Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Суга бата башлаган колынны коткарганда, ат фермасы җитәкчесе һәлак булган

Ат көтүе елганың сай урыныннан чыккан, бер колын гына ярдан шуып төшеп киткән.

news_top_970_100
Суга бата башлаган колынны коткарганда, ат фермасы җитәкчесе һәлак булган
Рамил Гали

Башкортстанда «Рощинский» совхозында быел көз фаҗига була. Ат асрый торган ферма хуҗасы үлә. Башкортстан буенча Хезмәт инспекциясе бу эшне тикшергән. «Башинформ» агентлыгы шул хакта хәбәр итте.

27 сентябрьдә ат асрый торган ферманың 61 яшьлек җитәкчесе кырга килә. Ул ат көтүчесе булып эшләүче абыйсына төшке аш китерә. Ат көтүе совхоз территориясендә, Куганак елгасы аръягында була. Төшке аштан соң ат көтүен фермага алып кайта башлыйлар. Моның өчен елга аша чыгарга кирәк була. Көтүне елганың сай урыныннан алып чыгып карыйлар, беренче тапкырдан булып чыкмый. Аннары башка урын эзләп китәләр. Атлар елганы кичеп чыга һәм ярдан менеп китәләр. Бер колын исә ярдан менә алмый, кире шуып төшә. Шулай берничә тапкыр азапланып караган хайванга ярдәм кирәк була.

Ферма җитәкчесе машина багажнигыннан аркан алып килә һәм елганың сай урыныннан ерып чыгып, колын янына китә. Колын исә куаклыклар арасына кереп адашып йөри. Ферма җитәкчесе аны елга ярына таба тарта башлый, аннары кисәк кенә туганына кычкыра һәм елгага төшеп китә. Бата башлаган ир-атны коткарырга абыйсы ташлана. Ул батучы кешедә йөрәк өянәге булган дип шикләнә.

Якында гына эшләүче кешеләр дә ярдәмгә килә. Алар ашыгыч ярдәм чакыра. Урынга килгән табиблар ир-атның үлүен раслый. Соңрак экспертиза нәтиҗәләре әзер була. Мәрхүмнең йөрәк белән проблемалары булмаган, ул суда батып үлгән.

Инспекторлар ачыклаганча, бәхетсезлек очрагының сәбәбе — хезмәт шартларын дөрес оештырмау. Фермада ат көтүен йөртү өчен билгеләнгән маршрут булмый, елганың сай урынын да алдан тикшермәгәннәр, ул бик тирән булып чыккан. Вазифаи затларга карата административ эш ачканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100