Суга батучыны ничек коткарырга һәм үзеңне куркыныч астына куймаска?
Суга батучыны коткарырга җыенган кешенең максаты – батучыны коткару гына түгел, үзенең батып үлү курынычын да булдырмау.
Суга батучы – корбан гына түгел, ул куркыныч чыганагы да. Суга батучы кеше акылдан шашкан кебек була. Коткаручыны ул үзенә ярдәм итүче итеп түгел, ә могҗизалы рәвештә барлыкка килгән утрау итеп кабул итә, аңа таянырга тырыша. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Байкал арты крае буенча Баш идарәсе хәбәр итә.
Суга батучы ни эшләгәнен аңламый, сезне дә, үзен дә батырырга мөмкин.
Кеше су әйләнешенә эләккән очракта, бата башларга мөмкин. Аның янына йөзеп килсәгез, сез дә куркыныч астында калачаксыз. Коткарырга ашыкканда, моны уйларга кирәк. Аннары 2 кешене коткарырга туры килергә мөмкин. Шул ук вакытта тиз хәрәкәт итәргә кирәк һәм үз-үзегезгә ышанычыгыз булырга тиеш. Суга бата башлаган һәм паника хәлендә булган кеше су өстендә 1 минуттан артык тора алмаячак.
Суга бата башлаган кешене күрсәгез нәрсә эшләргә:
• Паникага бирелмәгез. Әлбәттә, балагызның яки якын кешегезнең суга бата башлавын күргәч, үзегезне кулга алу җиңел түгел. Ләкин аңа булышу өчен моны эшләргә кирәк.
• Ярдәм чакырыгыз. «Кеше бата! Ярдәм итегез!» – дип кычкырыгыз. Күбрәк кеше ярдәм иткән саен, шуның кадәр яхшырак. Бу эштә артык кеше булмый: кемдер суга батучыга таба йөзәчәк, башкалар профессиональ коткаручылар артыннан йөгерәчәк, өченчеләре көймә артыннан чабачак.
• Суга батучыга хәзер аңа ярдәм итәчәкләрен әйтегез, «ярдәм килеп җитә!» дип кычкырыгыз. Әгәр дә ул бата башлаган гына икән, ул сезне ишетәчәк. Сезнең сүзләрегез аны бераз тынычландырырга мөмкин. Бу аңа су өслегендә озаграк торырга мөмкинлек бирәчәк.
• Тирә-якка карагыз. Бәлки, янәшәдә коткару түгәрәге бардыр яки коткару чарасы буларак кулланыла ала торган һава белән тутырылган матраслар, камералар, жилетлар. Әгәр дә бата башлаучы кеше ярдан ерак булмаса, аларны аңа ташларга була. Әгәр дә сез көймәдән төшеп су коенасыз икән, анда да коткару чаралары булырга тиеш. Бәлки, янәшәдә башка көймәләр яки җилкәннәр бардыр. Йөзү чараларын кулланып кешене коткару – йөзеп баруга караганда күпкә җиңелрәк. Кайвакыт кеше, мәсәлән, кыялы ярдан, күпердән егылып төшеп, сезнең янда бата башларга мөмкин. Бу очракта баулар, таяклар, хәтта озын агач ботаклары ярдәм итә ала. Аларны суга батучыга сузыгыз, ул аларга ябышачак.
• Суга батучыга ярдәмгә ташланыр алдыннан киемнәрегезне салыгыз. Әйе, вакыт кыйммәт. Ләкин кием булмаса, сез тизрәк йөзәчәксез. Шуңа күрә вакытны кыскарту бик мөһим. Моннан тыш, киемсез суда йөзгәндә, сез азрак көч сарыф итәчәксез. Сезгә суга батучыны өскә күтәрү һәм ярга яки көймәгә китерү өчен көч кирәк булачак.
• Агымны исәпкә алыгыз. Сезнең бурыч – суга батучыга таба йөзү. Әгәр дә сез көчле агымлы елгада турыдан-туры аңа таба йөзсәгез, кирәкле ноктага барып җитә алмаячаксыз, сезне агым алып китәчәк. Аннары сезгә агымга каршы йөзәргә туры киләчәк. Шуңа күрә, яр буйлап өскә күтәрелергә һәм суга батучы кешедән югарырак урыннан йөзә башларга кирәк.
• Суда батучы кешене берничә секундка да күздән ычкындырмагыз. Башыгызны күтәреп йөзү авыррак булса да, моны башкарырга кирәк. Эш шунда, батучы кеше теләсә кайсы вакытта су астына китәргә мөмкин, һәм сез аны соңгы тапкыр күргән урынны истә тотарга тиеш. Анда сез аның артыннан чумарга тиеш.
• Суга батучыга арткы яктан гына якын килергә кирәк. Бу – сезнең өчен бик мөһим. Әгәр дә кеше инде үзен контрольдә тота алырлык хәлдә булмаса, ул сезне тотып алып, сезгә таянырга тырышачак, һәм сез аның белән бергә бата башлаячаксыз. Әгәр дә арттан йөзеп килү мөмкин булмаса, мәсәлән, батучы, паникага карамастан, сезне күрә һәм сезгә йөзе белән борыла икән, су астына чумыгыз, су астында аякларыннан тотып, аны үзегезгә аркасы белән каратып борыгыз.
