Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Суган, әфлисун һәм майонез» – Татарстанның халык артистыннан Яңа ел салаты

news_top_970_100
«Суган, әфлисун һәм майонез» – Татарстанның халык артистыннан Яңа ел салаты
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Узган җомгада Казанның «La Рrimavera» камера оркестры Уфада чыгыш ясаган. Коллектив Башкорт филармониясенең Зур орган залында «Рождественский калейдоскоп» дигән программа тәкъдим иткән. Бу турыда «Башинформ» яза.

Оркестрга нигез салучы, алмаштыргысыз сәнгать җитәкчесе, оркестрның баш дирижеры, Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Рөстәм Абязов басманы укучыларны Яңа ел белән котлаган һәм Яңа ел рецепты тәкъдим иткән.

«Абязовтан француз салаты» суган, әфлисун, сыр, йомырка һәм майонез белән ясала. Ул аны студент чагыннан бирле әзерли икән.

«Минем рецепт майонез ашамаучыларга яраклы түгел. Ябыгучылар ашый алмый. Суган (4 данә чамасы) боҗралап турала, 2-3 тапкыр кайнар суда чайкала. Шулай итеп аның ачысы бетә. Зур яссы тәлинкә төбенә суган боҗраларын тезәбез, өстенә майонез сылыйбыз. Аннары 6 пешкән йомырканы боҗралап турап салабыз, тагын майонез сылыйбыз. Аннары баллы әфлисунны (3 данә чамасы) шакмаклап турап тезәбез дә кабат майонез сылыйбыз. Өстенә бик вак угычтан уылган сыр сибәбез. Салат әзер», – дигән ул.

Фото: © Владимир Васильев

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100