
Суганлы камырда балык бик сусыл һәм тәмле була, дип яза «Яшел Үзән» сайты.
Ингредиентлар: 400 грамм балык филесы, 1 йомырка, 1 суган, 2 аш кашыгы он, 2 аш кашыгы майонез, тәменчә тоз, борыч.
Әзерләү тәртибе:
- Балыкны тозларга.
- Камыр: суганны блендер белән яки угыч аша вакларга. Аннары йомырка, майонез, он, борыч кушып, яхшылап болгатырга.
- Балык кисәкләрен камырга салып 5-10 минут тотарга.
- Табаны кыздырып, кисәкләрне 2 яклап та үсемлек маенда сүрән утта һәм капкачын ябып кыздырырга.