![Сугыш турында җырлар](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2025/1/31/c9549efa97bb740f23c33331e1f07b23.jpg)
Син кайтмадың
Сәхаб Урайский сүзләре, Мансур Мозаффаров көе
Бакчаларда гөлләр чәчәк атты,
Тормышыбыз кебек ямьләнеп.
Урман күлләренә аккош кайтты,
Сандугачлар килде әйләнеп.
Сандугачлар килде, аккош кайтты,
Син кайтмадың киткән җиреңнән.
Аккош китәр урман күлләреннән,
Син китмәссең минем күңелемнән.
Аккош китәр килгән якларына,
Һаваларда канат кагынып...
Бик ямансу булган чакларымда
Кемгә карыйм, сине сагынып.
Дошман явын тар-мар иткән чакта,
Йөрәгеңнән кайнар кан тамды.
Үзең үлсәң, матур исемең калды,
Киң Ватанга даның таралды.
Әлфия Авзалова җырлый
Юксыну
Сибгат Хәким сүзләре, Шакир Мәҗитов көе
Күз карашым нинди уйчанланды,
Син беләсең микән юк, микән;
Син киләсе юлдан күзем алмый
Сине көтәм, иркәм, кич-иртән.
Яратам мин, әйтмим генә аны,
Син йөрәкне минем белмисең,
Кошлар кайта безгә, син һаман юк,
Син һаман юк, никтер килмисең.
Сагынуымны төннәр утырып язган
Хатлар гына басар, дисеңме?
Юк, басалмый, сөйгән җырларыма
Сыйдыралмыйм хәзер хисемне.
Син укыган мәктәп буйларыннан
Моңсу гына карап үтәм мин,
Иптәшләрең белән шау-гөр килеп
Күренерсең, дип өмет итәм мин.
Көзге яңгыр ява, таш урамда
Басып торам чатта ышыкланып;
Берәр җирдән менә кинәт кенә
Син чыгарсың кебек, шатланып.
Бәйрәм көннәрендә күзем алмыйм
Поход колоннасы өстеннән;
Күпме кеше агыла, ничек тә мин
Таныр идем, булсаң, төсеңнән.
Бакчабызда шомырт агачлары
Җәй буена сине көттеләр;
Син килмәдең, көзге җилләр инде
Яфракларын җиргә сиптеләр.
Бу – вакытлы гына юксынуым,
Дусларымның исе китмәсен;
Тик ярата белгән кеше генә
Сагына шулай үзенең иптәшен.
Айгөл Хәйри җырлый
Солдатлар
Роберт Әхмәтҗанов сүзләре, Фәтхерахман Әхмәдиев көе
Озатып вокзаллар каршында
Маңгайдан үптеләр аналар.
Тузанлы юллардан үттеләр
Дөньяны күрмәгән балалар.
Балалар керделәр утларга,
Балалар сүз бирде тупларга.
Күпләре, төренеп шинельгә,
Калдылар еракта йокларга.
«Балалар, торыгыз, балалар,
Ашыгыз суына табында…»
Ничә ел тормыйлар балалар
Иделдә һәм Дунай ярында…
Уятма, йокласын, син, ана,
Айларны, елларны санап бар:
Күңелдә һаман яшь, гел бала –
Кайтмаган солдатлар, солдатлар.
Ана ул йокламый, сабые
Юрганын ачса да уяна.
Аналар йөрәге шикелле
Мәйданда мәңгелек ут яна.
Аналар йөрәге шикелле
Ут яна, уйлана, талпына.
Аналар хәтере шикелле
Җил йөри курганнар артында
Асаф Вәлиев җырлый
Гармун
Резеда Вәлиева сүзләре, Луиза Батыр-Болгари көе
Авыл өстенә авыр моң ята:
Кемдер, өздереп, гармун уйната,
Гармуны гүя үксеп елыйдыр,
Авыл, тын калып, аны тыңлыйдыр.
Моңга сусаган ялгыз урамнар,
Гүя онытылып, тынып калганнар...
Кем йөри шулай гармунын тартып,
Ялгыз йортларда сагыш уятып?
Әй гармун, гармун, уйнама юкка,
Моңлы җаннарны елатма, тукта.
