Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сугыш турында шигырьләр

«Интертат» татар шагыйрьләренең 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында иҗат иткән шигырьләрен тәкъдим итә.

news_top_970_100
Сугыш турында шигырьләр
Михаил Захаров / "Татар-информ" архивы

Гадел Кутуй
ТУГАН ИЛ

И туган ил, и матур ил,
Калдың бездән еракта,
Калсаң да бездән еракта,
Күңелдә син һәрчакта.

Суың тәмле, кырың ямьле,
Шифалы һаваларың,
Сугышларда дан казанды
Синең батыр улларың.

Искә төшә җәйге таңнар...
Рәхәт иде ул чаклар,
Бүген дә әле янадыр күк
Без кабызган учаклар.

Искә төшә бәйрәмнәрең,
Табыннарың, казларың,
Бер карауда гашыйк иткән
Зифа буйлы кызларың.

Искә төшә кышкы көннәр,
Җем-җем иткән карларың,
Һәр аш саен кул күтәреп
Дога кылган картларың.

И данлы ил, и шанлы ил,
Син – минем туган илем,
Киткән чакта эчкән суың
Тәме авызда минем.

И туган ил, и матур ил,
Нур күмә калаларың,
Һәр иртә-кич сине, илем,
Сагына балаларың.

Безне озаткан сукмакларны
Капламасын үләннәр,
Яз кайтмасак, көз кайтырбыз,
Сез көтегез, сөйгәннәр!
(Хәрәкәттәге армия. Берлин юлы, 1943 ел)

Салих Баттал
ФРОНТТА

Фронт әле ерак. Самолетның
Бушатарак төшеп тезгенен,
Очам... Үзем уйлап куям эчтән,
Күпме калганлыгын бензинның.

Дошман фронтында ныгытмалар
Бер-бер артлы харап булганын
Күреп масаям да, уйлап куям,
Күпме калганлыгын бомбамның.

Дошман истребитель куа мине.
Тынычлыгын җуймыйм күңелемнең,
Оча бирәм, уйлап та карамыйм
Күпме калганлыгын гомеремнең.
(1944 ел)

Муса Җәлил
БУЛА КАЙЧАК

Була кайчак гаҗәп күңел каты,
Бернәрсәгә юньләп ис китми.
Үлем җиле исә күңел гөленә,
Яфрагын да ләкин селкетми.

Йөздә бары мәгърур көлемсерәү,
Уйдан ерак дөнья мазасы.
Шул вакытта менә әллә нигә
Тик язасы килә, язасы!..

Үтерсәгез, әйдә, үтерегез!
Котырыгыз аннан, биегез!
Тик шагыйрьгә кара китерегез
Һәм кулына каләм бирегез!
(1943, ноябрь)

Фатих Кәрим
ВАТАНЫМ ӨЧЕН

Бәлки, бу хат соңгы хатым булыр,
Иң дәһшәтле утка керәмен,
Шулай була калса, кояшны да
Бүген соңгы тапкыр күрәмен.

Мин сугышка керсәм, дошманымның
Йөрәгенә төзәп атамын;
Үзем үлсәм, балаларым кала
Минем гомерем булып, Ватаным.

Кала дөнья, кала бар матурлык,
Ал чәчәкләр кала болында,
Чәчәкләргә төренеп эзем кала,
Җырым кала үткән юлымда.

Үләм икән, үкенечле түгел
Бу үлемнең миңа килүе,
Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен
Сугыш кырларында үлүе.
(1942)

Нух Идрисов
БЕЗ ҖИҢӘРГӘ КИЛДЕК БУ ҖИРГӘ!

...Карелиянең алтын иртәсендә
Тапшырдылар синең хатыңны.
Хисләремдә – ташкын,
Йөрәгемдә – ялкын,
Шатлыгымнан күңелем очынды!
Хатың ачып укыйм... Һәр сүзендә –
Шундый көчле, якты мәхәббәт!..
Күктә йөзә сихри ак болытлар,
Күл өсләре – зәңгәр зөбәрҗәт...
Менә – сигнал! Батарея ата,
Кузгалабыз хәзер һөҗүмгә.
Без алырбыз таш каланы, тауны –
Без җиңәргә килдек бу җиргә!
Сугыштан соң Җиңү бәхете белән
Хат язармын сиңа, гүзәлем!..
Башың имә, яшькә чыланмасын
Мине сөйгән кара күзләрең!
(1943 ел, 10 февраль)

Зәки Нури
ПАРТИЗАН ЯЗМАЛАРЫ. ТЕЛӘК

Мин бу яуда, бәлки, күп йөрермен,
Белмим, бәлки, пуля эләгер...
Тик ун ярам булса да, үлемне
Кабул итмәс минем йөрәгем.

