«Сугыш елларында да эшләгән почта, ә бүген?! Тормыштагы киеренкелекнең чиге дип саныйм»
Бүгенге заманда мәгълүмат чыганаклары бихисап булса да, басма вакытлы матбугат һәр өйдә дә бар диярлек. Элегрәк яраткан газета-журналларга өйгә почта хезмәткәре килеп, яздырып китә иде. Бүгенге почта хәлләре һәм газета тиражлары хакында баш мөхәррирләр фикерләрен белештек.
«Ышанычлы чыганаклардан алынган материалларны тәкъдим итәбез»
«Себерке» газетасы хәлләре хакында Фәнис Камал сөйләде:
Безнең бүгенге көндә язылу башкалардагы кебек үк: я күтәрелә, я төшә. Бу, күбесенчә, кешенең финанс мөмкинлекләре белән дә бәйле. Аннары почта хезмәткәрләре дә кимеде, авылларга йөрүчеләр бик аз. Почта хезмәткәрләренең дә күбесе хәзер консерва сата. Гаҗәеп бер парадокс инде бу. Саклап калырга тырышабыз. Безнең татарлар, әкренләп, татарлыгына кайта башлады, дип саныйм мин.
Күп әйбер төбәкләрдән тора. Без үзебез дә Мәскәүгә күп инициативалар тәкъдим итәбез. Менә аларның берсе шушы почта темасы булса, Россия күләмендә дә бу мәсьәлә күтәрелер иде. Почта проблемасына алынырга вакыт. Почта ярдәмгә мохтаҗ. Анда кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Монда сүз идарә итүчеләр турында бара.
Без, мәсәлән, хәзер сатуда. Пандемия чорында бик күп әби-бабаларыбыз китеп барды, язылучылар хәйран гына кимеде. Язылу мәсьәләсе бик актуаль торды. Кызыклы материаллар гына игътибарны җәлеп итсә дә, коткармады. Газеталарның нульгә эшләгән вакытлары да булды. Мондый вакытта сынмыйча, эшеңне дәвам итеп, әкрен генә язылучыларны кабат җыясың. Бу – үзенә күрә бер марафон.
Хәзерге вакытта шул ук почта хезмәткәрләренең эшен исәпкә алып, кайбер төбәкләрдән еш кына шалтыратып: «Гәҗитегез 3 көн элек килергә тиеш иде, һаман күренми», – диләр. Күбесе язылудан баш тартып, күрше берәр кибеткә барып, шул ук гәҗитне сатып алалар. Почта хезмәткәре килеп җиткәнче, газета сату эше белән шөгыльләнгән комммерция өлкәсе ул гәҗитне төбәкләргә көнендә үк алып барып җиткерә.
Хәзер мәкаләне эте дә, бете дә яза. Кайсыбер редакторлар карап та тормыйлар инде. Без абунәчеләребезгә ышанычлы чыганаклардан алынган материалларны тәкъдим итәбез, – ди ул.
«Вакытлы матбугатның вакыты санаулы»
«Безнең гәҗит» газетасы баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов:
Мин бу язылу нәтиҗәләреннән канәгать түгел, бик пессимистик фаразда. Тиражыбыз, бөтен газеталарныкы кебек үк, кими. Моның объектив сәбәпләре дә бар: почта һаман таркала, җимерелә. Россиядә таратырлык әйбер калмады бугай. Завод-фабрикалар бетте, бөтен кеше кытай продукциясен сата. Ничек кенә булса да эшләгән почта бар иде әле. Хәзер шул почтаны да таркату бара. Анда үткәрелгән бер генә реформа да дөрес түгел.
Почта хезмәткәрләренә яраклылык вакыты чыккан, сыйфатсыз товар саттыралар, аларның хезмәт хакы бик аз. Мәсәлән, безнең авыл почтальоны 6 мең хезмәт хакына йөри. Ул ханым эштән чыкса, аның урынына килүче булмаячак. Бушка, фидакарьләрчә эшләп йөргән буын эштән чыкса, анда килүче булмаячак. Кем йөрсен 6 меңгә. Аны әле «товар сатмыйсың» дип сүгәләр. Элек почта хезмәткәре газета-журналлар күтәреп йөри иде, хәзер – товар.