Уйнама, гармун, җитте, кирәкми.
Әрнетмә җанны, өзмә үзәкне...
Туган авылның тын урамнары
Оныткан инде гармун моңнарын.
Онытсын инде, уйнама юкка,
Сүнгән йөрәкне уятма, тукта.
Уйнама, гармун, җитте, кирәкми,
Әрнетмә җанны, өзмә үзәкне...
Өзмә үзәкне, сүнсен өметләр.
Кайтмаска киткән моннан егетләр,
Алар мәңгегә чит җирдә калган,
Газиз аналар сагынып арган.
Газиз аналар сагынып арган,
Аналар авыр йокыга талган...
Уйнама, гармун, җитте кирәкми,
Әрнетмә җанны, өзмә үзәкне…
Зәйнәп Фәрхетдинова җырлый
Җиңеп кайт!
Кави Нәҗми сүзләре, Заһид Хәбибуллин көе
Чулпан калка, таң ата,
Кыз сөйгәнен озата,
Исән барып, исән кайт,
Дошманнарны җиңеп кайт!
Миннән сиңа теләк шул –
Ил мактарлык үрнәк бул.
Мин тагын телим сиңа –
Үткенлек кылычыңа.
Быргы уйный еракта,
Туплар сөйләшкән якта.
Егет китте шул якка,
Атланып аргамакка.
Теләр идем тагын да,
Бик сагынган чагында, –
Язып җибәр сәлам-хат!
Сау бул, җиңеп кайт!
Зөһрә Шәрифуллина җырлый
Хәтерлә син, иркәм
Шакир Мәҗитов көе һәм сүзләре
Сызылып зәңгәр таң атты,
Кошлар канатын какты,
Сау бул, дидең син миңа,
Жәйге бер таңда.
Ялгыз сандугач ул да,
Безнен кавышуны күргәч,
Өзелеп-өзелеп сайрады,
Кунып (басып) яшь талга.
Хәтерлә син, иркәм,
Аерылган таңнарны,
Һич бер вакыт сөймәм, дидең,
Башка ярларны.
Хатлар язармын, дидең,
Бик сагынырмын, дидең,
Истәлегем булсын, дип,
Ал яулык бирдең.
Ярымның бүләге дип,
Йөрәгем ялкыны дип,
Канлы көрәш кырында,
Саклап мин йөрттем.
Хәтерлә син, иркәм,
Аерылган таңнарны,
Жиңеп кайт, дидең син миңа,
Дошман яуларны.
Дошман явын туздырып,
Кайттым илгә талпынып,
Аерылгандагы кебек,
Жәйге бер таңда.
Сандугачлар да әнә,
Безнен кавышуны күреп,
Өзелеп-өзелеп сайрыйлар,
Басып талларга.
Рәхмәт сиңа, иркәм,
Каршы алдың, иркәм,
Биргән вәгъдәңдә торгансың,
Кадерлем, иркәм.
Айдар Фәйзрахманов һәм Римма Ибраһимова җырлый
Артиллерист Гыйльфан
Сибгат Хәким сүзләре, Сара Садыйкова көе
Кулларын ул тезләренә салган,
Кулларында шундый тамырлар.
Күз төшерү белән карт солдатлар
Бергә узган юлны танырлар.
Уйнатты ил азатлыгы өчен
Кулларында авыр тупларны.
Туплар, туплар дүрт ел буе Җирдә
Белмәделәр һич тә туктауны.
Тәрәзәдә кичке шәфәкъ яна,
Менә бит ул яшьлек син кайда.
Кичке шәфәкъ артиллерия утын
Хәтерләтеп яна Гыйльфанга.
Бар микән ул шәфәкъ нурларына
Күп караучы кеше Гыйльфаннан.
Үткән гомер үкенечле түгел,
Сау, исән-сау булып ил калган.
Көтәм сине
Әхмәт Ерикәй сүзләре, Сара Садыйкова көе
Син кайларда йөрисең икән,
Алтыным, көләч йөзле иркәм?
Кайтырсың дип мин өмет итәм.
Мин сине һаман көтәм, көтәм.
Сагыналар сине матур кошлар,
Сагыналар сине якын дуслар.
Күңелем эзли сине кич-иртән,
Мин сине һаман сагынып көтәм.