Мин яшәргә телим шатлык өчен,
Мин яшьлекнең яшәвен телим.
Фашистларның тылларында көчем
Яшен булып яшьнәвен телим.
(1941 ел)

Нур Баян
***

...Минем өстән пуля яуса да,
Җәрәхәттән каннар тамса да –
Халкым өчен постта торырмын,
Халкым өчен туры булырмын.

Авырлыклар миңа килсә дә,
Барыр юлым дошман киссә дә –
Тереләй бирелмәмен дошманга,
Хыянәт итмәм Татарстанга!

Кая гына аяк бассам да,
Тик бер генә пуля атсам да –
Сөйгән халкым өчен барысы да,
Туры улың, халкым, мин сиңа.
(Украина даласы, 1943 ел, июнь)

Нур Баян
***

Хат язсам да инде бармас төсле,
Ахры ерак киттем илемнән,
Бала чакларымда уйнап йөргән,
Чия чәчәк аткан җиремнән.

Ерак киттем. Бөдрә чәчле таллар
Көтәләрдер таныш җырчысын,
Көтәләрдер кырлар, биек таулар
Шат күңелле еллар юлчысын.

Борчылмагыз, мине белгән дуслар,
Шат җырчыгыз сезне онытмас,
Бер кайтыр ул якты кояш сыман,
Дошманнарны җирдән корыткач.
(Донец, 1943 ел, май)

Кави Нәҗми
ҖИҢҮ КӨНЕ

Җир тетри, чайкала;
Күк йөзе – алсу ут.
Яңгырый башкала
Тупларыннан салют.
Яктыра ерактан
Мавзолей мәрмәре:
Ишетелә һәр яктан
Зур Җиңү хәбәре.
Көн нинди, күр, ямьле,
Күк нинди саф, аяз.
Сагынган бәйрәмне
Китерде безгә яз.
Яз көне урманда
Шаулаган җил кебек,
Җыр гөрли урамда:
– Без җиңдек!
– Без җиңдек!
Шатлыклы зур бәйрәм,
Тантана һәр өйдә,
Дан сиңа һәм сәлам,
Каһарман Армия!
(1945 ел, 9 май)

Зәки Нури
РАЗВЕДКА ҖЫРЫ

Салкын җил өрә,
Кышкы төн озын...
Бары син генә,
Котып йолдызым, –

Хис һәм уема
Ягымлы юлдаш.
Маяк бул син миңа –
Еракка юл ач!

Урманнар үскән
Якка турылап илт.
Ул җирләр күптән
Мине көтә бит.

Урманда, төнге
Учак янында,
Җырлы, күңелле
Күмәк табында.

Туганнар, дуслар
Мине көтәдер.
Мин алар кушкан
Эшне үтәдем.

Фашистны куып,
Өермә булып,
Үтәрбез тиздән
Мин салган эздән!

Минем юлдан да
Кышкы төн озын...
Якынмы таңга,
Котып йолдызым?

Минем юлымда
Җемелди ак кар.
Минем кулымда
Автоматым бар.

Җил – йомшак канат
Сирпелә йөзгә.
Эзләп һәм карап
Тормыйм бер эз дә.

Очам шыелдап –
Юлым озын, тар.
Ике канатым –
Бер пар чаңгым бар.

Монда мин белгән
Юллар сөенечле.
Илемне сөйгән
Өчен мин көчле.
(1942 ел)

Демьян Фәтхи
АТЫШ ТЫНГАН МИНУТЛАРДА

Кичке атыш тынган минутларда,
Казан, сиңа сагынып хат язам,
Гади бер солдатның хаты итеп,
Каршы ал һәм җавап яз, Казан!