Хәзер күбрәк сүз сөйлиләр. Почта проблемасын Матвиенко да күтәреп чыккан иде. Газета-журналларның бәласе шунда башланды: почтага бирелә торган субсидияне өзделәр. Берничә ел элек вакытлы матбугатка яздыруда почтага субсидия бирәләр иде. Хәзер бу дәүләт ярдәме алынды. Болар барысы да шәхси, бәйсез басмаларга китереп бәрде.
Без язылу бәясен күтәрә алмыйбыз. Мисал өчен, безнең газета 2003 елда эшли башлады. Шул елларда ярты елга язылу бәясе 80-120 сум булган. Шул 120 сумның 80 сумы редакция өлеше булган, почта өчтән берен, дүрттән берен генә үзенә алган. Хәзер яртысын диярлек почта ала, логистика өчен аерым түләнә. Бүген кечкенә генә кәгазь селкеткән өчен дә «агентское вознаграждение» алына. Газетаның үзенә эшләве бик авыр. Билләрне буа-буа, инде күпмегә бара алабыз. Типография бәясе арта бара. Быел гына да ул 10 процентка артты. Болай озак дәвам итә алырмы? Бер укудан читләшкән кеше кабаттан укый башламый. Ә гәҗитне көн саен укыйлар.
Кибеткә товар төп-төгәл кайтарыла, ә почтада андый нәрсә юк, шуңа күрә газеталар югала. Ул проблема элек тә бар иде. Атна саен югалткан газеталарны табуы да бик авыр. Хәзер дә: «Нишләп миңа гәҗит килмәде икән?» – дип, 15ләп шалтыратучы булды. Кайберәүләре аңламыйча, безне гаепләп, «Нишләп җибәрмәдегез?» дә диләр. Без үзебез аны таптырып, нишләп килеп җитмәгәнен белеп, газета иҗат итәргә вакыт та калмый. Почта югалткан газета өчен дә бездән хак ала. Анда, гомумән, тәртипсезлек. Югалган очракта, очына чыга алмаганда, Казан тирәсендә булганнарына үзем илтеп бирергә тырышам, я үзләре килеп алалар, почтадан заказлы хат белән дә җибәргәләгәнем булды. Ә бу – өстәмә проблемалар, чыгымнар.
Быелдан «Безнең гәҗит» айлык газета булып калды, калын, 64 битлек булып чыга. Ошатучылар, атналык гәҗитне сагынучылар да бар. Журнал гына айлык була, газета булгач, ким дигәндә, атналык булырга тиеш тә үзе. Укырга материаллар күп һәм алар төрле. Ниһаять, барлык сәхифәләргә дә урын табылды. Атналык гәҗитне эшләве җиңелрәк, рәхәтләнеп атна саен чыгарыр идем, кызганыч, әлеге шартлар аркасында менә шушы хәлгә калабыз.
Минем уйлавымча, алга таба да шулай дәвам итсә, вакытлы матбугатның вакыты санаулы – тагын 5 елга түзә алырмы икән. «Почта юк, яраткан гәҗитемә языла алмыйм, кышны ничек чыгармын икән, күңелсез булыр инде. Газеталар килми, килмәгәч, языла да алмыйм», – дип, язылу вакытында шалтыратучы әбиләрне юатыр өчен нинди сүзләр табыйм. Бюджет хисабындагы дәүләт басмалары барыр. Шәхси басмаларга бик кыен.
Киоскларда да сатыла гәҗитебез, тик болай эшләү безгә файда китерми, зыянга гына. Сатылмаган икән, алар кире безгә сата. Безнең аларга саткан бәя ярты бәясенә генә кала. Кайчагында типография чыгымнарын да капламый. Почта белән ул гарантияле.
Аннары киоск авылларда юк. Почтаның җитәкчеләренә акча үзләштереп кенә утырасы түгел иде бит, нишләп шушы маркетларны оештырып җибәрмәделәр. Табышка эшли торган оешма буласы иде. Юк, алар дәүләттән акча биргәнне көтеп яталар, биргәнне ашау яклы гына. Почта – ул социаль тармак, иң авыр елларда, сугыш елларында да эшләгән, ә бүген кая барабыз?! Тормыштагы киеренкелекнең чиге дип саныйм мин моны, – диде баш мөхәррир.
«Кул кушырып утырырга ярамый, эшләргә кирәк»
«Арча хәбәрләре» баш мөхәррире Исрафил Насыбуллин:
Язылу буенча безнең гомум план үтәлсә дә, почта буенча әз генә җитмәде. Без аны «альтернатив язылу» хисабына үтәдек. Төрле оешмаларны үзебез яздырабыз һәм җомга көнне газетаны Арча шәһәре эчендә үзебез таратабыз. Тегендә арту, монда кимү хисабына үзебезгә йөкләнгән планны үти алдык. Кызганычка, «язылганнан соң да газета килмәде» дип шалтырату очраклары еш күзәтелә.