Китмисең минем йөрәгемнән,
Төшмисең минем телләремнән.
Көн саен, сәгать саен, иркәм,
Мин сине һаман көтәм, көтәм.
Кайт, иркәм, тизрәк-тизрәк миңа,
Синнән башка юк тормыш миңа.
«Көт, иркәм, кайтам», дигән сүзең
Музыка төсле тоела миңа.
Руслан Дәминов һәм Зилә Сөнгатуллина җырлый
Без — тынычлык сакчылары
Нәби Дәүли сүзләре, Сара Садыйкова көе
Без җиргә орлык чәчәбез,
Игеннәр гөрләп үсәр.
Икмәк белән табыннарда
Кеше бәхетле яшәр.
Без тимер корыч коябыз,
Сабаннар ясар өчен.
Кулларга корал тотабыз
Ватанны саклар өчен.
Без әле исән чагында
Планетаның тынмас сулышы.
Без — тынычлык сакчылары,
Булдырмабыз Җирдә сугышны.
Фәхри Насретдинов җырлый
Өченче көн тоташ кар ява
Мостай Кәрим сүзләре, Сара Садыйкова көе
Өченче көн җепшек кар ява,
Өченче көн тоташ, өченче көн
Әрни минем иске бер яра.
Өченче көн тоташ кар ява.
Тимер ярчык яра төбендә.
Тимер ярчык йөри тәнемдә.
Әйтерсең» карт гөнаһ иясе
Әйләнгәләп куя кабердә.
Шуңа күрә әрни ул яра:
Өченче көн тоташ кар ява.
Икебезгә тиде берьюлы
Бер минаның ике ярчыгы.
Берсе калды сержант Фоминда,
Икенчесе — минем тәнемдә.
Карлар эрер, җылы җил иссә,
Карлар китеп барыр, яз килсә;
Бәлки үчем кимер дошманга,
Тәнемдәге тимер эресә.
Унтугыз ел әрни ул яра,
Өченче көн тоташ кар ява.
Илһам Шакиров җырлый
Кояш чыккан якта — баткан якта
Рамазан Байтимеров сүзләре, Сара Садыйкова көе
Сугыш уты кинәт каплап алды
Тыныч иртә, аяз ал таңны.
Ил уллары бердәм яуга китте
Саклар өчен газиз Ватанны.
Күп батырлар илгә җиңеп кайтты,
Ә берәүләр ятып калдылар.
Кояш чыккан-баткан якка карап,
Көтә-көтә күзләр талдылар.
Җан коелды, азмы кан коелды,
Авыр көрәш барган якларда.
Бәлки шуңа кояш кызарадыр
Чыккан чакта, баткан чакларда.
Фәхри Насретдинов җырлый
Әйләнеп кайтыгыз
Мансур Шиһапов сүзләре, Рим Хәсәнов көе
Агыла тын гына,
Җыр булып моң гына,
Кемнәрдер кайларга китәләр…
Сагыштан янганнар,
Яшьләре тамганнар
Юлларда өзелеп көтәләр.
Күңелдә йөргән яр,
Төшләргә кергән яр,
Кайсыбыз сагынмый, әйтегез?!
Яшьлекнең таңына,
Вәгъдәләр хакына
Тизрәк әйләнеп кайтыгыз.
Парлылар бергәләп,
Йөрәкне телгәләп,
Күңелне әрнетеп үтәләр.
Олы юл чатында
Күрешү көннәрен
Ялгызлар зарыгып көтәләр.
Туган җир тарта ул,
Исәннәр кайта ул,
Кавышу көннәрен беләләр.
Хәбәрсез югалган
Дусларын юллардан
Тол кызлар һаман да көтәләр.
Асаф Вәлиев җырлый
Солдатым
Мостафа Ногман сүзләре, Сара Садыйкова көе
Кыр казлары китте
Диңгез буйларына,
Кыр казлары китте тезелеп,
Син дә бәгърем, киттең,
Бик ямансу иттең,
Мин озатып калдым өзелеп.
Карлы салкын кышта,
Торасыңдыр постта,
Уйлыйсыңдыр туган якларны,
Ә мин иртә-кич тә,
Онытмыймын һич тә
Бергә йөргән матур чакларны.
