Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Суганны кайчан утыртырга?» — инстачылар Гөлназ Гафурова белән бәхәсләшкән

Гөлназ Гафурова суган утырту серләре белән уртаклашкан.

news_top_970_100
«Суганны кайчан утыртырга?» — инстачылар Гөлназ Гафурова белән бәхәсләшкән
Салават Камалетдинов

Үз йортлары белән яшәүче җырчы Гөлназ Гафурова суган утырткан. Эш барышын инстаграмга да куйган. Инстачылар аны «суганыңны иртә утыртасың» дип шелтәләгәннәр.

Аларга җавап итеп Гөлназ: «Узган ел 4 апрельдә үк утыртканбыз икән. Әй узган ел да орышучылар булды инде. «Яшь башыңнан белмисең, суганың мул булмас, ашыктың», — дип. Беләсезме, суганыбыз мул булды, без гел шулай иртә утыртабыз буын-буыннан.

Сүз уңаеннан, суганны көздән дә утырталар. Тик алай эшләргә көз көне вакытым да, кәефем дә булмый.

Кар көньяктан эри барган төньякка таба һәм эрегән жиргә суган утыртканнар… Аның өчен жирне көздән әзерләп, сөреп куйганнар. Яз көне инде әзер жиргә тырмалап утыртканнар әби бабайларым.

Кечкенәдән эшләп үстек, бүгенге көндә дә шулай эшлибез», — дип яза.

«Ә бездә җылыта төшкәч утырталар. Суык жирдә бәбәккә китә. Безнең гомергә килгән тәҗрибә. Һәр як үз тәртибе белән эшли бит», «Былтыр кыш көне кар аз булды, яз иртә килде. Кар тиз беткәч, җир тиз иртә өлгергәндер. Безнең бакча юеш әле суган утыртырга», «Суганны жир тулысынча җылынгач утырталар. Салкын жиргә утыртуның файдасы юк», — дип язган инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100