Татмедиа кушуы буенча, «кайнар элемтә» телефоны да куеп карадык, соңгы көннәрдә «анда да җавап бирмиләр» дип зарланалар. Редактор булгач, үземә шалтыраталар. Язылып та, газета килмәгәч, киләсе ярты елга алар язылмас, дип тә куркам. Менә шулай, хәлләр бик күңелле түгел.
Хәзер газетаны чынлап торып яраткан, аннан башка тормышын күз алдына китерә алмаган кешеләр дә аны вакытында ала алмагач, бик кызганыч. Почтаның начар эшләве бу язылу санына да тәэсир итә. Кибеттә акчаңны түләп, товарсыз чыгып киткән кебек бит инде бу. Ул акчасын өенә китереп бирү шарты белән түләгән, ә аңа: «Почтага килеп алыгыз», – диләр. Таратучы юк. Больничныйга китә, аның урынына кеше куя алмыйлар, хезмәт хакы аз булу сәбәпле, эштән китүчеләр дә күп.
Бу – бездә генә түгел, бөтен Татарстан, Россия күләмендә шулай.
Шәһәр эчендә ваклап сатуны да оештырдык. Моңа башта мин үзем скептикларча карадым. Әкренләп-әкренләп, кибеттән дә газета сатып алына. Бу – кибетләр белән килешеп эшләнә, аларга да файда кала торган итеп. Шуннан да күп итеп ала башладылар.
Альтернатив язылуны мин авылларда да оештырыр идем. Арча районы бик зур шул. Мәсәлән, Марий Элның Бәрәңге районының район газетасы бөтенләй почта аркылы таратылмый. Бер редакциягә килгәч, мөхәррирләре белән сөйләшеп утырган идек. Аның язылу бәясе дә безнекенә караганда арзанрак. Алар үзләре оештырган яздыру һәм тарату системасы белән эшлиләр.
Шулай да кул кушырып утырырга ярамый. Һәр чорның үз авырлыгы була, безгә менә шушы сынау килде. Эшләргә кирәк! – дип тәмамлады ул сүзен.
«Хәзер күп җыеп булмый инде»
«Минзәлә» газетасы баш мөхәррире Илдус Шаһиев:
Мин мондый шартларда Минзәлә кешесенең гәҗит укуыннан канәгать һәм шуңа бик рәхмәтле. 5 ел элек авыл кибетләрендә гәҗит сата башладым. Аннары менә бу ковид вакытыннан соң, укучылар да, гәҗитнең тиражы да кимеде. Бер 3 ел инде альтернатив язылу ысулын кулланып эшлибез. 2100 данә тиражның 50 процентын почта, калганын үзебез җыябыз.
Тиражның 4 меңнән артып киткән чаклары да булды. Ул вакытлар үтте. Объектив шартларны белеп торам, шуңа шәхсән канәгать булмасам да, җитәкче буларак канәгать. Хәзер күп җыеп булмый инде.
Гәҗит укучылар саны хәзер бөтен нәрсәнең цифрлы форматта булуына да бәйле. «Илдус абый, сезнең мәгълүмат социаль челтәрләрдә дә чыгып бара, нигә без сезнең гәҗитегезне укырга тиеш», – ди яшьләр. Кешенең социаль челтәрләрдән алган мәгълүмат белән дә «тамагы тук».
Җәйге язылу нык авыр булыр, дип уйлыйм. Без хәзер «Район турындагы мәгълүматны каян аласыз?» дигән сораштыру үткәреп маташабыз. Беренче урында социаль челтәрләр, без – район гәҗите – әлегә икенче урында торабыз, ә өченчесендә – төрле аралашу төркемнәре, аннары – телевидение.
Без «гәҗитнең тиражы булганда гына акчаны күбрәк эшләп була» дигән принцип белән эшлибез, – ди ул.
