Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Суганны кышка саклау өчен ничек әзерләргә?

news_top_970_100
Суганны кышка саклау өчен ничек әзерләргә?
Владимир Васильев, архив

Суганны алгач, аны дөрес иттереп киптерү кышка саклау өчен ярдәм итә. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Беренче киптерү вакытында суган кыягын кисмиләр. Суганны түтәлгә җәеп салыгыз, аны җиргә салырга, яки астына иске тукыма яки клеенка куеп торырга була. Һава торышы яхшы булса, кояшта 2-3 көн тотыгыз. Төнгә түбә астына куеп тору хәерле.

Икенче киптерү түбә астында була. Урын яхшы җилләтелсен. Суган астына тукыма, клеенка җәеп калдырыгыз һәм 15 көн киптерегез. Кыяклары һәм тамырлары кипкәч, кабыгы коры булгач, суганны кисәргә ярый.

Тамырларын бөтенләй кисеп ташлагыз, кыякларын 6 см чамасы калдырыгыз. Артык кабыкларын салдырыгыз. Суганны агач тартмаларда яки сеткаларда сакларга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100