Җәйнең икенче яртысы һәм көз — суган җыя торган чор. Аны дөрес итеп җыярга һәм сакларга кирәк. Моның өчен киңәшләр «Челнинские известия» сайтында чыкты.
Башлы суган утыртканнан соң 3-4 ай эчендә өлгерә. Суган өлгерүнең төп билгесе — аның кыяклары саргая, башында юка ялтыравык кабык барлыкка килә. Әгәр кабыгы каралса, уңышны инде җыеп алырга кирәк.
Суганны кояшлы һәм коры көнне алалар. Башлы суганны да, чәчүлек суганны да киптерергә кирәк. Ул 1-2 атна эчендә кибә.
Коры һава булганда, чәчүлек суган 7-10 көн кибә. Аны кояшлы урынга җәеп, яки коры һәм җилләтелә торган бинада юка катлам итеп җәеп киптерәләр. Төнгә каплап калдырырга кирәк. Көн саен һава керерлек итеп әйләндергәләп тору хәерле. Кипкәннән соң сабакларын кисәсе була.
Киләсе елга утырту өчен 1,5-2,5 см диаметрлы суганнарны сайлап алыгыз. Әзер суганчаларны катыргы тартмаларга аз-азлап кына тутырып куялар. Дезинфекцияләү өчен чәчүлек суганга коры акбур сипкәләп куярга була. Аны коры бинада сакларга, аена бер-ике тапкыр аралап торырга, чери башлаган суганнарны алып ташларга кирәк.
Башлы суганны толымнарга үреп куеп, җилләтелә торган бинада яки такталар өстенә бер рәт итеп җәеп киптерәләр. Башлы суган кипкәч, аны аралыйлар, сортларга бүләләр һәм кәрҗингә яки башка савытка тутыралар. Кышын аена бер тапкыр аралап торырга кирәк.
Суганны кышка ваклап та киптерәләр. Моны киптерә торган җайланмада яки кояшта җәеп эшләргә була. Бу очракта суган куллану өчен тулысынча әзер була инде, диелә хәбәрдә.