«Хәл авыр, ләкин оптимизм белән карыйм»
«Ирек мәйданы» баш мөхәррире Раиф Усманов:
Соңгы ике язылу кампаниясе авыррак үтте. Узган ел җәй көне авыр булган иде. Бу кышкысы да шулайрак булды. Сәбәбе: почтаның начар эшләвендә. Күп кенә почта бүлекләрендә хезмәткәрләр җитешми, чөнки хезмәт хаклары түбән. Авылларда бигрәк тә. Авыл аралары ерак, аннары авыллар да кечерәйде, газета яздырып алучылар да кимеде. Аларның бөтен нечкәлекләрен белмим, безгә килеп ирешкән мәгълүматлар буенча, 6, 10 мең хезмәт хакы алучылар бар. Физик хезмәт тә бит ул, күпме йөрергә кирәк.
Кызганычка, соңгы вакытта почтаны ниндидер кибеткә дә әйләндереп бетерделәр. Аларның өсләренә газета-журнал сату гына түгел, ә товар сату да йөкләнгән, планнары бар. Моны бераз уйланып бетерелмәгән алым дип уйлыйм. Бер яктан – кызык идеядер. Авыл җирендә күп кенә төбәкләрдә кибетләр юк. Мәсәлән, Татарстан өчен кирәк түгелдер, чөнки бездә авылларда кибетләр бар, ихтыяҗ юк.
Икенче иң зур хата: дәүләт тарафыннан почтага дотацияләр бетерелү булды. Мин үзем бу өлкәдә күптән эшлим. 98нче елларда ук җыелышларда катнашканым булды. Шушы дәвердә почтаның ничек итеп алга барганын да, артка чигенгәнен дә күрдек. Авыр вакытлар моңа кадәр дә булды, алары ничектер хәл ителде, шуңа күрә мин киләчәккә өмет белән карыйм. Почта – урамдагы ниндидер бер кечкенә генә киоск түгел, ул бит – бөтен илне тотып тора торган системалы бер тармак. Аның социаль функциясе дә бар.
Үзәкләштерү дә шактый гына зыян салды. Элек Татарстан почтасы – үзалдына эшләп ятучы бер әйбәт кенә оешма иде. Безнең хәзер каталогка керүләр – барысы да Мәскәү аша эшләнә. Элек бәяләрне формалаштыру үзебездә эшләнә иде. Газеталарга язылу вакыты да иртә төгәлләнә, элек аны да озайта идек.
Әлбәттә, без «бүген бөтен әйбер цифрлашкан» дип тә әйтәбез. Алла сакласын, берәр нәрсә була калса, нишлибез. Бөтен әйберне бу интернетка гына кайтарып калдыру шулай ук дөрес түгел. Тиражларның әле үскән вакытларын да күрербез, илһамланып эшли торган вакытлар да килер, дип җыелышларда да әйтәм. Кыен вакытларны ничек тә булса, тиражны да, укучыларны да саклап, үткәреп җибәрергә иде.
Почтадагы авыр вазгыять төрле хакимият органнарын да борчый. Республика, өлкә парламантларында бу мәсьәләләрне күтәрәләр. «Тамчы тама-тама» берәр нәтиҗәсе чыгар, дип өметләнәм мин үзем. Хәбәрләрдән ишетелгәнчә, Дәүләт Думасында да карала башлады, анда тикшерүләр дә бара, нәтиҗәсе булмый калмас. Почтаның эше җайга салыныр дип уйлыйм. Бу хәл авыр, ләкин оптимизм белән карыйм.
Бу ярты еллыкта узган кыш белән чагыштырганда 8-10 процент кимү белән төгәлләдек. Атналык газетаның гомуми тиражы – 39765. Шуларның 27445 данәсе – Татарстанда, Россия төбәкләренә 2595 данәсе китә.
Башкортстан өчен газета, «Манзара» исеме белән, 9725 данә итеп, Уфада басыла. Башкортстанда яшәүче татарлар бик күп, ә күрше төбәкләргә газета озак бара. Шушы юлны кыскарту өчен, укучыларга тизрәк барып җитсен, дигән максат белән, газета Уфада чыга. Сишәмбе көнне газетаны Казанда тапшырабыз. Аннары аерым полосаларны үзгәртеп, телепрограмманы алмаштырып, Башкорстан яңалыкларын өстәп, чәршәмбе көнне Уфада чыгарабыз. Ул көне белән халыкка тарала.
Россия буенча да шулай аерым эшләү нияте бар иде. Бу – финансларга барып тоташа, тираж әзрәк зуррак булса, шулай эшләргә дә мөмкин булыр иде. Кайчан да булса эшләнер, дип ышанам.