Кайсы адресыңа җибәрсәм дә,
Почта кемгә илтеп бирсә дә,
Кайсы гына гражданың укыса да,
Кемнән генә җавап килсә дә –
Барыбер. Иске дуслар сыман
Язышырбыз. Чөнки бу көннәр –
Кош теледәй хат та халкыбызның
Зур бердәмлек байрагы булып җилфердәр.

Дары исе сеңгән конвертыма
Йөрәгемнең бер бөртеген саламын,
Һәм ул илтер Волга яры – Сталинград сугышларын
Кичкән сугышчыларның сагыну сәламен.
Син алып бар Дон сулары үткән
Сугышчының иң кадерле уйларын,
Почмагында кунган тузан хәтерләсен
Украинага илткән сугыш юлларын.

Син хәтерләт Төньяк Донец суын
Сугышып кичкән канлы таңнарны.
Сандугачлы урманнары буйлап
Тынмый йөргән туплар яңравын.

Атыш кыза.
Хатым тагын бүленә,
Куллар тагын минометка ябыша.
Хат бүленми!
Юллар дәвам итә
Шаулап киткән мина тавышында.
(1943 ел)

Равил Фәйзуллин
ХӘТЕР
(Ветеран җыры)

Гомер узган саен тынмый күңел –
Үткәннәргә хәтер еш кайта.
Тыныч көндә авыр тойгы булып,
Сугыш яраларын кузгата.

Әй син, Хәтер, гомер язларыннан
Безнең яшьлекләрне чакырып ал!
Җырлыйк әле!
Безнең бу көйләрдә
Кайтмый калганнарның хакы бар!

Көрәшләргә чыктык ил чакыргач,–
Газиз башлар ниләр күрмәде!
Нинди генә суны кичмәдек тә,
Нинди генә утка кермәдек!

Әй син, Хәтер, гомер язларыннан
Безнең яшьлекләрне чакырып ал!
Җырлыйк әле!
Безнең бу көйләрдә
Кайтмый калганнарның хакы бар!

Еллар арты еллар агалар...
Тормыш үзәгендә – яңалар.
Сорый Хәтер, безнең үткәннәргә
Тугрылыкны саклыймы алар?

Әй син, Хәтер, гомер язларыннан
Безнең яшьлекләрне чакырып ал!
Җырлыйк әле!
Безнең бу көйләрдә
Кайтмый калганнарның хакы бар!

Фатих Кәрим
СӨЙЛӘР СҮЗЛӘР БИК КҮП АЛАР…

Сөйләр сүзләр бик күп алар,
Иренмичә сөйләсәң;
Озын сүзнең кыскасы шул:
Күп яшәргә теләсәң,

Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла,
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була.

Абдулла Алиш
КЫР КАЗЛАРЫ

Бүген таңда күрдем кыр казларын,
Көнчыгышка таба киттеләр.
Канат җилпи-җилпи каңгылдашып,
Тигез сафка тезелеп үттеләр.

Юллар озын сезнең, кыр казлары,
Урал таулар аша чыгарсыз.
Канатыгыз сезнең тузанланса,
Агыйделгә төшеп юарсыз.

Әйтер идем, әгәр телен белсәм,
Әманәтем алып кит, диеп.
Туган авылым аша юллар тотсаң,
Сөйгәнемә сәлам әйт, диеп.

Бүген таңда күрдем кыр казларын,
Көнчыгышка таба киттеләр.
Канат җилпи-җилпи каңгылдашып,
Тигез сафка тезелеп үттеләр.

Шәрәф Мөдәррис
***

Күп булса да йөрәк ялкыннарым,
Чит-ят җиргә чәчәр җылым юк.
Үтсәм дә мин кургаш яңгырларын,
Сыкранырга туган җырым юк!

