Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сугыш, ачлык, хәерчелек, әби берүзе өч бала белән...»

news_top_970_100
«Сугыш, ачлык, хәерчелек, әби берүзе өч бала белән...»
https://vk.com/guzel01

Алып баручы Гүзәл Мәрдәнова ВКонтакте челтәрендә хәтерендә яңарган истәлекләре белән уртаклаша. 

«Авылда бик иске, агач рамлы көзге тора иде…  
Мин белгәндә, ул көзгедән юньләп берни күренми иде инде, ул тоныкланган, урыны-урыны белән амальгамасы купкан, рамының буявы ашалган иде. Өйнең олы ягының стенасында түгәрәк, кырлары калай бизәкләр белән әйләндереп алынган, алар арасына пластмасс чәчәкләр кыстырылган яңа, заманча көзге эленеп торса да, иске көзге, келәткә чыгып китмичә, һаман да өйалдының стенасында, бик кадерле булып, урын алып тора иде...

Әни сөйләвенчә, Бөек Ватан сугышы вакытында авылга каты сугышлар барган Украинадан эвакуацияләнгән качакларны китергәннәр. Авыл кешеләре аларга бары яшәр өчен урын бирергә тиеш булган. Берничәсен әби дә җылы түбә астына керткән. Күз алдына китерегез: сугыш, ачлык, хәерчелек, әби берүзе өч бала белән... Олы йөрәкле әбинең ач-ялангач балалары янына качаклар да сыйган.

Ирсез, ач авыл качакларны, әлбәттә, туя ашата алмаган - колхоздан аларга ниндидер ризык бирелгән-бирелүен, ләкин ул паек кына җитмәгән. Муллык булган җирдән килүчеләрнең мондагы ачлыкка исләре киткән. Безнең әби, никадәр авыр булса да, бакчасына бер елны да бәрәңге утыртмыйча калмаган. Менә шул бәрәңгедән олы йөрәкле әбием качакларга да өлеш чыгара торган булган... Сөенечләре күзләренә чыккан качаклар пешкән бәрәңгене, кадерләп учларына алып, тиз-тиз ашап бетерә торган булган...

Сугыш беткәч, качаклар туган якларына кайтып киткән. Әбигә, ач калдырмаганы өчен рәхмәт йөзеннән, үзләре белән алып килгән көзгене калдырып киткәннәр. Украинага ничек барып җиткәннәрдер - билгесез. Алардан бер хат-хәбәр дә килмәгән...

Яңадан әби әйбәтрәк хәлдәге өй сатып алып, иске өйне төртеп аударганнар - көзге дә яңа өйгә күчкән. Ул вакытта көзге - авылда күргән әйбер түгел. Әни сөйләве буенча, көн дә бер үк күренеш кабатланган - кичке уенга чыккан авыл кызлары: «Мөһәздәбә апа, көзгедән генә карап чыгыймчы», - дип әйләнеп чыга торган булган...

Хәзер, Украинадан яңадан качаклар килә башлагач, шушы истәлек хәтердә яңарды...» – дип яза ул. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100