Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сүгенәсе килеп китте»: Почтада Гөлназ Сәфәрованың ачуын чыгарганнар

news_top_970_100
«Сүгенәсе килеп китте»: Почтада Гөлназ Сәфәрованың ачуын чыгарганнар

Алып баручы Гөлназ Сәфәрованың инде күптәннән почтага кергәне булмаган. Килгән заказын алырга кергәч, инде ничә еллар дәвамында әлеге системаның эш рәвешендә берни дә үзгәрмәгәнлегенә шаккатып чыгып киткән. Бу хакта ул сторисларында яза.

«100 ел почтада булганым юк иде. Проблемалар шул ук: супер сөйләшми торган һәм супер әкрен эшләүче хатын-кызлар кабул итә. Халык бик күп, ә алар икәү!

Талоннар бирмиләр – кәгазьләре беткән. Әкрен генә бара торган чират, ачулы почта хезмәткәрләре һәм ачулы халык. Һавада гауга «эленеп тора». Авыр атмосфера», – дип яза ул.

Сабырлыгын җуеп, алып баручы кирәкле әйберен алмыйча чыгып китәргә мәҗбүр булган.

«Янымдагы бабай бишенче иде. 1,5 сәгать утырам, диде. Мин унынчы идем, димәк, чиратың җитсен өчен 3 сәгать вакыт кирәк.

Сүгенәсе килеп китте. Бисмилла-бисмилла… Киттем», – дип яза Гөлназ.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100