Килде-китте җилдә тибрәнергә
Думбырамда артык кылым юк.
Көрәш дәрте ярсый хисләремдә,
Сызланырга туган җырым юк!
(1942 ел)

Әнвәр Давыдов
***

Кулларыма
Туган кырларымнан
Туфрак алып үпсәм, көлмәгез,
Моны күңелем йомшак булуыннан,
Җаным җебегәнлектән күрмәгез.
Ят юлларның әче тузаннарын
Көнбатышка карап йотканда,
Чит җирләрдән алга үрли-үрли,
Әрем сабакларын тотканда,
Курыкмадым, дуслар, үлемнән мин,
Әмма һаман шуны уйладым,
Җылы бөркеп яткан буразнаның
Очы күренмәгән буйларын,
Туган җирләремнең
Күгәрчен түшедәй
Күпереп торган симез балчыгын
Уйладым
Һәм дошманыма каршы
Сүрелмәс үч белән ярсыдым.
(1946 ел)

Нури Арсланов
СУГЫШЧЫ ТӨШЕ

Иркәләнәм кочагыңда
Назлы бер төндә,
Без бәхетле бу чагында,
Без икәү бергә.
Уянам, син юк янымда...
Мин ялгыз түгел:
Автомат кулда, аңымда –
Җиңү дә син гел.
(1943)

Сибгат Хәким
ЙОЛДЫЗ

Үзәнлектә җилләр уйнап йөри,
Яфракларны куып түбәнгә.
Маңгаенда кызыл йолдыз яна,
Кем ул күмелеп йоклый үләнгә?
Кем ул күмелеп йоклый? Милләте кем?
Кай өлкәдән? Кайсы авылдан?
Иленә кем булып хезмәт иткән?
Бу сугышка кайчан алынган?
Балалары бардыр, бәлки, аның,
Яшь егеттер, бәлки, кем белгән.
Ләкин безгә менә шунсы ачык:
Туган җире өчен ул үлгән.
Башына ул җылы бүрек кигән.
Туңмас өчен көзге салкыннан,
Карап ята көнбатышка таба
Күчеп барган фронт артыннан.
(1943 ел)

Зәки Нури
22 ИЮНЬ

Бу – хәтәр көн. Хәтта көн түгел – таң...
Безнең өскә бомба ташланды.
Чиктә идек. Тел күтәреп булмый,
Әйтеп булмый: «Сугыш башланды...»

Палаткадан очып чыкты берәү,
Ә берәүләр... чыга алмады.
Нинди афәт килүләрен илгә
Шунда гына йөрәк аңлады.

Җирне күңел бүтән төстә күрде,
Күзләренә сугыш керде дә;
Томан – төтен. Таң яктысы – ялкын.
Тирәдә юк бүтән берни дә.

Юк! Чәчәкләр бар бит! Таҗлар – бармак,
Йомарланды бар да йодрыкка!
...Йөгер тупка! Әмма кайберәүләр
Җитәлмәде шунда йөгереп тә.

Ят козгыннар чөнки кургаш сипте.
Бөтенесе – кара тәреле.
Без шуыштык. Тупка тотарга дип
Фашистларны – җенне, пәрине.

Кем шуышып, кемнәр үрә торып –
Бөтенебез утка ташланды...
Каршыланды бу көн таңы шулай,
Бөек Җиңү шулай башланды.

Зәки Нури
ЯРАЛЫ ЯФРАК
Кайлардандыр очып килде иртән
Бәп-бәләкәй имән яфрагы.
Хәтсез иде аның куркулары...
Кулларыма кунып калтырады.

Әйтте төсле: «Җилнең каты кулы,
Ник тырнадың яшел тәңкәмне?
Ник аердың безне? Нишләрмен мин
Табалмасам инде әнкәмне?»

Май башлары иде – җәелгән чак
Җиргә яшел хәтфә юрганнар,
Тырышкан чак иде яфрак ярып,
Барча бакча, барча урманнар.

Кулда яфрак. Шушы иксез-чиксез
Нәниләрнең ул да берсе бит...
Әйтә күңел: «Бергә нәфрәтләнеп,
Бергә ярсыйк, бергә көрсеник!»

Сизәм чөнки: газиз әнкәсеннән
Сугыш җиле аны аерган.
Әнкә үлгән... Фашист аны җирдән
Төбе-тамыры белән каерган.

Ә яфракны, сизәм, корыч тузан
Бер бөртеге белән тырнаган,
Һәм төште ул менә минем янга,–
Бу окоп бит, диеп тормаган...

Искә төште кинәт: шул ук корыч
Бер анага ничек тигәне,
Ә яралы нарасые аның
«Мин ник, әни, кызыл?..» – дигәне.

