Суган ашы пешерү турында «Челнинские известия» яза. Аз гына ингредиентлардан әзерләнә торган бу гади рецепт өйдәгеләргә дә, кунакларга да ошар. Киптерелгән ипи шакмаклары (гренки) һәм сыр белән әзерләнә торган суган ашының рецептын табибә Наилә Галимовадан язып алдык, диелгән.
Әзерләү ысулы
1 кг чамасы ак суганны яки гади суганны башта дүрткә бүлеп, аннары юка телемләп турагыз. Табада уртача утта 3 аш кашыгы зәйтүн мае һәм 70 грамм акмай эретегез.
Суганны әкрен генә болгатып, башта үтә күренмәле булганчы, аннары алтынсу төскә кереп карамельләшкәнче, ким дигәндә 20 минут кыздырыгыз. Тәменчә тоз салыгыз, бер чеметем шикәр һәм 2 аш кашыгы коньяк өстәгез. Тагын 1-2 минут көтегез, артык сыеклык парга әйләнеп бетсен.
Аннары 1 стакан шулпа салыгыз: ул сыер итеннән дә, яшелчәләрдән дә, йә өй тавыгыннан да булырга мөмкин. Мөһим: шулпа әкренләп парга әйләнеп бетәргә тиеш, шуңа күрә аны 3-4 аш кашыгы итеп, аз-азлап кына өстәп торыгыз. Бу эшне 15 минут дәвамында кабатлагыз. Аш куе булырга тиеш. Тимьян ботагыннан яфраклар өстәгез яки кипкән тимьян кулланыгыз. Бераз гына борыч сибегез.
Аш пешкән арада гренкилар әзерләгез. Багет яки ипине диагональ буенча телемләп турагыз, 200 градуста, кызарганчы, 7 минут мичтә пешерегез. Аннары өстенә уылган пармезан һәм чеддер сыры сибеп, тагын 5 минутка мичкә куегыз.
Ашны порцияле савытларга яки бер зур формага салыгыз. Өстенә гренкиларны тезегез һәм калган сырны сибегез (теләсәгез, гренкиларны аерым да бирергә мөмкин). 200 градуска кадәр кыздырылган мичтә 5-7 минут тотыгыз – сыр гына эреп җитсен.
Искиткеч тәмле суган ашы әзер! Тәмле ашлар!