«Безнең татар кешесе укый ул»
«Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров:
Ел ахырында канәгать калдым, чөнки узган елгы белән чагыштырганда безнең язылу 18,8 процентка артты. Алай гына да түгел, реаль саннар күбрәк, чөнки хөкүмәт ярдәме, Телләр комиссиясенең китапханәләргә яздыруы бар иде, ә быел ул юк. Чынлап торып, тираж якынча 25 процентка арткан.
Иң уңышлы вакыты сентябрь, октябрь айлары булды. Аннары ноябрьдә бераз гына борчыла башладык, беренчедән, авылларга чыгып булмады, салкыннар, бураннар китте. Дустанә эшләп килгән почта хезмәткәрләре дә: «Нигә йөрибез инде», – дип баш тарта башладылар. Ахыр чиктә алар үз эшләрен эшләде. Шул вакытта почтальоннар эшләреннән китә башлады. «Почтальон китте, нишләрбез инде, гәҗитсез калабыз», «Алдап яздырдыгыз» дигән кебек мөрәҗәгатьләр, шикаятьләр дә килә башлады, ләкин, ахыр чиктә, проблемалар хәл ителде.
Шул вакытта без үзебезнең социаль челтәр сәхифәләрендә, шәхси аккаунтларда бик каты пиар-кампания эшен уздырып алдык. Аның нәтиҗәсе булды. Язылучы лидерлар арасында Балтач, Арча районнары. Алар елдан-ел шундый нәтиҗәләр күрсәтеп киләләр.
Җомга санын «Язмыш» форматында бирә башладык. Моңарчы ул санны бөтенләй алдырмаган татар районнары бар иде: Актаныш, Азнакай. Инде анда да язылучыларыбыз артты. Моны пиар-кампания эшенең нәтиҗәсе дип аңлыйм мин. Без социаль челтәрләрдәге язылучылар санын да нәкъ шушы максат белән арттырабыз. Шунысы сөендерә: чит регионнарда да безнең язылучыларыбыз шактыйга артты. Бу – Оренбург, Марий Эл, Ижау һәм Башкортстан якларында.
Почта хезмәткәрләре белән генә түгел, халыкның үзе белән дә турыдан-туры эшлибез. Мин үзем бусында 124 кешегә онлайн яздырып бирдем. Бер генә тискәре ягы бар. Ул адресларда почта хезмәткәрләре бармы икәнен белмибез. Газета чыга башлагач, «китермәделәр» дигән шикаятьләр була. Бу мәсьәләдә почта белән эшләп, аларга да китереп бирүне ясыйбыз.
Мин гел әйтә киләм: безнең татар – укый торган кеше ул. Безгә гел шалтыратып торалар. Чәршәмбе санындагы программаны җомга көненә күчердек. Кемнәрдер чәршәмбе санына гына язылган булып чыкты. Казандагы бер әби пыр туздырып: «Программа юк, хәзер мин яраткан «Шәһри»не алмыйча, программа карар өчен, башка газетага язылырга тиешме», – дип шалтырата. Самарадан берәү зур рәхмәтләрен җиткерде. Хәзер чәршәмбе саны 16 бит урынына 20 битлек булып чыга, ә җомга саны – 24 бит урынына 32 битлек булды. Шуны алалар да атна буена укыйлар.
Икенче яртылыкта нәрсәләр буласын фаразлый алмыйм. Почта эшләвенә дә барып тоташачак. Хәзер планканы бер күтәргәч, төшереп булмый. Ярты ел саен 10 процентка күтәрелеп бардык. Җомга саны 1500 экземплярга калган иде, хәзер 8 меңнән артып китте.
Язылуга газетаның эчтәлеге дә турыдан-туры йогынты ясый. Элеккеге форматта, «кичә Татарстан җитәкчесе шунда барып кайтты...» дип эшләсәк, ул беркемгә дә кызык түгел. Хәзер кеше язмышларын язабыз. Безнең арада да әллә нинди оста кешеләр, геройлар бар бит.
Укучылар өчен беренче чиратта – эчтәлек. Без ниндидер бүләкләр дә уйнатмыйбыз. Аннары почта хезмәткәрләре белән эшләргә тырышабыз. Узган җәй иң актив почта хезмәткәрләрен Казанга чакырдык. 40ка якын кеше килде. «Татмедиа» җитәкчелеге белән очрашу оештырылды, аларга рәхмәт хатлары тапшырылды, урамда концерт куйдык. Бу чара «Шәһри Казан. Язмыш»ның 2 еллыгына багышланган иде.