Яфракка мин җылы сулыш өрдем –
Яшеллеге аның яшәрде! –
Флягама, салкын суга салдым
Бер уй уйлап: озак яшәрме?

Әйдә йөрсен, керсен һөҗүмнәргә
Башкисәрнең башын кискәндә...
Рәхәт булыр язын яшел яфрак
Коймый торган җилләр искәндә!

Бер көз белән бер яз җыры
Көз яңгыр сибә. Көз җылый...
Ә мин шул көзне язам.
«Язны яз, – ди көз. – Һәр елны
Мин бит, – ди, – соңгы азан».

«Юк, – дим, – юк! Тәүге җырым – син!
Булсаң бул мең кат азан...
Яңгырың булып җыладым
Дүрт ел мин... шуны язам».

Үземнән куркып җыладым
Маңгайга ярчык тигәч,
Җыладым, син, миңа сыенып:
«Яраңны юам!» – дигәч.

Кыскасы, бергә яшь түктек –
Икебез дә көз идек:
Без күбәүләр, ә син бер көз –
Бер сүз: «Чыда! Түз!» – дидек.

Аннары авыр юлларда
Тагын бергә җыладык –
Түккән яшь кургашы белән
Фашистларны сыйладык.

Шул яңгыр белән юылды
Бранденбург дигән мәйдан!
Юк, сине, көз, аерып булмый
Кояшлы, җырлы майдан.

Җиңүне аңлавы кыен
Шул хисне тоймый торып,–
Кырык берне кырык биш белән
Янәшә куймый торып.

Зәки Нури
ГӨЛЛӘР КИЛӘ

Таңнар әле хәтта атмаган.
Гөлләр инде ашыгып киләләр,–
Соңгарсалар әгәр, әйтерсең
Бер минутта сула-шиңәләр.

Ашыгалар гөлләр, әйтерсең
Чык булсын, дип, безнең күз яше.
Без, солдатлар, ләкин еламыйк –
Түз, карты син һәм син түз, яше.

Эндәшергә гүргә «син» диеп
Безнең телләр яуда күнде бит.
Дөмектергәч дусның дошманын,
Безнең куллар дусны күмде бит!

Авыр безгә... Ләкин сыгылмыйк.
Яшел җиле майның дуласын.
Обелиск, сине кочаклап,
Алсу гөлләр бары еласын.

Әдип Маликов
ИЛ ЯЗМЫШЫ – ИР ЯЗМЫШЫ

Ул игенче иде.
Кырда үсте,
Җырлап үсте иркен сулышка.
Арышлары белән саубуллашып,
Китеп барды канлы сугышка.

Бер гомергә торыр «хезмәт көне»
Фриц башы белән исәпләп,
Кыр патшасы – пехотачы бүген
Азат итә җирен кисәкләп.

Күтәрмәсә бергә ил язмышын,
Ир булуда мәгънә бармы соң?
Алып кайтыр егет иңнәрендә
Җиңү иртәсенең нурлысын!
(Сахалин, Кара елга поселогы, 1942 ел)

Әдип Маликов
ПОХОДТА
Әнә таш кыялар!
Очып арган
Акчарлаклар анда ял итә.
Диңгез күкрәгеннән
Салмак кына
Ак томанны куып җил исә.

Тәмле таң йокысы сәгатьләрен
Салам матрасларда калдырып,
Рота ышанычлы адым белән
Юлда каршы ала таң нурын.

Күп чакрымнар әле үтәсе бар
Юлсыз тайга, таулар аркылы.
Киртәмени кайнар йөрәкләргә
Чиркандыргыч сулар салкыны?!

Бу гүзәл җир –
диңгез уртасында,
һәрбер метры аның кадерле.
Батыр солдат,
Походларда чыныгып,
Утрауда да җиңү хәзерли.
(Сахалин атавы, 1944 ел)

Мөхәммәт Садри
СУГЫШЧЫ ХАТЫ

Татарстан, кайнар сәлам сиңа
Изге җирдән – бөек үзәктән.
Арысландай батыр егетләрең,
Кызларыңнан, бөтен йөрәктән!
Татарстан, синдә туып-үскән
Егетләрең, батыр кызларың
Башкалабыз Мәскәү яннарында
Туздырышты дошман яуларын.

