news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Суга чумып, паразит эләктергән

Суга чумып, паразит эләктергән

news_top
Суга чумып, паразит эләктергән
АКШта Эдди Грей исемле ир кеше баш миен ашаучы Неглерия Фоулера амебасыннан үлгән. Ир-ат паразитны аквапаркта "эләктергән".

Табиблар ир-атны коткара алмаган, дип яза "Мир" телерадиокомпаниясе, Британия гаммәви мәгълүмат чараларына нигезләнеп.

59 яшьлек америкалы Fantasy Lake аквапаркында дуслары белән булган. Бер атна үтүгә, ир-ат үлеп киткән. Паразит ир-атка судан борыны аша кергән дип фаразлана. Соңрак амеба баш миенә үтеп кергән.

Табиблар аңлатуынча, суда йөзү зур куркыныч тудырмый. Әмма кисәк чуму, өстән суга сикерү һәм салкын суга керүнең нәтиҗәсе аяныч булырга мөмкин.

"Әгәр андый хәрәкәтләр ясарга уйласагыз, борынны каптырып куя торган кыстыргычлар кулланырга яисә борынны бармак белән томаларга кирәк", - дип киңәш итә табиблар.

Әгәр мондый паразит организмга авыз аша керә икән, ул куркыныч тудырмый, дип тә өстәгән табиблар.

Америкада узган гасыр уртасыннан бу паразиттан 145 кеше үлгән, диелә хәбәрдә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар