Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Суга бата башлаган ике кызны коткарганда, унбиш яшьлек малай һәлак булган

Кызлар чоңгылга эләгә һәм икесе дә бата башлый.

news_top_970_100
Суга бата башлаган ике кызны коткарганда, унбиш яшьлек малай һәлак булган
Владимир Васильев

Омск өлкәсендә Иртыш елгасында фаҗига була. 17 яшьлек ике кыз суга бата башлый. Аларны 15 яшьлек үсмер малай коткармакчы була. Шул чакта малай үзе һәлак була. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Омск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фаҗига 14 июльдә кичке алтылар тирәсендә Черлак бистәсендә була. «Су коенганда 17 яшьлек ике кыз чоңгылга эләгә, алар бата башлый. Кызларга ярдәм итәр өчен 15 яшьлек малай ташлана. Малай кызларны судан төртеп чыгара, ләкин ул үзе судан чыга алмый, малай бата», — дип сөйләгәннәр Россия Тикшерү комитетының Омск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсендә.

«Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Тикшерү идарәсендә хәбәр иткәнчә, тикшерү барышында администрация һәм профилактика хезмәтләренең эшчәнлегенә хокукый бәя биреләчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100