Әй, туган җир, син, ышанып, безне
Чакырдың да корал алырга,
Куштың, кызыл гаскәр сафына басып,
Сугыш кырларына барырга.
Без, чыныгып авыр сугышларда,
Фашистларның җанын алабыз,
Ил, партия, халык кушканынча
Җиңү яулап алга барабыз.

Тиздән-тиздән бөтен җирләребез
Азат булыр инде тагын да,
Сөенә-сөенә, синең кочагыңа
Кайтырбыз без бәйрәм таңында.
Бүген йөрәк нәкъ ут кебек яна,
Бүгенгә без сугыш кырында,
Бөтен уебыз, бөтен теләгебез
Тик бер генә: җиңү турында!
(Мәскәү – Нарофоминск, 1941 ел)

Мәхмүт Хөсәен
ТУГАН ИЛ ӨЧЕН

Белермен дип хәлен, өметләнеп,
Хәбәр көтәм аннан кич-иртә.
Ник язмый ул:
Сугыш каты микән?
Нигә болай мине тилмертә?

Мин аңардан күптән хәбәр көтәм.
Кош теле тик бер хат килсәче!..
Хат ташучы кереп блиндажыма:
– Әткәңнән бу... мә ал! – дисәче.

Мин зарыгып аннан сәлам көтәм.
Ник язмый ул?
Аңа ни булды?
Уйлый микән әллә бар хатларын
Җибәрергә миңа берьюлы?

Ахры, җитте ул көн – мин хат алдым,
Тик аңардан түгел, әнкәмнән.
«Атаң үлгән, улым», – дигән дә ул,
Бүтән... бүтән берни әйтмәгән.

Әткәй... Әтием!..
Хуш, бәхил бул, бәгърем!..
Баш очыңда илең сак тора.
Әрнеп тамган һәрбер яшь бөртеге
Иң рәхимсез үчкә чакыра.

Кан өчен – кан!
Үлем өчен – үлем!
Юлымнан мин кире борылмам:
Йөрәгемә туплап үч давылын,
Арысландай утка ыргылам!

Әй, туганнар!
Һәрбер тамырымда
Кайнар каным ташып торганда,
Газиз әткәм ил бәхете өчен
Зур сугышта һәлак булганда,
Нинди көчләр туктаталыр икән
Шашкын хисле йөрәк тибешен?
Мин Берлинга ашыгам җиңү даулап,
Әткәм, халкым, туган ил өчен!
(Хәрәкәттәге армия, 1943 ел)

Әгъзам Камал
БРОНЕПОЕЗД
(«Кызыл Татарстан» бронепоездына)

Кайчагында шундый вакыт була,
Үлем каршысында ятасың,
Тамырларга бетмәс дәртләр тула,
Килеп чыкса шунда якташың.

Бара иде сугыш тимер юлда,
Җирне казып фашист урнашкан.
Пулеметлар юлны буды сулда,
Автоматлар буды уң яктан.

Менә-менә алка ябылыр да,
Без калырбыз дошман кулында.
Санга артык дошман ябырылыр да,
Һәлак булыр күпләр шушында,
Дип торганда, бронепоезд килде,
Алга куеп көчле күкрәген,
Йөрәкләргә шатлык тулган иде,
Тыңлаганда аның күкрәвен.

Блиндажлар ишелделәр кинәт,
Күккә очты башлар, ак ташлар,
Әйтеп куйды яшь сугышчы Зиннәт:
– Рәхмәт сезгә, рәхмәт, якташлар!

Бронепоезд һәр көн безнең сафта,
Ишеткәнсең инде хәбәрне.
Ул катнашты азат иткән чакта
«Н» дип исемләнгән шәһәрне.

Без беләбез: аның һәр винтында –
Халык көче, халык сумнары.
Без фронтта, ә сез тирән тылда,
Һәм байраклар безнең югары!

Бәлки, җырым сезгә барып җитәр,
Ул сөйләсен сезгә, мактасын.
Һәрвакытта безгә ярдәм итәр
Бронепоезд – минем якташым!

