Суган утырту серләре
Чәчүлек суган тулысынча туфракка күмелеп, койрыгы гына тырпаеп калырлык булсын.

Суган утырту серләре киңәшләр сайтында чыкты.
Туфрак комлы булса, аңа кара балчык сатып алып кушарга кирәк.
Суганны утыртыр алдыннан, бер сәгатькә җиңелчә генә марганцовка эремәсенә салып торыгыз. Артык тота күрмәгез, юкса суган черер.
Түтәл ясаганда ук суган чебене турында кайгыртырга кирәк, бу чебен уңышны харап итәргә мөмкин. 10 литр суга 10 мл нашатырь спирты кушыгыз, бер уч тоз салыгыз һәм яхшылап болгатыгыз. Түтәлгә шушы сыеклыкны сибеп чыгыгыз. Аннары җирне тырмалагыз.
Чәчүлек суган зурлыгына карап, буразналар сызып чыгыгыз. Суган тулысынча туфракка күмелеп, койрыгы гына тырпаеп калырлык булсын. Суганнар арасы - 12 см, буразналар арасы 20 см булсын.