(Синен белән булган чакларны.)
Хатлар язам сиңа,
Сәләм юллыйм сиңа,
Таң жилләре тизрәк илтсәннәр,
Нык бул хезмәтеңдә,
Мәхәббәтең көн дә
Сине генә көтә, дисеннәр.
Айлар агылып үтәр,
Кайтыр көнең җитәр,
Тормышыбыз матур, илдә тын.
Күрешербез тиздән,
Бәхет китмәс бездән,
(Бәхет китмәс бездән, күрешү килер тиздән)
Зифа буйлы батыр солдатым!
Айгөл Гардисламова җырлый
Ялгыз ана
Гүзәлия көе һәм сүзләре
Зар елады ана өзелеп-өзелеп,
Югалтты ул бердәнбер баласын.
Язмыш тартып алды, жәлләмәде,
Кызганмады улын, анасын.
Каеннарны кочты ана,
Каенлыкта ул адашты.
Кайрыларын сыйпый, назлый,
Балам диеп саташты.
Өзгәләнде ана, күз алдыннан
Китми сабый чагы баланың.
Алып китте язмыш, йотты сугыш,
Утлы җиле йотты баланы.
"Казан егетләре" җырлый
Яраннар чәчәк аткан
Самат Шакир сүзләре, Фасил Әхмәтов көе
Тәрәзәгә баккан да,
Ялгыз ана моңлана,
Жыерчыклы кулына
Энҗе яшьләре тама.
Авыр сугыш еллары
Мангаен сырлап үткән.
Өй түрендә диварда
Дүрт рәсем тора күптән.
Батырлар кая киткән?
Бик авыр еллар үткән…
Матчага кыстырылган
Дүрт кәгазь кибеп беткән.
Яраннар чәчәк аткан.
Тик ана уйга баткан,
Өч малаен, ирен ул
Изге яуда югалткан…
Гөлнур Урманчеева җырлый
Кайту
Марсель Галиев сүзләре, Луиза Батыр-Болгари көе
Олы юлдан яуга киткән чакта
Таң җиленнән томан таралды.
Авыл башындагы куш наратка
Атлар да бит борылып карады.
Һаваларда торна тавышлары,
Ишетелә канат кагышлары.
Кошларда да кеше язмышлары,
Чит җирләргә китеп барышлары.
Туган якның хәбәрләрен белдек
Ызаннардан искән җилләрдән.
Күпләребез олы юлдан кире
Кайталмады ерак илләрдән.
Хәйдәр Бигичев җырлый
Сугыш ялкыны
Разил Вәлиев сүзләре, Рәшит Абдуллин көе
Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья,
Соңгы тапкыр кояш балкыды.
Таң атмады бүген, таң атмады,—
Алды җирне сугыш ялкыны.
Үлем килде җир шарының
Кояш баткан ягыннан.
Ватан өчен утка кердек
Сабантуй мәйданыннан.
Томырылды атта яшь егетләр…
Гомер буе көтәр чын ярлар.
Янса янар, әмма Берлингача,
Берлингача атлар чабарлар.
Европада — канлы сабан туе,
Җирдә бүген — ялкын, көл исе.
Җинү байрагыдай янып калды
Сабантуйның биек сөлгесе.
Хәйдәр Бигичев җырлый
Кыр казлары
Абдулла Алиш сүзләре, Азат Хөсәенов көе
Бүген таңда күрдем кыр казларын,
Көнчыгышка таба киттеләр.
Канат җилпи-җилпи каңгылдашып,
Тигез сафка тезелеп үттеләр.
Әйтер идем, әгәр телен белсәм,
Әманәтем алып кит, диеп.
Туган авылым аша юллар тотсаң,
Сөйгәнемә сәлам әйт, диеп.
Бүген таңда күрдем кыр казларын,
Көнчыгышка таба киттеләр.
Канат җилпи-җилпи каңгылдашып,
Тигез сафка тезелеп үттеләр.
Юллар озын сезнең, кыр казлары,
Урал таулар аша чыгарсыз.
Канатыгыз сезнең тузанланса,
Агыйделгә төшеп юарсыз.
Зәйнәб Фәрхетдинова җырлый