Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Суга баткан Зәриянең сөйгәне: «Синнән башка яшәү мөмкин түгел, тик…»

news_top_970_100
Суга баткан Зәриянең сөйгәне: «Синнән башка яшәү мөмкин түгел, тик…»
социаль челтәрләр

5 июль көнне Азнакайның Күктәкә авылында 18 яшьлек игезәкләр Артур белән Зәрия фаҗигале вафат булды.

Көтү көтәргә чыккан җирдән, суынып чыгабыз, дип суга сикергән Артур белән Зәрияне Ык елгасы санаулы мизгелләр эчендә «йотты». Бу кайгыдан үсмерләрнең әтиләре инфаркт кичерде, әниләре, авырып, хастаханә ятып чыкты. Яшьләрнең очрашып йөргән сөйгән ярлары да калды. Күрше авыл егете Ранис Зәриянең кулын сорарга да килгән булган инде. Август аенда гөрләтеп кыз бирергә әзерләнеп йөргән гаилә ишеген кайгы җиле килеп какты.

Зәрия белән Артур турында язма әзерләгәндә, аларның сөйгәннәре белән элемтәгә керә алмаган идек. Ранисның үзен бик начар хис итүен, сөйләшерлек хәлдә булмавын әйттеләр.

Берничә көн узгач, Ранис «ВКонтакте» челтәрендә сөйгәнен искә алырлык көч тапкан.

«05.07.23. Синнән башка тугызынчы көн, матурым. Бик нык яратам сине. Авыр туфрагың җиңел булсын. Янәшәгездә була алмавым өчен гафу ит», – дип яза егет.

Ранис Зәриягә шигырь дә багышлаган:

«Минем алга барырга көчем юк, тик мин барам…

Үземә нәрсәдер дәлилләргә тырышам.

Синнән башка яшәү мөмкин түгел, тик мин яшим.

Ләкин бу миңа шатлык китерми.

Көтәргә түземлегем юк, тик мин түзәм.

Ә вакыт чаба.

Синнән башка яшәү мөмкин түгел, тик мин яшим», – дигән юллар бар русча язылган шигырьдә.

«Ранис, авыр кайгыңны уртаклашам. Сөйгәнеңнең урыннары ожмахта, тар гүрләре киң, якты булсын. Син хәзер аның өчен дә яшәргә тиеш. Сабыр бул»;

«Артур белән Зәриянең урыннары оҗмахта булсын. Бик зур югалту, зур яра, зур кайгы. Ранис, түземлек. Вакыт дәвалый. Зәрия синең йөрәгеңә мәңгегә кереп урашкандыр. Озак еллар узгач, без барыбыз да шунда барачакбыз. Без анда яраткан һәм иртә югалткан кешеләребезне очратырбыз. Күңелең озак вакытлар елар әле синең. Ләкин син аны җибәр, югыйсә Зәриянең җаны үзенә тынычлык тапмаячак», – дип язалар хәсрәт килгән егеткә дуслары.

Зәриянең туганы Артурның исә Каролина исемле яраткан кызы калган. Ул аны Зәриянең никахына алып кайтып, әти-әниләре белән таныштырмакчы булган.

Каролина да сәхифәсенә: «Җаным, бүген синең арабыздан китүеңә 9 көн. Син миңа шундый җитмисең. Сине яңадан кочаклыйсым, кире кайтарасым килә» – дип язып куйган, Артурны юксынып.

Фото: © социаль челтәрләр

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100