Галимнәр сүгенү сүзләрендә кайсыбер авазлар булмавын ачыклаган. Ләкин Лондон галимнәре тикшерүендә рус телен карамаганнар. Шуңа күрә рус теле бу матур системаны вата, дип яза «Наука» телеканалы.
Бу галимнәр, сүгенү сүзләре өчен бөтен авазлар да туры килми, дип саный. Гарәп, кытай, фин, француз, немец һәм испан телләрендә сөйләшүче 20 кешедән кимсетүле сүзләрне әйтүне сораганнар. Шулай итеп сүгенү сүзләрендә l(л), r(р), w(ву) һәм y(й) авазлары очрау ихтималы аз булуы ачыкланган.
Тикшерүнең икенче этабында 215 кешегә уйлап чыгарылган сүзләр парын тәкъдим итәләр. Сүзләрнең кайсындадыр алда искә алынган авазларның берсе була. Мәсәлән, албан телендә «зог» («кош» дигәнне аңлата) сүзен алганнар һәм «яхшы» аваз кертү өчен аны «йог» дип алмаштырганнар, икенче вариантта «яхшы» авазсыз «цог» сүзен тәкъдим иткәннәр. Тикшеренүдә катнашучылар «яхшы» авазлы сүзләрне сүгенү дип кабул итми диярлек, ә «яхшы» аваз булмаган сүзләрне 63 процент очракта сүгенү дип кабул итә.
Өченче экспериментта авторлар азрак кимсетә дип саналган сүгенү сүзләре вариацияләрен карый. Мәсәлән, darn («каргау») сүзен damn («шайтан») сүзе урынына кулланалар. Бу очракта ачыкланганча, алда искә алынган авазлар булган сүзне кешеләр азрак сүгенү дип кабул итә.
Кайсыбер телләрдә, мәсәлән французларда, «яхшы» авазлар булган сүгенү сүзләре дә бар, ләкин француз телендә сөйләшүчеләр «яхшы» авазлар булмаган сүзләрне сүгенү дип кабул иткән. Ләкин, гомумән алганда, тенденция саклана, диелә хәбәрдә.