Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Суган зур булып үссен өчен, чәчүлекне ничек утыртырга?

news_top_970_100
Суган зур булып үссен өчен, чәчүлекне ничек утыртырга?
https://pixabay.com/

Чәчүлек суганны утырту вакытын дөрес сайларга кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган. 

Туфрак 10 градуска кадәр җылынган булырга тиеш. 

Безнең якларда суганны апрель азагында – май башында утырталар. Иртәрәк утыртсаң, суган укка китәр. 

Түтәлләр дөрес ясалган булырга тиеш. Былтыр бәрәңге, кыяр, кузаклылар, кәбестә яки кабачки үскән урында суган мул уңыш бирер.

Суган өчен туфрак көпшәк, җиңел һәм туклыклы булырга тиеш, су җыелып тормасын.

Чәчүлекне өч атна алдан әзерли башлыйлар. Чәчүлек суганнар диаметры 1,7 – 2,1 см, авырлыгы 2-3 грамм булсын. Ярылган, йомшак, күгәрекле суганнар бракка чыгарыла.

Чәчүлекне бераз киптереп алыгыз. Җылытылган чәчүлек авырулардан сакланган була, яхшы үсә.

Аннары суганнарны марганцовка эремәсендә чылатып, әзер түтәлгә утыртып куегыз. Туфракка басып кертмәгез, чәчүлекне җимерүегез бар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100