Абдулла Алиш
НИЧЕК КИЛЕР ҮЛЕМ

Көрәш куа утлы давыл бөркеп,
Үлем кайный тирә-ягымда.
«Ничек килер үлем?» дигән сорау
Һич килмәде минем башыма.

Шаян угы кургаш кисәгенең
Туры килсә минем йөрәккә,
Калган булыр идем авып шунда,
Ирешә алмыйча изге теләккә.

Явыз ачлык үзенең канлы кулын
Күп уйнатты минем тирәмдә,
Тимер чыбык белән уратылган
Хәтфә кебек яшел чирәмдә.

Үлеп калган булсам инде күптән,
Азык булыр идем кортларга,
Тоткын булып кабат килмәс идем,
Менә мондый салкын йортларга.

Хәзер үлем тагын басып тора,
Баш очымда кайрый хәнҗәрен,
Тик белә алмыйм, тешне кысып
Сыкрый-сыкрый, дуслар, үләрмен.

Китмәс ахры бер кат минем яннан
Шартлап тора һаман кичләрен.
Янгын чыгып, янып үләрменме?
Белмим инде, ничек үләрмен.

Гильотинмы кисәр газиз башны,
Искәртмәстән яки атарлар,
Ачлык белән буып үтерерләрме
Яки биек дарга асарлар.

Ничек килер үлем – белеп булмый,
Тик билгеле шунсы хәзергә;
Тынмас ахры мине алып китми
Үзе белән салкын кабергә.

Ни булса да горур үлем бит ул,
Европаның урта өлешендә.
Мондый үлем – бәхет. Теләсә дә,
Тими әле бик күп кешегә.

Күпме кәгазь языла безнең хакта,
Бәлки, кабат аны укырлар,
Иптәше өчен кеше корбан була,
Шундый инде безнең гасырлар.

Көрәш белән тудык, көрәш белән
Керәбез дә ахры кабергә.
Язган икән соңгы сулышыбызны
Илебез бәхете өчен бирергә.

Хәйретдин Мөҗәй
ПУЛЕМЕТ ҺӘМ КЫЗ

Бер куактан бер куакка
Йөгереп поса-поса,
Кыз килә, җил җилфердәткән
Чәчләрен кыса-кыса.

Ул килә, туктый, карана,
Сүз башлый бик тотлыгып:
– Анда, абый, чәнчелсен лә,
Дошман килеп җитте, – дип.

– Мин, – ди, – качтым, бик ашыктым,
Бу хәбәр җитсен диеп,
Яче, абый, ат тизрәк!
Бетсеннәр янып-көеп.

Кулларым белән кулларын
Тоттым ул кызчык-җанның,
Күзләрем белән күзләдем
Алдагы дошман явын.

Анда, урам уртасында
Солдат туктап «җан ала»,
Сыкраналар карт-корылар,
Елый бер ятим бала.

Янда – «максим»,
Мин ут ачтым,
Чәчелде урамга ук.
Бет, кадал, дөмек, явыз җан,
Үз каныңны үзең йот!

Кызчыгым минем янымда,
Шатлыгыннан сикерә:
– Йә, тагын! – ди,
– Йә, тагын! – ди,
Яшьле күзләре көлә.

Хәйретдин Мөҗәй
БҮЛӘК

Яулык алдым, аның уртасына
Кызыл җептән йөрәк чигелгән.
«Дошманнарны җиңеп, тизрәк кайт!»
Дигән сүзләр матур тезелгән.

Белмим аның үзен, исемен белмим,
Тик «йөрәге», сүзе алдымда.
Канга сеңеп, изге ант шикелле,
Онтылмаска истә калдылар.

Кич утырып, аның бармаклары
Йөгергәндер җепләр эзеннән.
Белмим, бәлки, җуеп тәкатьләрен,
Түгелгәндер яшьләр күзеннән.

Күз алмасы кебек сөйгән егетен
Өзелеп-өзелеп сагынып куйгандыр.
Кош йөрәге кебек саф йөрәге
Әллә, әллә ниләр тойгандыр.

Яулык алдым, аның уртасына
Кызыл җептән йөрәк чигелгән.
«Дошманнарны җиңеп, тизрәк кайт!»
Дигән сүзләр матур тезелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100