Язылу кампаниясе вакытында да почта хезмәткәрләре белән эш алып барабыз, аларда булырга тырышабыз. Хәзер үзләре дә: «Планым үтәлми, килегез», – дип чакырып торалар. Эшне дәвам итәргә генә кирәк, – ди ул.
«Кеше укымый тормый»
«Безнең авыл гыйбрәте», «Язмыш кочагы», «Ясминә» һәм «Гыйбрәтханә» газеталарын чыгаручы Лилия Сөнгатуллина:
Почта хезмәткәрләрен яратып, күккә чөеп кенә торам. Безнең гәҗитне алар тарата бит. Аларга мин зур итеп рәхмәт әйтәм. Почта хезмәткәрләре өч тиенгә болай да җир җимертеп эшләп йөрергә тырышалар. Аларның эшләрен арттырып, акчаларын кисеп торалар, шуңа да карамастан, тырышып эшли, газета-журналларга яздыра. Мәсәлән, сезнең авылда безнең гәҗитне белмиләр икән, бу җирле почтальонның эшләп бетермәве генә, димәк, аны кызыксындырмаганнар. Аларның планнары бар иде бит, хәзер бу урыны-урыны белән бетеп килә, бугай.
Почтальоннар кимендә 20-25 мең алырга тиеш инде. Кайчан гына андый матур көннәр килеп җитәр. Почтальонны кызыксындыру чаралары күбрәк булса, тираж безнең әллә кайчан 500 мең була иде инде. Менә ничек бар шулай, без бергә җитәкләшеп эшләргә тырышабыз.
Газета килеп җитмәсә, безгә шалтыраталар. Аннары без үзебезнең сырттан тагын газета җибәрәбез. Сүгеп, талашып эшләү мәгънәсез. Газета югалуда гади почтальон гаепле түгел бит.
Безнең газета халыкча, кызык, күргән кеше языла. Язылу ничек бар шулай бар. Аны көчәндереп, мәҗбүриләп булмый. Алай үзебезнең күңелгә дә рәхәт түгел ул. Газета белән укучы арасындагы мөнәсәбәт егет һәм кыз күңелендәге мәхәббәт кебек. Ул булса була, булмаса юк.
Язылу коточкыч кимеде дип әйтеп булмый. Бүгенге көн икътисади вәзгыяте белән бәйле бер 10-15 процентка кимеде. Ул катастрофа түгел. Икенче кышта кешеләрнең кәефләре күтәрелеп китеп тагын язылалар аннары. Кеше килә, китә. 60-70 процент 5 төрле татар газетасы алдыра, калган 30-40 проценты тегендә, монда йөри, бер языла, бер төшеп кала. Бәяне дә без арттырып куймыйбыз, арттырган юк.
«Почта ябылды», «Почтальон китте», дигән зарлар безгә дә килә. Без андый кешеләрне төрле юллар табып тынычландырырга тырышабыз. Районга, башка кешегә яздырып торыгыз, дип тә киңәш итәбез. Быел гына Әзербайҗаннан бер абый шалтыратып, гәҗиткә язылу җаен сорый. Кайвакыт газетаны аларга хат белән җибәрәбез. Гәҗит килеп җитмәгәч, безне дә, почтаны сүгүчеләр бар, кемнәрдер хәлгә керә.
Кеше укымый тормый. Борчылып утырырга кирәкми, киләчәккә оптимизм белән карыйк, – ди ул.
Саннар
Татарстан Республикасы территориясендә 1011 почта бүлекчәсе эшли, шуларның 261 шәһәрдә һәм 750се – авыл бүлекчәләре. 118 бүлекчә вакытлыча ябык, 122сендә эш вакыты кыскартылган. Бу – хезмәткәрләр җитмәү белән бәйле, дип белдерә «Татарстан почтасы» директоры Илнур Мәхмутов. Бу хакта узган җәй азагында «Татар-информ» хәбәр иткән иде.
Почта эше, почта хезмәткәрләре проблемасы күпләрне борчый. Әлеге мәсьәләгә кат-кат тукталсалар да, эшләр җайга салынган дип әйтеп булмый. Мәсәлән, «Работа Росии» порталында «почтальон» дип эзләгәндә, 4777 вакансия барлыгы чыга. Татарстан буенча 95 эш урыны бар. Тәкъдим ителгән вакансияләр арасында Азнакай, Әлмәт, Чүпрәле, Яшел Үзән, Балтач, Буа, Бөгелмә, Түбән Кама һәм башка районнар бар.