news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Суган утырту серләре

news_top
Суган утырту серләре
Фото: Гөлүзә Василова

Суганны туфрак өлгереп, бераз җилләгәч, май башында утырталар. Иртә утырткан очракта, салкын тиеп, көпшә җибәрергә мөмкин. Бу турыда «Кызыл таң» сайтында язалар.

Орлык суганның уртача зурлыктагысын (диаметры 14-21 мм) сайласагыз оттырмассыз.

Аны гел бер урынга утыртмагыз. Суганны алдагы елны помидор, кәбестә, борчак, ташкабак үскән түтәлләргә утырту яхшы.

Утыртканчы, суганның башларын кисеп чыксагыз (тамырын түгел!), ул тизрәк тишеләчәк.

Утыртыр алдыннан, суганны бераз тоз һәм марганцовка салынган суда 2-3 сәгать тотып алыгыз. Аннары чайкап алсагыз да яхшы. Бу – аның авыруларга каршы торучанлыгын арттыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар