
Башлы суган – һәр бакчада үсә торган яшелчә. Аны үстерү шактый җиңел, тик туфракны дөрес әзерләмәсәң, мул уңыш турында хыялланырга кирәкми. Суганнан мул уңыш алу өчен киңәшләрне «Самара 24» сайты яза.
Агроном Роман Буров доломит оны кулланырга тәкъдим итә. Бу ысул туфракның әчелеген киметә, составын яхшырта. Шулай ук туфракта суганга үсәргә булыша торган файдалы бактерияләрне дә тукландыра.
Бу онда магний һәм кальций бар. Алар фотосинтез процессын тизләтә, суганга үсү өчен көчле импульс бирә. Пропорцияләре мондый: 1 чиләк суга (10 литр) 200 грамм он алына.
Суганны утыртыр алдыннан шушы эремәне түтәлләргә сибеп чыгарга кирәк. Мондый әзерлектән соң суган кыяклары ачык яшел булып кала, ә башлары эре һәм сусыл була. Тагын бер файдасы бар – мондый суган озаграк саклана, диелә хәбәрдә.