• Батучы янына көймә белән барганда, көймәнең арткы ягы яки борыны белән якынлашырга кирәк. Әгәр дә сез көймәнең яны белән йөзеп килсәгез, батучы аңа тотынып көймәне әйләндереп капларга мөмкин.
• Барлык саклык чараларын күрүгә карамастан, суга батучы сезне кулларыгыздан, яисә тагын да начаррагы, муеныгыздан тотып алырга мөмкин. Моннан тиз арада котылырга кирәк. Муеныгыздан тотып алган очракта, бер кулыгыз белән суга батучының иягенә тотыныгыз, ә икенчесе белән билен кочаклагыз. Билен үзегезгә тартып китерегез, ә ияген киресенчә этегез. Монда сүз исән калу турында бара – батучының да һәм сезнең дә. Шуңа күрә куркып калмагыз: батучыны авырттырам дип уйламагыз, икегез дә батып үлүгә караганда, бераз авырттырудан зыян юк. Кулларыгызны исә борып чыгарып азат итегез.
• Батучыны эләктереп алуның берничә ысулы бар. Иң гадие – чәченнән тартып. Монда бернинди дә куркыныч нәрсә юк: чәчләрне суда тартканда, алар авыртмый. Батучының чәчләрен эләктереп алсагыз, аның сезне эләктереп алу мөмкинлеге калмаячак. Шулай ук, сез алга карап бер кулыгыз белән йөзә алачаксыз. Икенче ысул – култык астыннан эләктереп алу. Бу очракта сез алга таба аркагызда йөзеп, зыян күрүчене тартып барачаксыз. Бу ысул көчне экономияләргә мөмкинлек бирә һәм югары дулкыннарда уңайлырак була. Ләкин, бу ысул – иң әкрене. Һәм, ниһаять, өченче ысул – диңгез ысулы. Бу ысул буенча сез зыян күрүченең кулын култык астына куясыз һәм аны каршы җилкәгә куясыз. Бу очракта сезнең икенче кулыгыз буш кала, аның белән йөзеп барып була. Бу очракта ян белән йөзәргә туры киләчәк, зыян күрүче исә сезгә комачауламаячак.
• Әгәр дә сез суга батучыны су төбеннән алсагыз, су өстенә чыкканда, өскә таба этәрелеп китәргә онытмагыз. Бу көчегезне саклап калырга ярдәм итәчәк, чөнки сез үзегезне генә түгел, зыян күрүчене дә өскә күтәрәсез. Ә ул авыр, аның үпкәләре инде су белән тулган.
• Батучыны алып барганда, йөзе өстә булырга тиеш. Диңгез ысулы яки култык астына эләктереп алып барганда, аның йөзе болай да өстә булачак. Зыян күрүчене чәченнән тартып алып барганда, моны контрольдә тотарга һәм аның башын өскә күтәрергә, зыян күрүчегә һава керүен тәэмин итәргә кирәк.
• Әгәр дә зыян күрүче аңлы хәлдә булса, әлбәттә, аны чәчләреннән тартып яки тотып алып китәргә кирәкми. Аңа бер кулы белән җилкәгезгә ябышырга мөмкинлек бирегез. Аның кулы тулысынча сузылырга тиеш. Югыйсә ул сезнең өстегезгә ятып, батырырга мөмкин. Әгәр дә сез үзегездә көч бар дип хис итсәгез, зыян күрүче белән сөйләшегез. Шулай итеп сез аны тынычландыра алачаксыз.
• Зыян күрүче аңсыз хәлдә булса, иң яхшысы – аны култык астыннан эләктереп алып чыгу. Шуны истә тотыгыз: әгәр дә кеше күпердән егылып төшсә, ул умыртка баганасына зыян китергән булырга мөмкин. Бу очракта аны яр буена тигез һәм каты тактага яки калканга яткырып кына алып чыгарга мөмкин.
МӨҺИМ
Суга батучыга ярдәмгә ташланырга ашыкканда, үз мөмкинлекләрегездән чыгып эш итегез. Сез яхшы йөзә һәм чума белергә тиеш. Иң начары – суга батучыга ярдәм итәм дип, үзегез бата башлау. Ул очракта инде 2 кешене коткарырга туры киләчәк.
Суга батучыга кул сузмагыз. Бу – куркыныч. Кеше, үз-үзен контрольдә тота алмас хәлдә булып, сезне эләктереп алырга мөмкин, һәм сез аннан ычкына алмаячаксыз. Бер кул белән ярга йөзеп чыгу түгел, су өстендә калу да авыр булачак.
Профессиональ булмаган коткаручылар, адекват булган хәлдәге зыян күрүчегә 2 кулы белән муенына ябышырга мөмкинлек биреп, еш кына хата ясыйлар. Моны эшләргә ярамый. Беренчедән, зыян күрүче сезнең өстегезгә менеп суга батырачак. Икенчедән, мөмкин кадәр ныграк тотынырга теләп, ул сезне буачак.