news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Суган һәм сарымсакның яман шештән саклавы ачыкланган

Суган һәм сарымсакның яман шештән саклавы ачыкланган

news_top
Суган һәм сарымсакның яман шештән саклавы ачыкланган
"Яман шешкә каршы ризык" дигән сүз бик шартлы күренеш, дип яза "Здоровье" журналы. Әмма кайбер продуктларның яман шеш ихтималын киметүе билгеле. Бу ризыклар исемлегендә беренче урында сарымсак, ул тире, юан эчәк һәм үпкәдәге яман шеш ихтималын киметә, яман шеш булганда, бу ораннарны саклй. 

Буффало университеты галимнәре сарымсакның күкрәк бизләре яман шешеннән дә саклавын ачыклаганнар. Пуэрто-Рикода (АКШ) яшәүчеләрнең күкрәк яман шеше белән аз авыруын ачыклаганнар. Бу утрауда яшәүче халыкларның бөтен ризыкларында диярлек суган һәм сарымсак бар икән. Суган һәм сарымсак ашаганда күкрәк яман шешенең 67 процентка азрак булуы ачыкланган. Бу яшелчәләрдәге флавонол һәм күкертле органик кушылмалар яман шеш күзәнәкләрен юкка чыгара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар