Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сүгенә торган яңа президент кеше органнары, наркотик сатуны законлы итәргә җыена

news_top_970_100

Аргентинада президент сайлауларында наркотикларны легальләштерү, коралны ирекле йөртү һәм кеше органнары белән законлы сәүдә итүне яклаучы Хавьер Милей җиңеп чыккан.

53 яшьлек Хавьер сәясәт белән 2021 елда шөгыльләнә башлый. Ул «Азатлык килә» альянсына нигез салган һәм телешоулардагы бик тә истә кала торган чыгышлары белән таныла. Милей теләсә кайсы урында теләсә нинди сүз әйтә ала. «База» телеграм-каналы яңа президентның 2022 елда социалистларга карата әйткән сүзләрен язып чыгарды.

«Тыңла, сул яклы с**а! Мин синең дәүләтеңне җәһәннәмдә күрдем. Аны үзеңнең к**ңә тык! Әниеңнең тишегенә! Менә мин аны шунда күрдем. Беләсеңме бу нәрсә, с**а? Әйтергәме? Бу – Анархо капиталистлар байрагы, либертарианлык флагы! Сары төс байлык җыю осталыгын символлаштыра. Алтын! Кара – анархия төсе. Мин синең дәүләтеңне кайда күрдем? Синең әниеңнең **дә күрдем мин аны!» – дип әйткән булган хәзер Аргентина белән идарә итәчәк кеше.

Милей үзен «анархо-капиталист» дип атый. Сәясәтче үз кампаниясенең символы итеп бензин пычкысын билгели, ул аңа «чыгымнарны киметергә» ярдәм итәргә тиеш, имеш.

Хавьер Милей сайлау кампаниясе вакытында киләчәктә песодан долларга күчәргә, Үзәк банкны таратырга, Кытай, Бразилия һәм Россия белән хезмәттәшлек итүдән баш тартырга җыенуын, АКШ һәм Израиль белән эш алып барачагын әйткән. Ул министрлыклар һәм дәүләт хезмәткәрләре санын киметергә, абортларны тыярга (башта бу мәсьәлә буенча референдум үткәрергә) һәм кеше органнары белән сәүдә итәргә рөхсәт итүне тәкъдим иткән.

Президент сайлауларының икенче турында, илнең милли сайлау палатасы мәгълүматларына караганда, Милей өчен сайлаучыларның 55% тан артыгы тавыш биргән (13,78 миллионнан артык).

Аргентинада инфляция 143 процентка җиткән, эшсезлек һәм фәкыйрьлек арта, шуңа күрә проблемаларны радикаль хәл итүне тәкъдим итүче сәясәтче җиңгән. Милей президент вазифасына 10 декабрьдә керешәчәк һәм 2027 елга кадәр ил белән идарә итәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100