгәнне көтеп яталар.
Уянсыннар батыр тракторлар,
Уйнасыннар кулда балталар.
Кырны тутрып алтын бодай үссен,
Ауган йортлар торып бассыннар.
Җиңгән илнең хезмәт тире белән
Кырлар, көлеп, чәчәк атсыннар.
1943, октябрь
Муса Җәлил
Кызыл ромашка
Иртәнге таң нурыннан
Уянды ромашкалар.
Елмаеп, хәл сорашып,
Күзгә-күз караштылар.
Назлады җил аларны
Тибрәтеп ак чукларын,
Таң сипте өсләренә
Хуш исле саф чыкларын.
Чәчкәләр, кәефләнеп,
Җай гына селкенделәр.
Һәм кинәт шунда гаҗәп
Бер яңа хәл күрделәр.
Ерак түгел моңаеп
Утыра ромашка кызы,
Тик чуклары ак түгел,
Кан шикелле кып-кызыл.
Ромашкалар бар да ак,
Аерылмый бер-береннән;
Ничек болай берүзе
Ул кызылдан киенгән?
Әйттеләр: «Син, сеңелкәй,
Ник үзгәрдең? Нишләдең?
Нигә кызыл чукларың?
Нидән алсу төсләрең?»
Әйтте кызыл ромашка:
«Төнлә минем яныма
Ятып батыр сугышчы
Атты дошманнарына.
Ул берүзе сугышты
Унбиш укчыга каршы;
Чигенмәде, тик таңда
Яраланды кулбашы.
Аның батыр ал каны
Тамды минем чукларга.
Минем кызыл күлмәгем
Бик охшады Чулпанга.
Егет китте, мин калдым
Канын саклап чугымда,
Көн дә аны сагынып
Балкыйм мин таң нурында».
Хәсән Туфан
Сугыш...
Беркем дә юк якын-тирәдә:
Үтереп китте сугыш һәммәсен, -
Апаларын, казны, әннәсен...
“Чү, елама, бәгырем”, - дияргә
Беркем дә юк якын-тирәдә.
Җирдә ята алар... дәшмичә...
Күлмәкләрен җилпи җил генә;
Битләренә кунган черкигә,
Чебенгә дә “көш!” дип әйтмичә,
Җирдә ята алар дәшмичә.
Ул инде күп елап карады:
“Эчәсем бик килә, әни, бик,
Өебезгә кайтыйк әле”, - дип,
“Корт тешли, - дип, - нәни апаны”, -
Ул инде күп елап карады.
Тагын бер кат эндәшә бала:
“Нәни апа, дәү апа, әйдә,
Тор әле, тор, башымны бәйлә:
Күлмәгемә кан тия, апа!”
Ә апалар дәшмиләр аңа.
Күзләренә йокы эленә.
“Ә йокларга ярамый әле:
Бүремедер сагалый аны,
Еланмыдыр куак төбендә...”
Күзләренә йокы эленә.
Килә менә төштә әбисе,
Табагачын тотып кулына:
“Кем тиде, - дип, - минем улыма?
Кай ананың явыз хәсисе?!” –
Һәм каядыр йөгерә әбисе.
Килеп чыга менә абыйсы! –
Ак күбеккә баткан айгырда!
“Син, энем, - ди, - бер дә кайгырма;
Мин аларны кырдым ярыйсы!” –
Һәм сугышка чаба абыйсы.
Ә беркем юк якын-тирәдә:
Үтереп киткән сугыш һәммәсен, -
Апаларын, казны, әннәсен...
“Чү, елама, бәгырем”, - дияргә
Беркем дә юк якын-тирәдә.
Ята алар җирдә дәшмичә,
Битләрендә йөргән кортка да,
Күзләренә кунган кошка да –
Берсенә дә “көш!” дип әйтмичә,
Җирдә ята алар дәшмичә.
Сугыш килеп китте бу җиргә,
Нәрсә күрсә, шуны яндырып.
Күмер, көл һәм үлек калдырып
Янган-көйгән таллар төбендә.
Сугыш килеп китте бу җиргә.
Марат Таҗетдинов
(Госман Әхмәтҗанов тәрҗемәсе)
Җир йөзендә әкият бар
Таңда исеп куя җил,
Чал дулкынны куа җил —
Сөйлә, дип, әкият, җырла бер
Торналар турында җыр,
Гел тормышка үрелгән
Кыз турында,
Сугыш өзгән тынлык турында,
Яшьләй сынган канат турында…
Күкләрне иңләп, очалар иңрәп
Кәгазь торналар,
Ак кәгазь торналар.
Җир йөзендә әкият бар,
Җир йөзендә хәсрәт бар…
Хәсрәт ул кайчан да сүнми,
Күңелдә һич сүрелми,
Хиросима көлендә
Саклана ул,
Җырлый ана бишек җырында
Улларының бәхете турында…
Күкләрне иңләп, очалар иңрәп
Кәгазь торналар,
Ак кәгазь торналар.