Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сугыш котылгысыз»: Молдавия хакимияте алдагы айларга планнары турында сөйләде

news_top_970_100

Молдавиядә инфляция, массакүләм протест акцияләре, социаль-икътисади кризис көчәя. Илдә «Мәскәүгә эшләгән өчен» күп кенә оппозицион матбугат чараларын яптылар. Хөкүмәттә «тиздән Россиянең бәреп керәчәге» турында сөйлиләр. Элеккеге совет республикасындагы хәлләр турында РИА Новости яза.

Мәгълүмат һәм иминлек хезмәте (СиБ) башлыгы Александр Мустяцэ, Россия Молдавиягә яки гыйнвар-февральдә яисә март-апрельдә һөҗүм итәчәк, дип әйтте. Мәскәү Приднестровьены басып алачак, ә аннан соң нәрсә булачагы әлегә билгеле түгел. Соңрак иминлек хезмәтендә әйтүләренчә, һөҗүм Украина территориясеннән булачак.

Шул вакытта очраклы туры килү белән Кишиневта булган Румыниянең чит ил эшләре министры Богдан Адреску партнерларын тынычландырырга ашыкты: Бухарест Молдавия өчен бернинди дә хәрби куркыныч күрми.

Әмма президент Майя Санду командасында сугышчан кәеф. Милли иминлек буенча киңәшче Дорин Речан, Көнбатыш Кишиневка мөмкин кадәр күбрәк корал бирергә тиеш, дип саный. Чөнки казнада акча юк, оборона министры Анатолий Носатый аны партнерлардан «теләнеп диярлек сорый». Тулаем алганда, 2023 елга оборона өчен чыгымнарны 68 процентка – 89 миллион долларга арттырырга җыеналар.

Оппозиция хөкүмәтнең бу карарын җавапсыз дип атый. Экс-президент Игорь Додон әйткәнчә, катлаулы икътисади кризис шартларында (рәсми инфляция – 34%) Санду бөтен проблемаларын Россиягә сылтап калдырырга тырыша. Үз чиратында Приднестровье башлыгы Вадим Красносельский, Кишиневны милитаризацияләү Днестрда конфликтны кабат яңартыр, дип курка.

Декабрь уртасында Молдавиядә Россия һәм оппозиция белән бәйле булган Primul în Moldova, RTR Moldova, NTV Moldova, Accent TV, TV6, Orhei TV телеканалларын яптылар. Гадәттән тыш хәл гамәлдә булган вакытка аларның лицензияләрен алдылар. Гадәттән тыш хәл февраль ахырыннан башлап, һәр өч ай саен озайтылып тора. Журналистларны дезинформациядә һәм җәмәгатьчелек фикерен манипуляцияләүдә гаепләделәр.

Оппозиция бозуларның төгәл мисалын китерүне таләп итте. Тыелган матбугат чаралары Россия контентыннан бары тик күңел ачу тапшыруларын гына алган; яңалыклар һәм аналитик тапшыруларны мөстәкыйль әзерләгән. Әмма хакимият телевидение вәкилләренең Украинадагы вакыйгаларны яктыртуыннан барыбер канәгать булмаган. Санду аңлатканча, мәгълүмати киңлекнең тотрыклылыгын бетерүдән һәм «халыкара санкцияләргә эләккән» кешеләрдән саклый.

Швейцариянең Solidaritätsnetz International хокук саклау оешмасы Молдавиянең катлаулы кризис кичерүен, моны дәүләт финанслары белән грамотасыз идарә итү һәм уйланылмаган икътисади сәясәтнең китереп чыгаруы турында игълан итте. Санду вазгыятьне контрольгә ала алмый, шуңа күрә гражданнарның конституцион хокукларын чикләргә һәм хакимиятне үз кулына мөмкин кадәр күбрәк алырга тырыша.

Евросоюзга керү сылтавы белән ул авторитар режим булдыра, дип саныйлар Швейцариянең Solidaritätsnetz хокук саклау оешмасында. Хокук сакчылары әйткәнчә, Молдавиядә стихияле бәла-каза яки сугыш юк, шуңа күрә гадәттән тыш хәл нигезсез. Әмма бу – качкын депутат Илан Шор җитәкләгән массакүләм протестларны бастырып торырга ярдәм итә.

Халыкара республика институты тикшеренүенә караганда, әгәр Молдавия парламентына сайлаулар хәзер булса, закон чыгару органына идарә итүче ПАС, «Шор» хәрәкәте, социалистлар һәм коммунистлар килер иде. Иң популяр сәясәтче – Кишинев мэры Ион Чебан (хуплау дәрәҗәсе – 61%) хуҗалыкчыл җитәкче. Игорь Додонның – 45, Майя Санду – 42, Илан Шорның – 41 процент. Шул ук вакытта президент антирейтингында – 55%, премьер-министр Наталья Гаврилица – 63%.

Молдавиянең сәяси аналитигы Дмитрий Кисеев, Санду кабат сайлануга өметләнми, дип ышана. Киресенчә, ул сәяси очколарын югалтуын аңлый, шуңа күрә вакытыннан алда отставкага китүдән сакланырга теләячәк. «Аның төп максаты – барысын да Россиягә сылтап калдыру. Әмма бу барып чыкмаячак. Молдаваннарның 60 проценты Россия –Украина конфликтында нейтралитет яклы. Санду мәгълүмат кырын чистарта да инде. Хәтта НАТОның Кишиневтагы офисында да, безнең кешеләр, сугышка караганда, тариф турында күбрәк уйлана, дип әйтәләр», – диде эксперт.

Массакүләм мәгълүмат чараларына каршы репрессияләрнең икътисади сәбәпләре дә бар. Конкурентлар миллион евроларда исәпләнә торган реклама базарын бүлешергә ашыгачак.

Политолог Игорь Тулянцев әйткәнчә, цензураны көчәйтү һәм Россиянең якын арада һөҗүм итүе турында риторика үзара бәйле. «Санду Көнбатышка хезмәт итү юлын сайлады. Нәтиҗәдә, Молдавия икътисади кризиска дучар булды, һәм хакимият моны җиңеп чыга алмый. Санду хата-ялгышларны танырга теләми, шуңа күрә хәрби истерияне көчәйтә, Кишинев һәм Киев арасында параллельләр китерә, ә соңыннан бу эш өчен Брюссельдән һәм Вашингтоннан акча сорый», – диде ул.

Евросоюз һәм АКШ бу стратегиягә каршы түгел, өстәвенә, Украина фонында Молдавия Көнбатышка арзанга туры килә. Әмма вазгыятьнең контрольдән чыкмавы да мөһим. НАТО илләре вәкилләре Россиягә каршы пропаганданы хуплый, әмма хәрби бәрелеш ихтималыннан кача.

Молдавиядә евроинтеграция тәртипсезлек һәм диктатура белән күзаллана, дип саный РИА Новости сораштырган экспертлар. Санду сайлаучыларга олигархия һәм ришвәтчелек белән көрәш вәгъдә итте. Моның урынына – рекордлы инфляция, шулай ук «параличланган» суд һәм парламент, ә аларның функцияләрен Эчке эшләр министрлыгы, Мәгълүмат һәм иминлек хезмәте һәм Гадәттән тыш хәлләр буенча комитет үз өстенә алды, дип әйтергә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100